• Новости

    Анвар Зиннатуллин хикэялэре

    Уважаемые читатели сайта! 
    Башарова Фания Зиннатовна переработала записные  книги нашего земляка Анвара абый Зиннатуллина предлагает Вашему вниманию его рассказы, написанные в период службы в Советской Армии в конце 60-х годов прошлого века. 

    Яшен.

     

    (Якташларым – Идел буе егетләренең ком иле Төркмәнстан якларындагы хезмәтенә багышлана)

         Ниндидер кайгы, моң сөйләп сап-сары чүл иңрәп ята. Барханнар үлек чыккан өй кебек. Гүя, гомергә терелмәскә җан сызланып, күңел кайтаргыч шәрәлек-бушлык белән катып калганнар...

         “Онытылган каберлек…үлгән җир. Бу зираттан адәм балалары түгел шайтан үзе җәяүләп качар! Ата-баба хезмәт итмәгән монда. Шундый җирдә хезмәт итәм дип илгә язсаң, дөнья бетереп көләрләр. Кайларда гына йөрми бәндә баласы!”

          Эх, кайнаган җирдә кайнап яшәргә насыйп булмады, алгы сызыкта хезмәт итәргә язмагандыр инде... Хыяллар, планнарның җилгә очуы шушы буладыр, күрәсең?! Үлгән җирдә - үле хезмәт. Борчылды, көрсенде Салих тулы хокуклы солдат булып яши башлавының беренче атнасында, миллионнарның күзләре ышаныч, өмет белән текәлгән җаваплы хезмәт постындагы  солдатларның бәхетеннән көнләде ул. Халкының, тынычлык сөйгән дөньяның бәхете, матур тормышы өчен җаваплы көрәшче була алмадым –бәхетсез мин, дип уйлады.

    подробнее

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться