• Новости

    Кулячев Фоат

    Бөек Ватан сугышы кемнәргә генә  хәсрәт- кайгы, авырлыклар алып килмәде. Безне дә - 17 яшьлек малайларны, 9 классны тәмамлагач, 1944 елның ноябрендә армия сафларына алдылар. Ул елны кыш бик салкын килде. Авырлыклары өйдән чыгып китү белән башланды. Әгерҗегә чаклы 2 көн җәяү бардык. Хезмәтнең төп өлеше Литвада узды. Ачлык дигән нәрсә җафалады. Литва халкы безне күрә алмый, безгә каршы  иде. Бандитизм бик көчле иде. Бай хуҗалыклар өйләреннән куылып безнең частьнын ярдәмче хуҗалыгы ителгән. Әле амбарларында ашлыклары калган иде. Бер көнне без бәрәңге алганда төнлә коралланып килеп амбарларыннан ашлыкларын алып китәргә ниятләделәр. Ике якта бәрелеш булды. Без, бер взвод солдат,  аларның һөҗүмнәрен кире кайтардык. Яраланучылар, хәтта үлүчеләр дә булды. Шушындый вакыйгалар эчендә сугыш бетүен каршыладык.

       Сугыштан соң да ачлык тилмертте. Аннан Урал якларына җибәрделәр. Анда бер такта яру комбинатында эшләдек. Безнең янга Кырым татарларын китереп тутырганнар иде. Шунда чирләп эштән чыгып, чуан-сызлавык басып, стройга яраксыз дип табылып демобилизацияләндем.

                                                                                  Фоат Кулячев

    подробнее

    личности

     

     

     

    ности 

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться