• Новости

    Сайтка 2 ел

    «Минем Бәзәкәм» сайтына 2 ел

    «Минем Бәзәкәм» сайты 2015 елнын октябрь башында эшли башлаган иде. Сайт, кайда торуларына карамастан, авыл кешеләрен берләштерү һәм бергәләп авылның, аның данлыклы кешеләренең, барлык нәселләрнең тарихын саклап калу максатына юнәлтелгән иде.

    2 ел эчендә сайтта безнең авыл, анын тарихы, данлыклы кешеләре, авыл тормышы турында бик күп информация әзерләнде. Бу информацияләрне үзебезнең авылнын олы йөрәкле, киң күңелле, нәселләрен hәм тарихыбызны хөрмәт итүче кешеләре әзерләде.

    Авылдан килгэн 80% информация Фәния Башарованың жылы куллары hәм тынгысыз йөрәге аркылы үтте: бу тулысынча шигърыят булеге , ветераннар турында хикәялэр hәм башкалар. Бу эш Фәниянең хезмәт вазифасы түгел, ул аны буш вакытында эшли. Рәхмәт сиңа, Фәния!

    Аннан соң әзерләнгән информацияне сайтка Лилия Мөнирова куеп бара- бу бик катлаулы hәм күләмле эш! Рәхмәт сиңа, Лилия!

    Сайтның эчтәлеген, бүлекләрен әзерләгәндә, үзенең төп хезмәте Бәзәкә тарихы китабын әзерләүгә башы белән чумган булса да, безгә Альта апа зур ярдәмен күрсәтте. Русча әйтсәк, ул безнең научный руководитель булды. Зур рәхмәт, Альта апа!

    Сайтны Рәмзия апа Мөхетдинова һәм Гүзәл Габдуллиналарның авылыбызның, мәктәпнең, авылдашларыбызның тарихы турында язмалары баетты. Рәхмәт сезгә, олы җанлы авылдашлар!

    Узган ел сайтка айга уртача 400 кеше кергән булса, быел бу сан 700-900 гә җитте. Ай саен сайт укучылары 4500 данәдәндэн артык информация карыйлар- бу елга 54 000 данә информация дигән суз! Алга таба да, безнен актив булышчылар, авылдашлар ярдәме белән, сайт тагын да укучыларын кызыксындырырлык информацияләр белән тагын да күбрәк якташларны үзенә тартыр дип өметләнәбез.

    Бүген безнең сайтның укучылары Владивостоктан Петербургка кадәр җирләрдә яшиләр. Шулай ук СНГ илләреннэн, чит илләрдән дә укучыларыбыз бар. Димәк, сайт бүгенге информация океанында үз урынын тапкан hәм бу зур уңыш дип әйтергә була!

    Сайт эшли башлаганда ук, төп юнәлеш итеп информация житкерү генә түгел, ә якташларыбызны патриотизмга, культурага тәрбиялэәү алынган иде. Бу юнәлеш үзенең дөреслеген раслады. Буген, илдә идеология булмаган көндә, кешегә, бигрәк тә яшь буынга (аларга без яшь чактагыдан да авыррак бу заманда!) ниндидер башка таяныч, ориентир булырга тиеш. Безнең туган якның, әби-бабаларыбызның, абруйлы авылдашларыбызның тарихы hәм тормыш юлы яшьләргә алдагы тормышларында маяк булып юл турсәтеп торыр дип өметләнәбез. Безнең данлыклы якташларыбызга, әби-бабаларыбызга, әти- әниләргә дә берни дә күктән әзер килеш төшмәгән. Алар да безнең кебек авылыбыз урамнары буенча чабып йөргәннәр, болыннарда тешләрен кысып печән чапканнар, көтү көткәннәр, авылыбыз чишмәләреннән су эчеп көч алганнар hәм үзләре куйган максатларына туры атлаганнар. Алар бүген, районыбызның, республиканың, илебезнең

    авторитетлы кешеләре булгач та, авылыбызны онытмыйлар, еш кайталар, үзләренең эшләре hәм тормышлары белән авылдашларга, яшьләргә үрнәк биреп торалар. Ә яшьләр- алар авылыбызның киләчәге! Алга таба да сабантуйлар матур үтәрме, зиратларыбыз каралган булырмы, авыл үзенең төзеклеген саклармы, оныкларыбыз туган телебездә сөйләшерме?- болар барысы да бүгенге яшьләр кулында. Хәтерлисездер, Альта апаның китабы да шундый ук борчулы фикерләр белән йомгакланган. Бу эштә аерым кешеләр генә түгел, ә hәр авылдаш үз өлешен кертергә тиеш. Дәуләтне, түрәләрне һәм башкаларны сүгеп кенә алга барып булмаячак, якташлар. Әйдәгез бергәләп алынабыз бу зур эшкә!

    Хәзер сайтның волонтерларын санап китәсе килә:

    -Мөнирова Лилия

    -Бәшәрова Фәния

    -Мәхмүтова Альта, Әнисә апалар

    -Аглиев Зайнак абый

    -Габдуллина Гүзәл

    -Гильфанов Кәүсәр абый

    -Кәлимуллин Рәшт абый

    -Гимазетдинов Мөнәвир абый

    -Тазиев Рифнур

    -Гыймазетдинов Марат

    -Мирзаянова Рахилә

    Насифуллина Розалия

    -Гомәрова Гүзәлия

    -Бәшәров Фарит

    -Тазиев Сәләхи абый

    -Лотфиева Шәмсия апа

    -Мөхетдинова Рәмзия апа

    -Гайнетдинова Фәния апа

    -Шаймехаметовлар Роберт, Булат, Айрат

    -Шаймехаметова Рәмзия

    -Кирасиров Рифат (Ижевка)

    -Багаутдинов Кәүсәр абый

    -Кашбиева-Хабибуллина Рәмзия апа

    -Шафикова Галия (Әлмәт)

    -Гимазетдинов Рәшит абый

    -Шакирова Сәйдә апа

    -Мингазов Рәфис абый

    -Гайфутдинова Миннур

    -Мухаметдинов Рафис

    -Мухаметдинов Ильдар

    -Шакиров Ленар

    -Гильфанова-Диярова Әльфия

    -Гильфанов Рәшит

    -Ибатуллина Шаргыя апа

    -Хузиахметов Мансур абый

    -Зиннатуллина Мөнҗия апа

    -Гимадиева Фәридә апа

    -Сиразетдинова Гөлфия

    -Гараев Мансур хазрат абый

    -Тараканов Михаил абый (Мукачево, Украина)

    -Аюпова Равия

    -Шиабиев Айдар

    -Зиганшин Җәүдәт

    -Миниханов Флюр хәзрәт (Турай)

    -Калимуллин Фәрит (Мулламхәмәт улы-авылда 3 тулы адаш бар!))))

    -Шамсуллина Резеда (Әлмәт)

    -Шакирова Мәүлидә (Кемерово)

    -Фатхуллина Тәнзилә

    -Гайнуллина Рүзилә

    -Гиззатуллин Ясминур

    -Гильфанов Рәис

    -Наҗметдинов Рафиснур абый

    -академик Бычков Игорь Вячеславович (Иркутск)

    -Сабитов Ленар

    -Шаяхметов Ильнар

    -Шакиров Расим

    Барыгызга да сайтны укыячак бәзәкәлеләр, балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз, туганнарыгыз исеменнән бик зур рәхмәт!

    ...Әле алда эшләнмәгән, башланмаган эшләр диңгез кадәр. Әйдәгез әле үзебез аякта чагында, хәтер җепләре өзелеп югалганчы, балаларыбызны, оныкларыбызны хәтерсез hәм шәҗәрәсез калдырмыйк. Аларга тарихыбыз, тормышыбыз аша үзебезнең ныклы кулыбызны бирик. Туган җиребезгә нык басып, нәселләре истәлегеннән көч алып бәхетле яшәсеннәр алар. Авылыбызны, телебезне, тарихыбызны сакласынныр!

    Администрация









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться