• Новости

    Калимуллин Галиахмет (Письма с фронта)

                     Сагынычлы  сәлам хатым.

    Сезки гыйззәтле вә хөрмәтле булып торучы әти һәм әни. Мин сезгә үземнең йөрәгемнән кайнап чыккан ялкынлы сәламнәремне  сезгә озатып каламын. Һәм дә Мәдинә белән Әминәгә миннән бик күп сәламнәремне озатып калам. Һәм дә Нуриәхмәт белән Мехәмәтнурга миннән бик күп сәламнәремне озатып калам. Һәм дә Сәетнур белән Диләфрүз җаныма миннән яшьбуыннарча  бик күп сәламнәремне озатып калам. Һәм дә мине белүче дусларыма барчасына да бик күп сәламнәремне озатып каламын. Мин сәламнәремне шушында тәмамлыйм. Хәзер үземнең һәм сезнең тормыш якларыгызга тукталмакчы буламын. Мин сезнең 20 – февральдә язган хатыгызны 4-мартта алып укыдым, хатыгызда  ниләр язган бар да мәгълүм булды, хатны алып уку белән үзегезне күреп сөйләшкәндәй булдым. Мин үзем бер көе генә армия сафында хезмәтемне итеп ятам, тамаклар тук, өсләр бөтен, минем өчен кайгырмагыз  әти һәм әни, минем өчен бик борчылма әти һәм әни, исән булсам, үлмәсәк, авылга кайтырга тырышырбыз инде, авылда байтак кешеләрнең исәнлекләрен белдем, ну ләкин мин дә бик борчыламын. Безнең монда эшләр беркөе, әмма вә ләкин озакламый яңадан да тегендә барырга хәзерләнәбез, шушы көннәрдә китәбез, белмим инде нинди хәлләр булыр, исән булсак кайтырбыз.

    подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться