Иң әдәпле көн
11 январьда - иң илтифатлы бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "Рәхмәт" көне бәйрәм итеп үтелә.
Телебездә "Рәхмәт"тән дә ешрак әйтелә торган абруйлы, дәрәҗәле сүз юк. Нәкъ шушы күркәм дата уңаеннан 11 январь көнне Бәзәкә китапханәсе “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Иң әдәпле көн” дигән иҗади сәгать үткәрде. Китапханәче Ф.Бәшәрова иң элек балаларга “җылы сүзләрнең” мәгънәсе, аларның никадәр сихри көчкә ия булулары турында сөйләп үтте, бәйрәм тарихы белән таныштырды, “Тәмле сүз” китабыннан тәрбияви шигырьләр һәм Р.Хафизованың “Мактанчык чәйнек” хикәясен укыды. Шулай итеп чара барышында кечкенәләр никадәр әдәпле сүз үзләштерделәр, шул сүзләрне кулланып якыннарына рәхмәтләрен әйттеләр. Нәтиҗәдә, әдәпле сүзләрдән күңелләр күтәрелде, йөзләрдә елмаю балкыды,“Рәхмәт” сүзен аңлаткан смайлик та бик күркәм килеп чыкты. Чынлап та, “рәхмәт” тылсымлы көчкә ия сүз шул. (11.01.22)