Кабул булсын кылган догабыз
Табигатьне кеше төземәгән,
Раббым аны үзе яраткан.
Көзләр кышка, язлар җылы җәйгә,
Алышынып тора һәркайчан.
Хак Тәгаләм, галәмнәр хуҗасы,
Алыштыра еллар фасылын.
Кем ярата кышны, кемдер язны,
Җылы җәйне, моңсу көзләрен.
Табигатьнең шундый мизгелләрен,
Без яратып яшик, кардәшләр.
Бу тормышның кадерләрен белик,
Гомер килми ике, чордашлар.
Сәлам бирми үтеп китә яннан,
Үз туганын күрми туганы.
Әти-әни биргән фатыйханы
Тота белми адәм баласы.
Беребез дә күктән төшмәгәнбез,
Раббым безне тигез яраткан.
Бакыйлыкка күчкәч кайтып булмый,
Аермасын гыйлем-байлыктан.
Моңсу көзләр безне борчымасын,
Алышыныр көзләр кышларга.
Салкын кышны язлар алыштырыр,
Без чыгарбыз җылы җәйләргә.
Гомер ике килми, берәү генә,
Кадерләрен белеп яшәгез.
Сәламәтлек сорыйк Раббыбыздан,
Кабул булсын кылган догабыз.
Мехаматнур Нәҗметдинов, 27.10.2021ел