• Новости

    “Карга боткасы”

    1 май көнне Бәзәкә мәдәният йорты алдында балалар өчен “Карга боткасы” бәйрәме узды. Саф һавада балалар рәхәтләнеп куңел ачтылар, төрле спорт ярышларында, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Яратып уйный торган “Аучылы” уены, балаларны гына түгел, зурларны да битараф калдырмады. Яшь әниләр бик теләп әлеге уенда катнаштылар. Мәдәният йорты ишек алды ремонттан соң бигрәк тә уңайлы, тигез, шома мәйданчык та бар биредә, яшел чирәме дә. Балалар тирләп-пешеп узләренең  җитезлекләрен, осталыкларын күрсэттелэр.  Бәйрәм ахырында “Карга боткасы” өстәле янында тәмле ризыклардан авыз иттеләр.

    Яшь буыныбыз сау-сәламәт булып үссен, киләчәкләре матур бәйрәмнәргә бай булсын!

    Г. Гумерова

     

    подробнее

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться