7 сентябрь көнне Камиль ага Гыйлмуллин вафат булды. 1960 елларда Бәзәкә мәктәбе директоры булып эшләгән, үз гомерендә 2 китап чыгарган, шигырьләре рус телендә укучы татар балалары өчен дәреслекләргә кертелгән талантлы шәхес Түбән Кама шәһәрендә җирләнгән.