• Новости

    Сагыналар авылын каеннары, сагыналар уйчан тирэклэр

    Бәзәкә авылы китапханәсендә авылдашыбыз шагыйрь Марсель Гыймазетдиновның тууына 73 тулуга багышланган “Сагыналар авылың каеннары, сагыналар уйчан тирәкләр” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәгә Марсель Гыйльфан улын яхшы белгән авылдашлары җыелган  иде.

    Якты җир йөзендә бары тик 49 ел гына яшәп калса да, М.Гыймазетдинов үзе артыннан якты эз калдырып китә. Халык арасында абруй казанган талантлы шәхес буларак, Марсель абый жанга якын авыл рухы белән сугарылган шигырьләре белән безнең күңелләрдә саклана.  Кичәдә авылдашлары Г.Тазиева, Ф.Башарова, Р.Насифуллина, Г.Гумерова, Э. Хузиахметова башкаруында аның шигырьләре һәм  җырлары яңгырады, Ф.Галимова “Шомырт чәчәкләре ак кына...” дигән хикәясен йөрәкләргә үтәрлек итеп укыды.  Шулай ук М.Гыймазетдиновның иҗатын таратуга күп көч  керткән ветеран укытучы Рәмзия Мөхетдинова үзенең истәлекләре белән уртаклашты, шагыйрь тормышында безгә билгеле булмаган вакыйгаларны сөйләде.

    М.Гыймазединовның иҗаты бүген дә бик популяр.Аның җырларын беренче башкаручылар – татарның талантлы җырчылары З.Шәрифуллина, Х.Фәрхи, С.Фәтхетдинов, А.Тимершәех рәтен яшь башкаручылар Р.Кираметдинов, Э.Колоева, Р.Хәмәдиев, Дарина, Р.Мөдәрисова, Э.Калимуллина тулыландыра. Шигырьләре укыла, җырлары башкарыла икән, димәк, шагыйрь яши.  Кичә ахырында татар эстрадасының яшь җырчылары башкаруында шагыйрь М.Гыймазетдинов сүзләренә язылган җырлар тыңланды.

    Ходай биргән шигъри сәләтеңне

    Юкка-барга әрәм итмәдең.

    Ләкин, бик тиз сүнде йөрәк утың,

    Озаккарак, никтер, җитмәде.

    Сине сагына авылың каеннары,

    Сагыналар уйчан тирәкләр,

    Синең җырлар һаман назлый безне,

    Сине уйлап тибә йөрәкләр.      (Ч.Насыйрова) 

                                                                                        Ф.Башарова









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться