• Новости

    Спектакль "Итэкле кияу"

    1 апрель көнне Бәзәкә мәдәният йортында зур, матур тамаша булып узды. Мәдәният йортының театр коллективы халыкка Аманулланың “Итәкле кияү” спектаклен карарга тәкъдим итте. Авыл үзешчәннәре үз рольләрен зур тырышлык һәм осталык белән, җиренә җиткереп башкардылар. Тамашачы артистларның чыгышын көчле алкышларга күмде. Рольләрне башкаручы авылдашларыбыз Фәйрүзә Хузиахметова, Фәрит Гараев, Рәфис Сибгәтуллин, Расим Мусин, Илсур Хузиахметовларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Рәвия һәм РезидәМусиналар, Тәнзилә Сибгәтуллина артистларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтеп тордылар.Аларга һәм спектакльнең декорациясен әзерләгән Сәетҗан Ибатуллинга, банерларны әзерләүдә ярдәм күрсәткән Рәфис Закировка да рәхмәтләребезнең зурысы яусын! Менә шулай бердәм булып, ярдәмләшеп яшәгәндә, эшләр дә уңа, яллар да күңелле уза. Әфарин, бәзәкәлеләр!!!

    “Узәкләштерелгән клублар системасы” директоры Рәйхәнә Ситдиковна Фәрхетдинова, узешчән артистларыбызга җылы рәхмәт сүзләрен җиткереп, таетр коллективына рәхмәт хаты тапшырды. Авылның мәдәни тормышын үстерудә зур өлеш керткән өчен, Фәймә Галимованы һәм Сәетҗан Ибатуллинны матур юбилейлары белән котлап, рәхмәт хаты белән бүләкләде.

    Театр сәнгатен сөюче үзешчән артистларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар, биек үрләр, рәхмәтле тамашачылар телибез. Халыкка хезмәт иткәнегез өчен, Сезне Аллаһ узе зурласын, Амин!!!  (Г. Гумерова)

    Менделеевские новости

    фото 

    подробнее 

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться