“Георгиевская лента” акциясе. 7 май 2017ел.
7 май көнне Бәзәкә мәдәният йорты “Георгиевская лента” тарату акциясендә катнашты. Мәдәният чараларында актив катнашуда әле беренче генә адымнарын ясаучы “булачак йолдызлар”ыбыз авылдашларга Ватаныбызның патриотлары икәнен расладылар. “Бабаларыбызның Җиңүе-ул безнең Җиңү!”, “Хәтерлибез, горурланабаз!”, “Җиңү өчен, бабаларыбызга рәхмәт!”, “Без- Бөек Җиңунең варислары!”-дигән лозунг астында узган бу акция, батырларча көрәшкән сугыш ветераннарыбыз рухына дога булып барып ирешсен иде. (Г. Гумерова)