• Гыйльфанов Габделхәй Гыйльфанетдинович

    Гыйльфанов Габделхәй Гыйльфанетдин улы 1921 елның 21 августында туа. Әтн-әннсе "кулаклар" дип авылдан сөрелгәч, әбисе тәрбиясендә үсә. Алабуга техникумын тәмамлагач, 1939 елда Казан университетынаукырга керә. Ә сентябрь аенда армия сафларына алына. Хәрби училищега юллама алган була, ләкин ни сәбәпледер анда укырга керә алмый. Киредән Бодюгка кайта.

     

    2 мәктәптә укытучы булып эшли. 1941 елдан яңадан хәрби хезмәткә алына. Хезмәтен Украинада, Каменец-Подольск шәһәрендә, 19 полкта башлап җибәрә. Хезмәт бик авыр була. Көне буе мотоцикл белән идарә итәргә өйрәнә.

     

     

     

    19 июнь көнне Прут елгасы ярында урнашкан Хотин шәһәрендә окоп казыйлар. 40 чакрым араны җәяү үтәләр. Ә Каменец-Подольск шәһәрендә фашистларның көчле утына тап булалар. Шул көннән фронтка җибәреләләр. Авыр сугышлар белән Киевка, ә аннан соң Одесса шәһәренә килеп җитәләр. Одессада бу вакытта инде немец гаскәрләре хуҗа булып алганнар иде.

    Черкасск шәһәре, Христоновка станциясендә немецлар белән көчле бәрелешкә эләгәләр. 3500 кешелек полктан бары тик 240 сугышчы гына исән кала. Әсирлеккә эләгә.Күп кимсетүләр һәм рәнҗетүләргә дучар була. 1946 елның март аенда демобилизацияләнеп, туган аылына кайта. Сугыштан соң Алабуга укытучылар мәктәбен, Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлый. Туган мәктәбендә математика фәнен укыта. Директор, завуч булып эшли. Авылда мәктәп җиткерүгә зур өлеш кертә.Тормыш иптәше Мәүлидә белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Тормыш коруларына- 62 ел.

    2015 елда "Авылның почетлы гражданины" исеме бирелә

    Гильфанов Хай Хуснутдинович

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться