• Новости

    Дети войны. Каримова Фания

    Мин Бәзәкә авылы герое Каримов Галиәхмәтнең сугыш чоры баласы Фәния булам. Әтәй турында, аның геройларча үлүе турында укыгач, борчылдым да, шатландым да. Борчылдым, шундый наградасын вакытында тапшырган булсалар, бәлки 4 бала белән калган әнәйгә берәр файдасы тияр иде диеп. Әле бит хәзер дә соң түгел, аның дүрт баласының берсе мин бит әле исән-сау, Аллага шөкер.

    Мин үзем 2015 елдан бирле “сугыш чоры баласы” булып саналам. Ай саен 400 сум акча алам, әле менә медаль китерделәр. 3000 сум акча Җиңү көне өчен бирәчәкләр. Эш бит акчада түгел, дәрәҗәсе ни тора. Бу безнең Красноярский крайда шундый закон, әле бит искә алмаган регионнар да бар.

    Мин бу язмамда  икеләтә герой булган әнәй турында язып узасым килә. 

    Әнкәйнең сөйләве буенча гына беләм әтәй турында. Хадичә апама 9 яшь булган, Фәйрүзә апама 5 яшь , ә миңа 1 яшьтә 11 ай булган. Ә энем Шарифҗан белән әнәй 1 айлык авырлы булып кала. Сугыш чыкканын белсә дә, әнәй базарга бара, күрәсең, ул вакытта да артык продуктларны сатканнар. Әнәй йомыркаларын кире тавык оясына кертеп сала, кисәк кенә хәбәр килүе бар сугышка китәргә, йомырка булмас, - дип.

    Әнәй базардан кайтуга өй тулы хатын-кыз. Әтәйгә иртәгә үк военкоматка барырга, анда инде язылган нәрсәләр алырга, шуңа әтәйне сугышка озатырга җыялар. Икенче көнне берничә кеше сугышка дип военкоматка китә. Ә озатырга әнәй, Хадичә апам һәм әтәйне ат белән күрше Нури абый алып бара.

    Әтәйләрне икенче көнне пороход белән алып китәргә тиешләр, шуңа Нури абый белән  Хадичә апам кайтып китә. Әнәй белән әтәй Озын  тауда (Тихие Горы) Сахибләхмәт абыйларда кунып, иртән Озын-тау пристынына төшәләр. Әтәй әйтә: “Гайшә җаным, Хадичәм зур инде аңлар, Фәниям бәләкәй әле, бернәрсә дә аңламый, Фәйрүзәмнең өзелер инде үзәкләре”- ди. Чөнки әтәй Фәйрүзә апаны бик яраткан, кайда барса да, үзе белән ала торган булган.

    Әтәйләрне пароходка тутырганнар, пароход борылган саен, әтәй дә икенче ягына йөгереп чыга, һаман бер сүзне әйтә: “Гайшә җаным, мин кайта алмам, балаларны кара, Разияны мин барында ничек тәрбияләдең, шулай тәрбиялә, - ди (Разия апа әнәйнең апасының кызы, әнәйләре үлгәч, әтәй үзенә алып кайта). 

    1941 елның 13 июлендә  3 бала, 1 ятим кыз, 1 айлык авырлы булып 33 яшьлек Каримова Гайшә әнекәем кала.

    1942 елның мартында герой әтәйнең улы Шарифҗан туа. Әтәйнең копиясы: озын гәүдәле, матур булып үсә. Менә әтәйгә күрергә язмаган, хәтта белмичә дә калды  улы туганын. Шарифҗан исемле, сеңлесе Бәдәр түтәйнең улы дип белә ул ахрысы, чөнки “Бәдәр белән Шарифҗанга сәлам”- дип яза торган була.

    Без бик авырлык белән  яшәдек, ач, ялангач булдык. Әнәйнең абыйсы Сахибләхмәт абый: “Гайшә, 2 кечкенәсен детдомга бирәсеңме әллә, бик авыр бит” дигәч, әнәй: “Ачка үлсәк бергә үләрбез, калсак бергә калырбыз, беркая да беркемгә дә бирмим” – дигән.

    Җырлый торган иде:

    Дүрт балаларны үстердем,

    Әрәм-шәрәм итмәдем.

    Кеше ишек төпләрендә,

    Хәер соратып йөртмәдем.

     

    Ничек кенә авыр булуына карамастан, безне бәләкәй кенә гәүдәле, ябык кына әнәйебез үстерде. Шунысы гына 3 баласының белеме 4 класстан артмады.

    Хәдичә апам әнәй белән  эштә булды, кая инде аңа укырга? Ә Шарифҗан: “Мин укымыйм, Мәгтүрәгә өйләнәм”-диде (Әнәйдән зур Мәгтүрәтәй). “Аның җигәргә үгезе бар, тулубы бар!”-дия иде. Мин иң зур белемле – 8 класс бетердем.

    Герой әнәйнең бервакытта елаганын, ачуланганын, уфтанганын белмим. Шук, уен-көлкеле, юмарт иде. Без үзебез дә тәртипле булганбыздыр инде, күрәсең.  Кыйнамады, сукмады, ә менә иртән мичкә якканда без сәкедә тулуп астында утынның янган ялкынына карап утырганда, самый сыек чыбык алып бүлмә тактасына кыстыра торган иде: “Ах монысы бигерәк әйбәт чаж-чож итеп тора, тыңламасагыз...,-дип. Ә без көлешеп тулуп астына чума торган идек. Мин хәтерләмим балалар бакчасына апалар йөрдеме, юкмы, ә менә мин йөрдем. Балалар бакчасында ашаган бәрәңгенең тәмен бүген дә тоям әле. Җәй көне Минямал апа кояшта кызындыра иде: “Уң якка, сул якка, арка белән, ал белән ятыгыз”-дип. Ә  Җиңү көне булгандыр инде, мин шигырь сөйләдем:

    Без әтәйнең кайтуына

    Ике каз симертәбез.

    Без әтинең кайтуына,

    Таң атканда көтәбез.

     Олы апалар мышык-мышык елады. Хәзер аңладым, мин әтәй кайтканын көтәм. Ә, инде ул геройларча үлгән булган.

    Шарифҗан үсте, сөйләшә, уйный. Без икәү әнәйне бәләкәй арбага утыртып утынга бара торган идек. Әнәй шук иде: безнең ишек алдында ук менеп утыра “уфалла арбасына” кулына сыек чыбык тота, берәр апа капканы ачкандыр инде. Без энем белән әнәйне барып җиткәнче йөгереп-йөгереп тарта идек. Ә әнәй: “Ой бахбайларым, о-о-о”-дип суккалап та ала торган иде. Ә кайтканда үзе бахбай булып тәртә арасына керә дә, без ике ягыннан мөгез шикелле җиреннән тотып тарта идек.   Безнең әнәй бик каты чирләде малерея белән. Эшкә дә йөри алмады бик озак, шунлыктан әнәйгә ерак җирләргә урак урырга бара алмагачтын, Мехәмәй абый (Күркә): “Гайшә җаным, бүген шунда калган урынны барып урырсың”-дип якынрак урыннарга гына җибәрә иде. Без әнәйгә ашарына алып барабыз. Шарифҗан кычкыра, әнәй сәгать менә болай дип ике кулын чаба да бер бармагын күрсәтә, имеш  сәгать 11 була. Әнәй бик матур моңлы итеп җырлый. Ә без елап кайтып китәбез, әнәйгә ямансу дип. Кичен әнәйнең хезмәт хакына барабыз Мехәмәй абыйларга. Гилмисаттәй бүлә,  башта стакан белән, аннан кашык белән күпме булгандыр инде. Әнәй  пешергәнен үзе ашадымы-юкмы, ә безне ашатты. Ул вакытта ирсез калган хатыннар күп һәм алар шул кадәр дуслар иде, мин хәзер дә исем китеп уйлап ятам күп чакта.

             Мин 1946 елны 1 класска укырга кердем. Күрше Алиса (Махмутова) белән бергә бардык, бергә кайттык. Мин аны барганда кереп ала идем. Ул бик матур киенә, үзе чибәр, чәче бөдерә, йомшак, ипле сөйләшә. Шамсекамал әби көн дә шуны әйтә, күкрәгенә терәп кисеп ипи бирэ дә, Гайшә кызына бирмә, ди. Ә без Чәрләй тыкырыгына гына керәбез, Алисә ипиен крахмал күмәченә алмаштыра минем белән. Дөрес, крахмал күмәче дә бик тәмле була иде. Нигә тәмле булмасын, эчерек бәрәңгене җыюлары бик җиңел булмаган.

             Хадичә апам белән әнәй Сарсаз, Песәй авылларының бәрәңге басуларына барып, тездән бата-чума, җирдән ерганак ярып кар суы ага, ә алар эчерек бәрәңге җыя. Әле бит атка атланып, чыбыркылары белән кыйнап куалар ул авыл кешеләре. Исән-сау көянтә-чиләк белән күп итеп алып кайткач, юып- чистартып төябез, киптерәбез, ул бик озакка җиткәндер.  Ач булмасыннар, ялангач булмасыннар дип әнәй белән Хадичә апама түзәргә туры килгән. Мин үзем  әнәй сөйләве буенча, апа сөйләве буенча гына беләм әтәй турында. Хатлар килгәч, Оркия апага (Алисаның әнисе) керә торган булган. Бер хатында: “Гайшә, менә сугыштан чыктык. Минем атым үлде. Сарсаз авылыннан дусты булган, ә ул үзе үлде. Мин аның атына атланып дәвам иттем”-дигән. Менә озакламый иң авыр, бик каты сугышка керәбез, бу сугыштан исән-сау чыксам, менә шул наградасы турында язгандыр инде. Шул сугыштан исән-сау чыга алмаган инде, геройларча үлеп калган. Хадичә апама бик авыр булды, әнәй белән бер сафта йөрде, ул бик сабыр иде безнең. Шушы Сарсаз дустының хатыны, кызы безгә килеп йөрделәр, мин дә беләм аларны. Әйе, әнәй еламады, уфтанмады дип яздым, елап утырса безне кем туйдырган булыр иде, алар шундый авыр вакытта сыгылып төшмәгәннәр. Ат урынына сыер җигеп, ирсез хатыннар колхозга печән, салам ташыдылар, тирес түктеләр. Әнәй утыннардан кайтып керә: “Әйдә җаным, әйдә җаным”-дип сыерга. Сыер ап-ак сыкыдан, ә әнәйнең йон оек, йон оекбашлар кардан шарлар ябышкан була. Ничек түзгәндер, аякта чабата, 3-4 көннән үкчәсе чәчәк ата, эченә салган саламнары килеп чыга. Түзделәр, бирешмәделәр, бер мин генә түгел, ил белән дип үзләрен үзләре юаттылар.

             Әнәй ничек безне ач-ялангач итмәдең дигәч, башта атагыздан калган запас белән тордык, аннан сатардай   нәрсә бар ашау-эчүгә алмаштырдык, үлгән сыерның бозавы тана булып бозаулый башлады. Сыек булса да сөтеннән аш пешердек (өстен җыйган сөт инде). Сез үсеп кул астына керә башладыгыз дип сөйли торган иде. Елый башлады без үсә төшкәч. Фәйрүзә апа Чиләбегә китте. Төнлә торып апаны  сагынуга түзә алмый ярсып елый торган иде. Шарифҗан армияга китте ( ул вакытта 3 ел хезмәт иттеләр). “Улым мине кемгә калдырып китәсең”- дип зиярат чокырына кадәр мотоциклга ябышып барган. 3 ел буе күлмәкләрен юып каршына элеп тотты. (Мин тоже инде Чиләбедә идем). Кайткач Бондюг кызына өйләнде. Бер елдан килен әти-әнисе янына алып китте. Әнәй: “Мин аны сугыш елларында ачлы-туклы җафа чигеп, алар өчен үстердем мени”-дип елады. Дөрес, соңга таба Шарифҗан бик булышты әнәйгә. Болыт килә башласа, әнәй куркыр дип кайтып килә торган булган. Безнең өй янында бер чиләк кенә бәрәңге утыртырлык җир бар иде. “Малаең колхоздан качты”- диеп басудан җир бирмәделәр әнәйгә. Бер ел әнәй утыртмады  бәрәңге. Мин “Азат хатын”га яздым. Биргәннәрдер дип белдем. Ләкин икенче елны да бирмәгәннәр. Язам дигәч, әнәй: “Язма кызым, карга күзен – карга чукымый, барыбер бирмәсләр”-диде. Ә мин яздым, бу юлы шулай яздым, авыл кешеләре бит җир бүлә, алар белми минем әнәйнең елап ятканын. Бергә укыган Гаптылхай йөрмә артымнан, юк булгач, юк дигән. Ә Галимҗан абый, Рәйсә апа күршеләр ничек без үстек белмәделәр, бирергәме, бирмәскәме, дип карар чыгарганда, бирмәскә дип утырганнар. Безнең Баян абый бик яхшы кеше иде, авыл кешеләре ялагайланып яхшы булырга тырышып күберәк аяк чалдылар.  Мин әнәйгә бик булыштым, 12 көн ял бирәләр иде. Бер көн дә өйдә утырмадым, утын әзерләштем, печән әзерләштем, хәтта гөлҗимеш җыеп, әнәй киптереп тапшыра иде.

             Менә хәзер инде барсы да гүр ияләре. Иң беренче Фәйрүзә апамның улы 25 яшендә бик нык чирләп үлде. Аннан минем улым Рәшитем чирләп 24 яшендә өйдән чыгып китеп юкка чыкты. Аллага шөкер, биш ел тулганда безне табып, без аны үзебезнең зияратка алып кайтып күмдек. Бер елдан 1995 елны әнәй үлде, бар да июнь аенда. Аннан Фәйрүзә апа китте, аннан Хәдичә апамның улы Муллаян үлде, июнь ае иде. Аннан Хәдичә апам үлде. Менә мин бер үзем яшәп ятам әле, аларга хәер-дога кылам. Барыбыз да җитәкләшеп китә алмайбыз бит инде.

    Бар кешегә олы картлык килә,

    Алып китә Ходай барысын.

    Аллаһыда бер нинди “блат” юк

    Тигез күрә баен, ярлысын.

    Берәм-берәм ак бабайлар китә,

    Ак әбиләр китә дөньядан,

    Хет син әллә нишләт, әмма булмый

    Бер киткәннәр кайтмый яңадан.

    Менә бу фотода әтәй җиткергән өй. 1940 елны өч кызлары белән шушы өйгә башка чыкканнар. Әтәйнең планнары зурдан  булган. Өйне 6 почмаклы итәр өчен өй алдын да бүрәнәдән төзегән. Зур мунча бурасы бар иде, ач булгач әнәй алабута онына алмаштырды. Бер тапкыр ипи пешерде, без барыбыз да чирләп үлгәндә калдык та, әнәй чыгарып түкте. Бу йортта Шарифҗан туды. Күрәсезме, нинди матур, хәтта капкалары аз гына күренә әтәй кулы белән эшләнгән килеш тора. 80 ел бу өйгә, аскы бүрәнәләре генә сеңгән һәм тәбәнәкләнгән. Рәхмәт энемә, ул шулай кадерләп торды, эчендә дә нур уйнап тора. 2010 елның 19 февраленнән энем Шарифҗан да юк инде. Ә өй хәзерге көнгә кадәр шушылай әле.

             Сүземне йомгаклап мин телимен - еллар тыныч булсын. Кайгысыз, шатлыкта, бәхеттә яшәсен бар кешедә.

             Барыгызга да сәламнәр җибәреп калам, Бәзәкә кешеләре!

    Фәния Латыпова (Каримова), герой Галиәхмәт кызы. Красноярск крае, Железногорск шәһәре. 2020 ел, апрель.

    тулырак

    дети войны

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться