• Новости

    А. Махмутова. Чествование в Национальной библиотеке РТ

    • Татарстан Республикасы Милли китапханәсе

    Милли китапханәдә А.Х. Мәхмүтова китапларын тәкъдир итү

    04.10.2017

     

       2017 елның 5 октябрендә пәнҗешәмбе көнне көндезге сәгать 2-дә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт), танылган галимә, тарих фәннәре кандидаты Альта Хаҗи кызы Мәхмүтованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан, аның «Бәзәкәм, туган бишегем» һәм «Колыбель моя, Бизяки» дип аталган яңа китапларын тәкъдир итү чарасы узачак. Бу хезмәтләр – авторның соңгы унике ел эчендә дөнья күргән тугыз китабының 2016 һәм 2017 елларда «Яз» нәшриятында басылганнары.

    Галимә – Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге премиясе лауреаты, 1967–2010 елларда Казан университетында укытучы, доцент, хәзер лаеклы ялда. Альта Хаҗи кызы XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы татар тарихының мөһим вә катлаулы сәхифәләрен яктырткан галимә буларак киң җәмәгатчелеккә яхшы таныш. Аның рус телендә басылып чыккан «Лишь тебе, народ, служенье...» («Әйдә халыкка хезмәткә...») дип исемләнгән китабы, мәгърифәтче Нигъмәтуллин-Бубилар гаиләсе әгъзаларының язмышы һәм эшчәнлеген тасвирлау аша XX йөздә татар иҗтимагый хәрәкәтенең үзенчәлеге, җәдитчелекнең асылы хакында уйлануларга этәрүдән тыш, бу проблемаларны өйрәнү чикләрен киңәйтте, идеологик пәрдәләрне ачып, аерым бер гыйльми юнәлешкә нигез салды.

    Галимәнең бер-бер артлы татар һәм рус телләрендә басылып чыккан «Пора и нам зажечь зарю свободы» һәм «Милләт аналары» дип исемләнгән хезмәтләрендә җәдитчелек вә мәгърифәтчелек тудырган хатын-кызлар хәрәкәтенең формалашуы сурәтләнә. Милләтне торгынлыктан чыгаруны үз бурычы итеп санаган күренекле ханымнар – Зөһрә Акчурина-Гаспринская, Мәхбүбҗамал Акчурина, Хәдичә Акчурина, Ләбибә Хөсәения, Фатиха Аитова, Фатыймаи-Фәридә, Сара Шакуловаларның фидакяр эшчәнлеген яктырткан бу хезмәтләр һәр шәхескә карата тирән ихтирам хисе белән сугарылган булуы белән аерылып тора. Мәгълүм ки, ХХ йөз башында милли азатлык көрәше, нигездә, мәгариф өлкәсендә барган. Бу көрәшнең алгы сафларында тәвәккәл, яңа карашлы мөгаллимәләр, язучы-журналистлар, артисткалар, табибәләр торган. Тәрбияле, гыйлемле туташ-ханымнарның гомер юлын, милләтпәрвәрлеген Альта Мәхмүтова беренче булып өйрәнә башлады һәм фәнни әйләнешкә яңа мәгълүматлар табып кертте. Гомумән әйткәндә, галимә аерым кешеләр язмышы аша татар җәмгыятенең рухи халәтен, иҗтимагый үсешен фәнни объектив һәм шул ук вакытта сәнгати эмоциональ итеп тасвирлый белүдә аерым бер сәләткә ия икәнен иҗаты белән раслады. Бу сыйфат тәкъдир ителүче китапларга да хас. Аларда Татарстан Республикасы Менделеев районына кергән Бәзәкә авылының бай һәм кызыклы тарихы бәян ителә. Туган төбәк, аның кешеләренә игътибарлы караш һәм олы ихтирам белән сугарылган бу басмалар дистәләгән еллар дәвамында архивлардан бөртекләп эзләп тапкан язма чыганаклар, истәлекләр һәм фоторәсемнәргә нигезләнеп язылган. Аерым очерклардан торган авыл тарихы бербөтен хикәят буларак кабул ителә. Автор туган авылы тарихын XVI гасырдан алып хәзерге чоргача тасвирлау аша шул дәвердә кичергән гомум халкыбыз язмышын чагылдыра кебек. Китаплар тарихчыларда, туган як тарихы белән шөгыльләнүчеләрдә зур кызыксыну уятырга өлгерде инде.

    Китапларны тәкъдир итү мәҗлесендә Альта Хаҗи кызының туганнары, хезмәттәшләре, галимнәр, язучылар катнашачак.

     

     

    Тарихта җуелмас эзе бар: Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова

    09.10.2017

     2017 нче елның 5 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында, танылган тарихчы галимә, тарих фәннәре кандидаты Альта Хаҗи кызы Мәхмүтованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан, аның «Бәзәкәм, туган бишегем» һәм «Колыбель моя, Бизяки» дип аталган яңа китапларын тәкъдир итү чарасы булып узды.

    Альта Хаҗи кызы XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы татар тарихының мөһим вә катлаулы сәхифәләрен яктырткан галимә буларак киң җәмәгатчелеккә яхшы таныш. Хезмәтләре революциягә кадәрге татар мәктәпләре, җәдитчелек, хатын-кызлар хәрәкәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте тарихы мәсьәләләренә карый. Ул 1967–2010 елларда Казан университетында укытучы, доцент була. 1971 елда «Борьба за женское образование у татар (90-е годы XIX века  – 1917 год)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Тугыз китап һәм фәнни җыентыкларда, журналларда басылган күпсанлы мәкаләләр авторы. «Лишь тебе, народ, служенье» китабы өчен Альта Хаҗи кызына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге премиясе бирелә.

    Галимәнең 2016 һәм 2017 елларда «Яз» нәшриятында басылган «Бәзәкәм, туган бишегем» һәм «Колыбель моя, Бизяки» китапларында Татарстан Республикасы Менделеев районына кергән Бәзәкә авылы тарихы тасвирлана. Туган төбәк, аның кешеләренә игътибарлы караш һәм олы ихтирам белән сугарылган бу басмалар дистәләгән еллар дәвамында архивлардан бөртекләп эзләп тапкан язма чыганаклар, истәлекләр һәм фоторәсемнәргә нигезләнеп язылган. Автор туган авылы тарихын XVI гасырдан алып хәзерге чоргача тасвирлау аша шул дәвердә кичергән гомум халкыбыз язмышын чагылдыра.

    Китапларны тәкъдир итү кичәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, китапханәнең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Вәлиев, галимәнең элекке хезмәттәшләре – Казан федераль университетның Тарихи белем һәм бөтендөнья мәдәни мирас институты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, язучылар, туганнары катнашты. Алар Альта Хаҗи кызының гыйльми эшчәнлегенә югары бәя бирделәр һәм юбилее белән котладылар.

    Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан китапханәнең Зур уку залында «Тарихта җуелмас эзе бар: галимә Альта Мәхмүтовага 80 яшь» һәм «Тарихчы Альта Мәхмүтованың фәнни хезмәтләре» дигән күргәзмәләр дә оештырылган иде.

    Бәйрәмдә катнашучылардан бер төркем:
    Утырганнар (сулдан): Ш.Мәрҗани ис. тарих институты өлкән хезмәткәре Эльмира Сәлахова, дустым Салисә Усманова, сеңлем Алиса Бурганова, мин, КФУ профессоры Диләра Усманова, шәкертем Наилә Газимҗанова;
    басканнар (сулдан): Милли китапханә татар китаплары бүлеге мөдире Гөларам ханым, "Яз" нәшрияты хуҗасы Рамил Миңнуллин, Милли китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев, танылган тарихчы-этнолог Дамир Исхаков, КФУ доценты Динә Мостафина, атаклы академик Индус Таһиров, КФУ доценты Җәүдәт Миңнуллин, халык шагыйрьләре Разил Вәлиев һәм Марсель Галиев, Ш.Мәрҗани ис. тарих институты бүлек мөдирләре Илдус Заһидуллин һәм Айдар Ногмановлар, КФУ профессоры Гамиржан Давлетшин. 

    подробнее

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться