• Новости

    Мытынов/Мачанов Мулламехамат- участник первой мировой войны

       

    Мытынов (Мачанов) Мулламехамат- участник первой мировой войны

         Архивларда Вятка губерниясенең Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында туган, сугыш вакытында 73-нче Крым  пехота полкында хезмәт иткән Мытынов Мулламехәмәт 1915 елның 9 сентябрендә Украинадагы Черновцы шәһәре янындагы сугышларда уң кулы яраланып, 1916 елның 20 июнендә “Константиноградский земской госпиталь №1” гә (бүгенге Харьков өлкәсендә) дәваланырга салынуы турында документ табылды. Ярасы бик авыр булгандыр, ахрысы, чөнки ул бер елга якын төрле госпитальләрдә дәвалана. Мулламехәмәт абзыйның алга таба үлүе, яралануы, пленга төшүе яисә хәбәрсез югалуы турында архивларда документлар табылмау, ул сугыштан авылыбызга исән-сау булып кайткандыр дигән өмет бирә.

         “Мытынов” Мулламехәмәт абзыйның дөрес фамилиясе түгелдер: безнең авылда андый фамилияле кешеләр юк. А.Х.Мәхмүтованың “Колыбель моя, Бизяки” китабында переписьлар документларында да андый фамилияле кеше табылмады. Ул вакытта еш кына кушаматларны фамилиягә әйләндереп язганнар. Мәсәлән, Тухфатуллиннар “Көләчев” дип язылган. Мулламехәмәт абзыйның фамилиясе Мачанов булмадымы икән? Бәлки аның оныклары, оныкчыклары бу язмада үзләренең бабаларын танырлар?

    Тулырак

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться