• Новости

    Хэер-дога барсын аларга

    Хәер-дога барсын аларга

                             Хәләл җефетем Мәүлиянең якты истәлегенә багышлыйм

    Адәм баласының гомерләре

    Бик кыска шул якты дөньяда.

    Һәр кешегә Раббым тәгьдир куйган,

    Сорап алып булмый бер көн дә.

    Авылдашлар китә мәңгелеккә,

    Якын кешең китә яныңнан.

    Кара гүрләр көтеп тора безне,

    Менә монысы куркыныч барыннан.

    Аяк-кулың, телең, гәүдәләрең

    Сау-сәламәт булган чагында

    Коръән кушканнарны үтәп яшә,

    Биш багана тора каршыңда.

    Әйтер сүзләреңне әйтеп калдыр

    Сөйләшергә телең булганда.

    Үлем түшәгенә башың салгач

    Әйтеп булмый соңгы сүзне дә.

    Соңгы сүзләр, соңгы хәрәкәтләр -

    Болар барысы Аллаһ кулында.

    Бакый иман телик киткәннәргә,

    Хәер-дога булсын аларга.

     

    Мехаматнур Нәҗметдинов. 2021 ел, 24 ноябрь

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться