• Новости

    Кич утырып язам шигыремне

    Кич утырып язам шигыремне

    Көзге көннең салкын кичләрендә,

    Нигә күңелем минем борчыла?

    Мәшәкатьләр әллә күбәйдеме,

    Көзләребез килә каршыга.

    Салкын бозлар каплый күңелемне,

    Эретерме кайнар хисләрем?

    Тормыш алга бара, һич туктамый,

    Шуны уйлап үтә кичләрем.

    Кич утырып язам шигыремне,

    Хисләремне теркәп ак биткә.

    Бушатам мин күңел борчуларын,

    Алар очып китсен бер читкә.

    Бу дөньяга кунак кына булып,

    Килгәнбез без, белик кадерен.

    Исәннәрнең белик кадерләрен,

    Үлгәннәрнең белик каберен.

    Әби-бабай әйткән бу сүзләрнең,

    Мәгънәсе бар, уйлап карасаң.

    Ата-ана догасыннан безне,

    Аермасын Раббым беркайчан.

     

    Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, сентябрь

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться