• Новости

    Вакыт хэм хэтер

    Вакыт һәм хәтер

       21 апрель көнне Бәзәкә китапханәсе урта мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә “У войны не женское лицо” проекты кысаларында  “Вакыт һәм хәтер “ дигән хәтер кичәсе үткәрде.  Кичә сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре турында китапханә әзерләгән #көтәбелгәннәрполкы язмалары  һәм “Йөрәкләрдә сугыш ярасы” видеоматериаллары нигезендә үткәрелде.

       Бөек Җиңүгә дә 77 ел  вакыт узып бара. 77 ел адәм баласының тулы бер гомере дигән сүз...әмма чынлап та , вакыт халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күргән-кичергәннәрен оныттыра алмый. Бу сугышны үзе кичергән кемнең генә күңеленә килеп кагылсаң да анда ачлык, ялангачлык, ятимлек турында мәңге төзәлмәслек яра ята. Кичәдә катнашучылар безнең арада яшәгән авылдашларыбызның әнә шул мәңге онытылмас ачы хатирәләре белән таныштылар, ә сугыш чоры баласы Мәүлидә Исмәгыйлова үзе бу турыда җиткерде.

        Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы көннән-көн сирәгәя бара, ләкин аларның  каһарманлыгы дәвамчыларының хәтерендә, язып калдырган истәлекләрендә саклана. Яу кырыннан кайтмый калганнарның исемнәре һәр авылның түрендә урнаштырылган һәйкәлләрдә саклана.  Халык үзенең батыр улларын онытмый. Киресенчә, вакыт узган, заманча мәгълүмат чаралары камилләшә барган саен истәлекләр булдыру эше җәелә бара.  Бүгенге көндә интернетта ЦАМО РФ Бөек Ватан сугышына бәйле материалларны эшкәртеп куеп бара. Сугыш ветераннары турында күп кенә яңалыклар ачыла. Авылыбызның эшләп килүче “бизяки.рф” сайты да бу юнәлештә эзлекле эш алып бара. Бүгенге көндә сугышта катнашкан 800 гә якын авылдашыбыз турында материал тупланган.  Һәрдаим сугыш ветераннары турында ачылган яңа мәгълүмат белән сайт  аша танышып барабыз, ел саен Җиңү көне алдыннан авыл мәчетендә һәлак булган авылдашлар рухына дога багышлана.

    Быел авыл китапханәсенә сайт волонтерлары тарафыннан сугыш ветераннары турында тупланган электрон  документлар да тапшырылды һәм ул кичәдә катнашучылар игътибарына тәкъдим ителде. Киләчәк буын безне хәтерсезлектә гаепләргә тиеш түгел. Хәтер исән чакта гына яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә мөмкин.

    Хәтер кичәсендә Бәзәкә авыл җирлегенең ветераннар советы  рәисе Р.Мөхетдинова чыгыш ясады, патриотик җырлар һәм шигырьләр яңгырады.

     

    (апрель 2022 ел)  Ф.Башарова

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться