• Новости

    С юбилеем, уважаемый Зайнак абый!

      Поздравляем с 90-летием уважаемого аксакала села Бизяки, ветерана Великой Отечественной войны и Вооруженных Сил СССР, ветерана-педагога Бизякинской средней школы Зайнака Аглиевича Аглиева! Желаем ему крепкого здоровья, долгих лет и счастья в кругу семьи! Пусть родные и близкие всегда гордятся им, коллеги и друзья ценят дружбу!

         Зайнак абый прошел сложный и трудный жизненный путь. Вместе с тем, в любых жизненных ситуациях, он оставался настоящим мужчиной, офицером, надежным отцом семейства. Все мы знаем его лично скромным, оптимистом, никогда не жалующимся на жизнь и судьбу, трудолюбивым и с добрым отношением к соседям, землякам, ученикам. Вместе с супругой Аниса апа они являются примером образцовой семьи, где всегда царит любовь и взаимоуважение. На их примере выросли и вышли на широкую дорогу жизни дети Ильсияр и Ильдар, сегодня растут внуки и правнуки. Как педагог, военрук школы Зайнак абый и своих учеников учил стать настоящими мужчинами, защитниками Отечества, с умением и с честью преодолевать все препятствия в жизни. Видя его всегда подтянутую фигуру, неизменную галантность и требовательность прежде всего к себе, ребята брали с него пример. И кто только из них с благодарностью не вспоминал уроки Зайнак абый, проходя службу в армии! А для девчат он был и остается образцом настоящего рыцаря- честного, справедливого, доброго душой. Спасибо Вам за все, Учитель!

         …О Зайнак абый его земляки, соратники, соседи, друзья, ученики  могут говорить очень долго. Давайте сейчас дадим слово некоторым его ученикам.

                                                                                               Администрация сайта (2017 год)

    подробнее

     

                        ТУГАН  КӨНЕГЕЗ  БЕЛӘН, ЗӘЙНАК АБЫЙ.

             Тормышымның иң матур чорларына кайтып, мәктәп еллары хатирәләрен яңартырга булдым әле. Мин үземнең укытучыларымны һәрвакыт иң хөрмәтле, иң якын кешеләрем дип исемә төшерәм. Алар арасында Зәйнак абый аерым урын алып тора. Ул безне физкультура һәм хезмәт дәресләреннән укытты.  Бигрәк тә бу предметлар укытучыдан нык тәртип урнаштыруны таләп итә. Зәйнак абыйның хәрби хезмәттә булган офицер икәнен белә идек. Димәк, тәртип тә югары дәрәҗәдә булачагын аңлый идек.

             Дөресен әйтергә кирәк, физкультурадан мин бик курка идем. Сәламәтлек йомшаграк булгангамы – белмим. Ул чагында спорт костюмнары бик юк.  Чалбар кисәк тә, өстеннән күлмәк киеп куя идек. Чалбар белән йөрү кызларга оят кебек тоела. Аның костюмы да хәзерге матур, җиңел костюмнар түгел, фланельдан тегелгән калын, киң, зур, җылы, кыш көне кия торган иде. “Кәҗә”(козел) дигән спорт инвентаре аша сикереп чыгу үзе бер газап. Инде сикереп кенә чыктым дигәндә итәк шул “кәҗә”нең башына эләгә дә я барып төшәсең, я шул “кәҗә”гә атланып каласың. Зәйнак абый нишләптер баштарак итәкләрне салырга мәҗбүр итми иде. Соңрак өлкән классларда итәк кисәң дәрескә кертми башлады, киреләнсәң, икеле куя. Юкса үзебезгә чалбар белән җайлырак бит инде.  Тагын бер күбебез булдыра алмый торган спорт инвентаре – канатка менү иде. Малайлар булдыра, ә без кызларның кулларының көче җитми. Ә менә брусьяда күнегүләр ясарга ярата идем. Зәйнак абыйның шул гадәте бар: һәр күнегүне ахыргача эшләтмичә туктамый иде.  Хәрбиләрчә русчалап әйтсәң: “Не можешь – научим, не хочешь – заставим” дигән кебек була инде.

              Бер вакыйга исемдә. Район күләмендә безнең мәктәптә чаңгы ярышы булырга тиеш иде. Мин җиденче класста укыйм. Зәйнак абый мине ярышка катнашучылар исемлегенә кертте. Минем котым алынды. Нинди ярыш инде! Мин үземне иң слабый укучы дип йөрим бит. Катнаштырмавын сорап та карадым, елап та алдым, кая ул! Ярыш көне килеп җитте. Итеккә чаңгыларны ныгытып куйдым, үзем, русча әйтсәк, в обморочном состоянии, киттем башкаларга ияреп. Миннән дә йомшаграклар да булганмы – белмим: әле берсен, әле икенчесен үтеп киткәләп, соңгы сулышымда килеп җиттем дә авам дигәндә Зәйнак абый тотып калды, кайнар чәй эчертеп, көч бирде. Икенчеме, өченчеме килгәнмен, онытканмын инде. “Менә бит, булдырдың,” -  ди.

               Хәзер хезмәт дәресләренә күчәм. Без укыганда хезмәтне кызлар да, малайлар да бергә өйрәнә иде. 5-6 классларда Зәйнак абый безне столяр эшенә өйрәтте. Балта, пычкы, чүкеч, карга борыны кебек эш коралларын белә идек инде. Хәтердә, без табуретка ясадык. Бер малай, бер кыз бер урындык ясарга тиеш. Менә шунда әллә нинди кораллар белән танышып кына калмадык, алар белән эшләргә дә өйрәндек. Иремнең әтисе алтын куллы кеше иде, һәрвакыт мастерскоенда нәрсәдер эшли, кораллары да бик күп. Мин аңа булышырга уйладым. Коралларның исемнәре белән сорыйм. “Син боларны каян беләсең?”- ди. Мин әйтәм: “Хезмәт укытучысы өйрәтте,”- дим. Бу миннән экзамен алырга тотынды. Мин тезеп киттем: рубанок, стамеска, тиски, зажим, напильник, фуганок, угломер..., әле аларны күрсәтәм дә. “Алайса рубанок белән эшләп тә күрсәт инде,”- ди. Сизәм, дөрес итеп күрсәтергә кирәк. Зәйнак абый безне аңа бик каты өйрәткән иде. Дөрес итеп бастым, җайлап кына кулымны рубанокка куйдым, тигез генә басып, эшли башладым. Карап-карап торды да: “Укытучыңа рәхмәт әйт, кызларны да шулай зшләргә өйрәткәч, бик яхшы укытучы булган ул,”- диде. Зәйнак абый да укытсын, начар да бел! Теге урындыкларны ул һәр дәрестә тикшерә, 1-3 мм га туры килмәсә, яңадан эшләтә. Наждаклар белән ышкый-ышкый шомартып, чертежга туры китереп, җиренә җиткереп, укытучыга тапшырганда горурлыкның чиге юк. Бишлегә өметләнмибез инде, дүртле булса бездән дә бәхетле кеше юк.        

                Укыганда Зәйнак абый усал, кырыс, катгый булып тоелса да, үзем укытучы булгач, бу аның таләпчән булуын, тәртипкә өйрәтүен аңладым. Әгәр шундый булмасаң, дәрестә тәртип тә урнаштыра алмыйсың, укучыларга белем дә биреп булмый.

              Менә шундый иде безнең УКЫТУЧЫБЫЗ. Гомумән, Зәйнак абый бик тәртипле кеше, эчми, тартмый, кешеләр белән дус яши, гаиләсендә дә тәртип, кулыннан бөтен эш килә. Тормыш иптәше Әнисә апа да бик ачык, мөләем, сабыр кеше. Мин аларның балаларын, оныкларын, хәтта оныкчыкларын да беләм. Барысы да тырыш, ачык күңелле, тәртиплеләр.

                ХӨРМӘТЛЕ ЗӘЙНАК АБЫЙ. Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм, сәламәтлек, тыныч тормыш, якты күк йөзе телим. Безне авырлыкларга бирешмәскә, максатка ирешү өчен бөтен көчне биреп эшләргә, тормышны һәм хезмәтне яратырга өйрәткәнегез өчен сезгә зур рәхмәтләремне белдерәм.

              Туган көнегез Җиңү бәйрәме көннәренә туры килә. Иң матур яшьлек елларыгыз авыр сугыш вакытында үткән, сез аннан чыныгып кайткансыз. Җиңү көне белән сезне, Зәйнак абый! Елларга һәм авыруларга бирешмичә, безгә үрнәк булып, яшәгез дә яшәгез әле, кадерле укытучыбыз.

    (Әнисә Мәхмүтова)

    подробнее

     

     

    Передайте юбиляру, Вашему учителю, наилучшие поздравления и долгих лет от ракетчиков бывшего Кармелавского гарнизона Литвы. Он прошел фронтовыми дорогами через наши края, где позже мы несли боевое дежурство.

    Земляной П.А.- начальник автослужбы 2-го дивизиона      Кармелавского ракетного полка

    подробнее

     

     

    Хөрмәтле Зайнак абый !

    Примете искренние поздравления с юбилеем! Вы  принадлежите
    к легендарному поколению победителей, которое с честью прошло через тяжелейшие испытания  военного времени,
    восстановило страну. Ваш  жизненный путь ,любовь к Родине, 
    сопричастность к ее судьбе  являются достойным примером для молодежи и для нас.
    Желаю Вам крепкого здоровья,бодрости духа и всего наилучшего!
    Ветеран  боевых действий, Ваш ученик  Рифкат Гайнуллин.

    подробнее

     

     

     Син лаеклы, газиз укытучым
    Рәхмәтләрнең иң-иң җылысына.
    Син лаеклы, газиз укытучым
    Хөрмәтләрнең иң-иң олысына.

    Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
    Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,
    Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
    Укытучыга, дияр идем, башым иеп.     

                 Хөрмәтле укытучыбыз Зайнак абый! Сезне ихлас күңелдән олы юбилей - 90 яшь тулган көн белән котлыйбыз. Ходай Тәгалә биргән гомерегезне тазалыкта-саулыкта, Әнисә апа белән иңне-иңгә куеп тигезлектә, балаларыгызның кадер-хөрмәтендә, күп санлы укучыларыгызның, авылдашларыгызның  күңел җылысын тоеп яшәргә насыйп итсен Сезгә.

            Безнең буын укучыларына  бәхетле өлеш тиде - без Бәзәкә урта мәктәбенең бердәм һәм көчле коллективы көнне төнгә бәйләп эшләгән заманда белем алдык. Ул чор укытучыларының кайсының гына исемен атасаң да – зур хәрефләр белән язылган МӨГАЛЛИМНӘР Сез. Сез  таләпчән, әммә гадел укытучы булдыгыз.Сездән алган төпле белем, акыллы киңәшләр безне гомер буе саклап килде. Инде үзебезнең чәчләргә чал керсә дә, без Сезне онытмадык. Сезне һаман да сагынабыз,  тирән мәгънәле сүзләрегез һаман да истә.  Без Сезгә күңел тынычлыгы, бәхетле картлык телибез. Ренат Харисның “Кеше кайчан матур була?” шигыре нәкъ Сезнең хакта язылган кебек. Ул Сезгә “Бәзәкә- туган авылым” сайты укучыларының рәхмәте һәм иң изге теләкләре булып ирешсен.

    Кеше кайчан матур була?
    Кеше кайчан матур була?
    Кеше матур шул чакта-
    Башкаларны чакырганда
    Үзе яккан учакка.
    Ятлар белән күрешкәндә
    Күңеле җылынганда.
    Шул җылылыкның рәхәтен
    Җаны белән тойганда.
    Кеше кайчан матур була?
    Кеше матур шул чакта:
    Ерак дустын очратканда
    Елаганда кочаклап.
    Җырлаган чакта җырының
    Моңында эрегәндә,
    Бәхеткә таба чапканда
    Башкага юл биргәндә.
    Кеше кайчан матур була?
    Кеше матур шул мәлдә:
    Иң кыен вакытында да
    Тормышка гашыйк хәлдә.
    Сөйгән ярын югалтса да,
    Сөюен саклаганда,
    Иң гөнаһлы гыйшыкның да
    Сафлыгын аклаганда.
    Кеше кайчан матур була?
    Кеше матур шул мәлдә:
    Шигырь тыңлаган чагында,
    Уйга чума белгәндә.
    Мәхәббәтен сүзсез генә
    Аңлаткан мизгелендә,
    Бәхет белән сөйләшкәндә
    Бәхетнең үз телендә.
    Кеше кайчан матур була?
    Яшәгәндә җан атып
    Замананың авырлыгын
    Иңнәренә алганда.
    Олы данга ирешеп тә,
    Кече булып калганда.

     Гөлия Хисаметдинова (Мөхәмәтгәрәева)

    подробнее

     

     

    Уважаемый Зайнак абый!

    Хотя и прошло немало лет после школы, я Вас помню как отличного педагога, отзывчивого Человека с большой буквы. Спасибо Вам за вклад в дело Победы над германским фашизмом, в дело воспитания молодого поколения в школе. Желаю Вам крепкого здоровья, бодрости духа, долгих лет жизни в окружении близких к Вам людей под мирным небом!
    Михаил Тараканов, военный летчик, полковник в отставке

    подробнее

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться