• Новости

    Науруз

    Нәүрүз бәйрәме.

    19 мартта  Бәзәкә авылында Нәүрүз бәйрәме булып  узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бу бәйрәм бик матур,куңелле булды.

    Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең  хуҗасы - Нәүрүзбикә.

    Бәзәкәлеләр  быел да Нәүрүзбикәне колач җәеп каршы алдылар.Тик Кыш бабай белән Карсылу гына яз бәйрәменә шатланмадылар. Кыш көне  яратып уйный торган хоккей  уенында ярышырга чакырдылар. Яз һәм кыш командалары арасында ярышта Нәүрүзбикә командасы  җиңү яулады, салкын кышны яз җиңде.

    Биюче кызлар  килгән кунакларга дәртле биюләрен буләк иттеләр. Эльмира Хузиахметова, Венера Гыйлметдинова, Кәүсәрия Шайдуллина, Илшат Шакиров башкарган  матур җырларны тамашачы көчле алкышларга кумде.

    Тәнзилә апа, Рәфис абый Сибгәтуллиннар һәм  Венера апа Хузиахметова  бәйрәм  кунакларын тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйладылар.

    Бу бәйрәмне  оештыруда ярдэм курсәткән авылдашларга, Илгиз Кашафутдинов, Рәфис Закировка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Елларыбыз имин, дөньяларыбыз тыныч булсын!

    Бугенгенен гузэл мизгеллэре
    Кунеллэрдэ калсын уелып.
    Тагын шулай, дуслар, бергэлэшеп,
    Очрашырга язсын жыелып.

    Г.Гумерова

    подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться