• Новости

    Нигматуллин Гыйззатулла-участник первой мировой войны

    Нигматуллин Гыйззатулла –участник первой мировой войны

         Нигматуллин Гыйззатулла 1892 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Нигматулла Рәхмәтуллин (1843 елгы) һәм Хөбъямал Әхмәдетдинова (1867 елгы, ул үги ана булырга тиеш яшьләр аермасы буенча) гаиләсендә туа. Гаиләдә 1897 елгы перепись вакытында Гыйззатулла абзыйның абыйлары Динмехәмәт (1871 елгы) хатыны Татҗиба Фатхуллина (1877 елгы) һәм Бикмехамәт (1876 елгы, ул да беренче бөтендөнья сугышы ветераны), апасы Минезөләйха (1888елгы), сеңлесе Минеямал (1895 елгы) була (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.448-449, п.129). Гыйззатулла абзыйның нәселе Бәзәкә авылы шәҗәрәсендә дә бар. Ләкин анда Нигматулла абзый Хикматулла дип язылган гарәбчә язмалар бик начар саклануы аркасында.

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 22 яшьлек Гыйззатулла абзыйны солдатка алып 46-нчы Днепр пехота полкына җибәрәләр. Шунда хезмәт иткәндә 1916 елның 28 маенда Польшаның Чарны Поток авылы янындагы сугышта аягы яраланып, башта аны 12-нче пехота дивизиясенең лазаретына, ә соңыннан 1916 елның 10 июнендә Ростовтагы 26-нчы госпитальгә күчерәләр. Аннан 1916 елның 26 июнендә “Команда выздоравливающих”ка җибәрәләр. Ул командадан Гыйззатулла абзый тагын фронтка үзенең полкына кайта.

         Фронтка кайтып озак та үтми, 1917 елның 10 августында Гыйззатулла абзый тагын яраланып Саратов өлкәсенең Сергеевск шәһәрендәге Кызыл Хаҗ лазаретына җибәрелә. Бу лазареттан инде Гыйззатулла абзый туган авылына кайткандыр.

    1917 елгы переписьта Нигматуллин Гыйззатулла гаиләсендә 52 яшьлек әнисе,  19, 13 һәм 7 яшьлек энекәшләре, 6 яшьлек сеңлесе булуы язылган (стр.483, п.97). Димәк, бу вакытта ул инде сугыштан кайткан, ләкин әле өйләнмәгән булган.

    1925 елгы перепись документларында Гыйззатулла абзыйның гаиләсе 2 кешедән торуы күрсәтелгән. Ул инде өйләнгән булдымы икән яисә әнисе белән тордымы икән? Бу сорауга Гыйззатулла абзыйның нәселе вәкилләре генә җавап бирә алырлар.

    Тулырак

     

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться