• Новости

    Безнен Тукай

    Безнең Тукай

    Иртән-иртүк кояш чыкты,

    Бөек Тукай кебек балкып.

    Өй түрендәге кошлар да,

    Сайрый шагыйрьне зурлап.

     

    Татар илендә зур бәйрәм:

    Туган бүген безнең Тукай.

    Якты йөлдыз булып янып,

    Бөек шәхес әле дә балкый.

     

    Яши татар милләтендә,

    Күңелендә аның яши.

    Олысы да, кечесе дә,

    "Туган тел" җырын көйли.

     

    Сабый чактан таныш инде

    Шүрәле вә су анасы.

    Төз утырырга өйрәттек

    Авылдагы Акбайны.

     

    Тукай теле иңде җанга

    Бишек җыры белән берлә,

    Салмак кына көйләгәндә

    Әнкәм һәм әбкәм безгә.

     

    Милләт өчен җан аткан,

    Халык шагыйре - Тукай.

    Без дә үз чиратыбызда,

    Телебезне саклыйк шулай.

     

    Резеда Шамсуллина

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться