Мәктәп еллары һәрбер кешенең күңеленә мәңгегә уелып кала торгандыр. Аның кызык һәм кызыклы мизгелләре дә, авыр һәм кайгылы вакытлары да булгандыр. Ничек кенә булмасын, искә төшерердәй вакыйгалары күп.
Безнең авылыбыз зур да, матур да. Аның иң кимендә 500 еллык тарихы бар. Уку-укыту тарихы да бик зур. Без укыган мәктәпләргә дә 50 һәм 90 ел. Шул уңайдан безнең сайтта “Онытылмас мәктәп еллары” дигән рубрика ачарга булдык. Монда һәрбер кеше үзенең мәктәп еллары истәлекләрен яза ала. Фотолар да булса бигрәк тә яхшы булыр иде. Яисә мәктәп еллары, укытучыларыбыз сүрәтләнгән фотоларны аерым альбом итеп сайт модераторына җибәрегез. Шул истәлекләр, күрерсез, классташларга, яшьтәшләргә якты хисләр һәм шатлыклы минутлар өстәр!
Авылдашлар, сабакташлар! Әйдәгез әле онытылмас мәктәп еллары истәлекләрен яңартыйк!
Администрация
Фотоальбом "Наши любимые Учителя"
Әнисә Махмутова "Комсомолга 100 ел"
Встреча выпускников БСШ 1974 года через 45 лет
Выпуск 1976 года Бизякинской СОШ
Автор видеоклипа: «Гайнуллина (Кулячева) Рузиля: выпуск БСШ 1976 года
Бәзәкә мәктәбе укучылары Яңа 2023 ел белән котлый