• Новости

    Туган яктан илхам алып. Нурислам Гафиятов

    Туган яктан илһам алып

     

         Туган як, туган авыл. Безнең күңелдә җир йөзендәге иң кадерле урын ул. Шул темага кагылышлы җыр ишетсәк тә, шигырь тыңласак та һәркайсыбызның күз алдына җанга газиз күренеш  килеп баса: дөньяга аваз салган көннән башлап күңелгә сеңгән авыл урамы, чәчәкле болыннар, йөгерек сулы чишмә, инеш буендагы таллар,  җимешләргә бай әрәмәлек... Шул вакытта кичерешләрен матур итеп тезеп яза, мәхәббәтен, яратуын җыр аша аңлата белгән талантлы кешеләрдән сокланып та, кызыгып та, көнләшеп тә куябыз. Сәләт бөтен кешегә дә бертигез бирелмәгән шул.

         Авыл китапханәсендә күп еллардан бирле бер китап саклана, ул – Нурислам Гафиятовның “Иң татлы хыялым” дигән китабы. Нурислам Гафиятов Аксубай районы Иске Кармәт авылында туып үскән җырчы шагыйрь. Әлеге китапта аның туган ягына ихлас мәхәббәтен аңлаткан шигырьләре, язмалары урын алган. Ул китапны безгә, мөгаен, актив укучыбыз Шәмсия апа Лотфиева алып килгәндер. Чөнки китап битләре арасына  Бәзәкәгә атап язылган бер җыр тексты кыстырылган һәм “Дамирның туган авылына махсус язылды” дип куелган. Менә бит, Чаллы шәһәрендә яшәүче җыр-моңга гашыйк авылдашыбыз  Дамир Мулланур улы Таҗиев үзенең яратуын аңлатыр чарасын тапкан. Ә җыр тексты матур, укыганда ук көй сорап тора. Бәлки, интернет киңлекләрендә шушы шигырьгә көй язучы да табылып куяр, һәм Бәзәкәбез турында тагын бер матур җыр туар. “Туган яктан илһам алып” сәхифәсендә әлеге җырның текстын ничек бар шулай сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

     

    Бәзәкә – туган авылым

    (җыр)

    (Дамирның туган авылына махсус язылды)

    Нурислам Гафиятов шигыре.

     

    Матурлыгың күрәм ераклардан –

    Тау итәген бизи Бәзәкә.

    Шау чәчәктә әнә болыннарың –

    Җанны күмә төрле бизәккә.

     

    Кушымта:

    Бәзәкәдә өйләр бизәкле лә,

    Чулман суы юа ярларын.

    Син җырлансаң, дәртле бу җырларда

    Җан җылымны биреп җырлармын.

     

    Мин күзәттем яшел үзәннәрдә

    Сандугачлар оя корганын.

    Теләр идем тормыш үзәнендә

    Пар сандугач сайрап торганын.

     

    Кушымта:

     

    Дөньяларым балкып чәчәк ата

    Сагыныплар сиңа кайтканда.

    Мәңгелеккә сине кыйбла иттем

    Алсу таңнар балкып атканда.

     

    Кушымта:

     

                                          Ф.Бәшәрова

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться