• Новости

    История ДК

    Без кабызган утлар

    яңа клуб сезоны ачылу, мәдәният йортының 50 еллык юбилее уңаеннан әзерләнгән кичә-бәйрәм.

                                                                                     Бәзәкә авылы, 11.11.2017ел.

    Көн артыннан көн, ай артыннан ай узып, туган авылыбыз өчен истәлекле вакыйгаларга бай булган 2017 ел да узып бара. Бу истәлекле вакыйгалар Альта апа Махмутованың “Бәзәкәм, туган бишегем” дигән китабын бастырып чыгарганнан соң башланып китте.Иң элек шушы мәдәният йортында китапны тәкъдир итү чарасы булды, август аенда авылның 500 еллык юбилее сабантуй белән бергә зурлап уздырылды. Ә мәдәният учакларында ел дәвамында  барлык чаралар “Бәзәкәгә-500 ел!” дигән девиз астында үтте. Ә инде 11 ноябрьдә  мәдәният йорты тагын бер матур бәйрәмгә узенең кунакларын җыйды. 2017 елнын 6 ноябрендә Мәдәният йорты ачылуга 50 ел тулды! Быел яңа сезон ачылу концертын без шушы юбилей белән бәйләргә булдык. Мәдәният йортында инде көздән бирле шушы чарага әзерлек барды. Авылның үзешчән сәнгать артистлары көзге кичләрне яңа бер дәрт, омтылыш белән мәдәният йортында концертка әзерләнделәр. (Тырышлыгыбыз бушка китмәгәндер дип ышанасы килә!)

    подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться