Эш күрсәткән ирне ил онытмас.
Минем әтием Мухаметдинов Минәхмәт Бәзәкә авылында 1924 елны Сираев Мөхәмәтдин (1900-1983) белән Маһинур (Минаҗтин кызы) гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Һәр авыл баласы кебек ул да кечкенәдән туганнары белән әти-әнисенә йорт арасындагы эшләрдә булышып, мал-туар карарга, иген үстерергә өйрәнеп үсә.7 класс белемне Бәзәкә урта мәктәбендә ала, аннары Бондюгтагы ФЗӨ дә электромонтёрлыкка укый. Тиздән ул чордагы һәр кешенеке кебек минем әтиемнең дә тормышы икегә бүленә: сугышка кадәр һәм сугыштан соң. Сугышка кадәр ул колхозда төрле эшләр башкара. Сугыш башлангач авылдан бер төркем яшьләрне Нижний Тагил шәһәренә заводка эшкә җибәрәләр. Авыл балалары авыр эшкә зарланмыйлар, тырышып эшлиләр, тик менә ачлык үзәкләренә үтә. Әти яшьтән үк тәвәккәл була. Иптәше Шәйхенур абый белән киңәшәләр дә качып кайтырга карар кылалар, һәм юлга да кузгалалар. 16 көн дигәндә Бәзәкәгә кайтып җитәләр. Кайтып “тын алгач” әти бу вакыйганың тавыш-тынсыз гына узып китмәячәген аңлый, әлбәттә. Икенче көнне үк иртән тора да Бондюг военкоматына юл ала һәм үзе теләп сугышка китәргә теләк белдерә. Бу була 1942 ел. Ел ярым передовойда электрик-подрывник булып башта Көнбатыш фронтында , ә аннары II-нче Белоруссия фронтында сугыша. Шул сугышта Сталиннан алган тугыз “Рәхмәт хаты”, орден-медальләре әтиемнең тәвәккәл генә түгел, никадәр кыю булуы һәм батырлыклары турында сөйли. Туган авылына әти 1947 елны гына әйләнеп кайта. Әниебез Хәлимә Шәрип кызы(1924-2004) белән гаилә коралар. Бер-бер артлы минем туганнарым дөньяга килә. Шушы тигез матур гаиләдә без 5 ир бала үстек. 1949 елгы Галиәхмәт абый Түбән Кама шәһәрендә, 1951 елгы Гаптенур, 1955 елгы Мансур, 1959 елгы Мехәмәтнур абыйларым гаиләләре белән Томск өлкәсе Стрежевой шәһәрендә яшәделәр һәм эшләделәр. Мин – Рәфиснур, кече бала буларак авылда әти-әнием янында калып гаилә кордым. Инде 20 елдан артык НГДУ “Прикамнефть” тә оператор булып эшлим, хатыным Зәлия белән без дә 2 ул – Рөстәм белән Маратны тәрбияләп үстердек. Сугыштан соңгы елларда әтием унбиш ел колхозда, җиде ел мәктәптә, унҗиде ел хәрбиләштерелгән янгын сүндерү частендә эшли. Олыгайгач та белемнең никадәр зарур икәнлеген аңлап кичке урта мәктәпне тәмамлый. Хезмәтен яратып, һәр эшне күңел биреп, җиренә җиткереп башкарган әтиемне һәркайда җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. 1984 елда ул пенсиягә чыкты. Әмма тынгысыз күңелле ветеранны тиз “күреп алдылар” һәм Бәзәкә авылы ветераннары советы рәисе булуын сорадылар. Әлбәттә, бу эшне башкарырга әтинең максатчан, ярдәмчел булуы, һәркем белән тиз арада уртак тел таба белүе мөһим булгандыр дип уйлыйм. Әти тиз арада бу вазыйфага “башы белән кереп китте”. Һичшиксез, һәр эше дә бер каршылыксыз, җиңел генә бармады, әлбәттә. Кайберләрен үтәү өчен күп тапкырлар җитәкчеләр ишек төбен таптады, бар хәйләсен, тапкырлыгын эшкә җикте. Күп тапкырлар Җиңү бәйрәме көннәрендә әтинең өйгә кайтып, авылдашы Шарафиев Шакирның сугышта катнашып та, документлары булмау сәбәпле, ветераннар исемлегенә кертә алмавы турында ачынып сөйләгәне хәтердә. Без тыныч, тату гаиләдә үстек. Гадел, туры сүзле, хезмәт сөючән әти өйдә һәркайсыбызга үрнәк иде. Гомере буе әни белән бер-берсен хөрмәт итеп, берберсенә тормышта терәк булып, булышып яшәделәр. Тормышта әтинең ике мавыгуы бар иде. Беренчесе – гомере буе балыкка йөрде. Иртә таңнан татлы йокысын бүлеп балыкка төшеп китәр иде дә иртәнгә менә дигән чуртаннар, җәеннәр тотып кайтыр иде. Балык тотканда тормышта туган мең дә бер соравына җавап эзләгәндер, уй-фикерләрен тәртипкә салгандыр, киләчәккә планнар коргандыр, дигән уй минем башыма хәзер генә килә. Шул уйлануларның нәтиҗәсе буларак (ә бәлки, гомерлек хыялы булгандыр) әтидә икенче мавыгу башланды. Илебездә үзгәртеп корулар башланып дингә ирек бирелгәч, әти авылда мәчет салу уе белән “яна башлады”. Тиздән колхоз рәисе Галимов И.М. һәм авыл картлары белән киңәшеп бу эшне башлап та җибәрделәр. Нәтиҗәсе һәркемгә мәгълүм: 1989 елда авылыбызда мәчет төзелеп манарасына изге ай куелды. Еллар узу белән рәхмәтле авылдашларым әтием- Мөхәмәтдин улы Минәхмәтнең тырышлыгын бәяләп шушы мәчеткә аның исемен бирделәр. Әтиебез 2007 елда вафат булды. Исән чакта 3 улын соңгы юлга озатты ул. Бу кайгы –хәсрәт аның йөрәгенә зур яра салды, әмма, Аллаһы Тәгалә биргән бу хәсрәтләрне сынау дип кабул итәргә аның көче җитте. Гомерләр уза. Биргән акыллы киңәшләре, әйткән сүзләре бүгенгедәй хәтердә. Ул еш кабатлаган, халык телендә кулланыла торган иң гади мәкальләр: “Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма”, “Башланган эшнең беткәне яхшы”, “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, “Акча бакчада үсми”, “Эш сөймәсне ил сөймәс”, “Данның төбе- хөрмәт, хөрмәтнең төбе – хезмәт” – яшәүнең асылын тәшкил итә икән, ләбаса.
Рәфиснур Мухаметдинов сөйләгәннәрне Фәния Башарова язып алды.