• Новости

    Сайтка 2 ел

                                            КАЙБЕР   УЙЛАНУЛАР.

         Көзге көннәр Бәзәкә авылы өчен вакыйгаларга бай булды. Шуларның берсе Бәзәкә сайтына ике ел тулу. Шуның турында язып үтәсем килә. Авылдашыбыз Калимуллин Рәшитнең башына каян килгәндер, ләкин аның сайт ачуы зур хөрмәткә лаек, чөнки бу ике ел эчендә авылның күтәрелеп китүе, авылдашларның үз тарихына игътибары артуы шушы сайтның эшли башлавына бәйле. Күпме кешеләр турында белдек, хатирәләрне яңарттык. Читтә авылын, туганнарын сагынып яшәүчеләр, мең рәхмәтләр әйтеп, сайтны ачып укыйлар, үзләрен туган авылыннан аерылмаган кебек хис итәләр. Онытылып бара торган вакыйгалар, кешеләр, аларның язмышлары турында күпме яңалыклар беләбез. Бу сайт күпме кешене берләштерде, якынайтты. Авылга да ешрак кайта башладылар, аның хәле белән кызыксыну артты, дип уйлыйм.

          Тыныч кына яшәп ятканда телефон шалтырады. Рәшит икән. Мин бит инде Бәзәкәдән күптән киткән кеше. Бу миңа: “Әнисә апа, менә сайт ачтык, сездән дә авыл турында, аның тарихы, кешеләре турында язмалар көтәбез,”- дип, аптырашта калдырды. Ул вакытта Альта апа кайткан иде, тиз генә бу тәкъдимне аңа күчердем. Котылдым дип уйладым. Ялгышканмын. Рәшит мине дә бу эшкә тартмый туктамады. Мин дә яза башладым. Күңелнең ерак почмакларында яткан истәлекләр күтәрелеп чыкты. Алар бит һәр кешенең дә бар. Искә төшереп язуы бик кызыклы булды.

         Сайтта эшләүчеләрнең эше бик күп. Аны ерып чыгалар инде алар. Тик менә һәрбер кешегә  үзләренең истәлекләре турында язуларын үтенеп, һәрберсенә ялыну бик авырдыр дип уйлыйм. Сайт яшәсен өчен аңа бит яңадан яңа материаллар кирәк. Кеше кызык бит ул: “Минем турыда, минем әти- әни, әби-бабай турында язмыйлар, үзләре турында гына язалар,”- диләр. Ә кем язарга тиеш соң ул турыда? Сез бит ул кешеләр турында үзегез яхшырак беләсез, ЯЗЫГЫЗ!!! Хәзер бөтен кеше дә грамотный. “Мин бит яза белмим ,”- димәгез.  Беркем дә язучы булып тумаган. Әгәр инде грамота ялгышыннан курыксагыз, анысы да проблема түгел, сайтта эшләүчеләр ул ялгышларны карап чыгалар. Менә күңелне тырмап торган берничә мисал китерәсем килгән иде дә, ярый инде туктап торам. Үзегез хөрмәт иткән якын кешеләрегез, туганнарыгыз, әти-әниегез бар. Нигә шулар турында язмаска! Шушындый сайт эшләп торганда, аның өчен түләп, аны эшләтеп, җайга салып торган кешеләр булганда, язарга да язарга. Хәзер бит компьютерлар, планшетлар күп кешедә бар. Барыбызның да булышлыгыннан башка сайт эшли алмаска мөмкин. Мондый сайт бик сирәк авылда бар. Шуңа сөенеп, рәхмәтләр укып, аның эшен дәвам иттерергә тырышырга кирәк. Ул истәлекләрне үзегез белән алып киткәнче, балаларыгызга, киләчәк буыннарга калдырсагыз, ничек яхшы булыр иде. “Бу минем бабай, бу минем әби,”-  дип, горурланып искә төшерсәләр, ничек күңелле бит.

            Авылны, безне уятып җибәргән Калимуллин Рәшиткә, аның ярдәмчеләренә бик зур рәхмәтләремне әйтәсем килә. Бик зур эш эшлисез. Алдагы елларда да эшегездә зур уңышлар телим.  

      (Әнисә Мәхмүтова ноябрь 2017 ел )

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться