• Новости

    Энилэр коне

    “Иң кояшлы көн бүген” (28.11.2017ел)

    Бәзәкә мәдәният йортында әниләр көненә багышланган “Иң кояшлы көн бүген”дигән ял кичәсе булып узды. Мәдәният йортындагы чараларда актив катнашучы балалар әниләргә, дәү әниләргә багышлап матур җырларын, дәртле  биюләрен буләк иттеләр. Үзләре дә инде оныклар сөяргә өлгергән авылдашларыбыз Башарова Фәния, Сибгәтуллина Тәнзилә, Закирова Фәймә  апалар котлау сәламнәрен  җыр аша юлладылар. Ак яулыклы апаларыбыз һәр  чыгышны җылы алкышларга төрделәр, үзләренең бала чакларын искә алдылар. Фәния апа әзерләгән уен - конкурс һәм Тәнзилә апаның шаян чыгышы  кичәбезне  тагын да җанландырып җибәрде:  бәйрәмебез кунаклары  яшь чакларында яратып җырлаган  җырларны, күмәк биюләрне бик теләп башкардылар. Матур кичәбез, тәмле чәй остәле артында дәвам итте.

    Кичәбезгә килгән апаларыбызга бары тик изге  теләкләр генә телибез. Йөзләре һәрвакыт нурлы, тормышлары мул, тәннәре сәламәт, җаннары тыныч булып; балаларының, оныкларының хөрмәтен күреп; озын, бәхетле гөмер кичерсеннэр иде.

    Әни кирәк,һаман әни кирәк! 
    Чәчебезгә кырау төшсә дә. 
    Үз балабыз түгел,оныклар да 
    Үсеп инде буйга җитсә дә. 

    Әни булган җирдә шундый рәхәт, 
    Моны ничек аңлатыйм микән? 
    Бар җиһанның яктылыгы сездә, 
    Бөтен дөнья нуры сез икән! 

    Әниләрнең йөрәк җылыларын 
    Кояш белән генә тиңлиләр. 
    "Балам"-диеп үлеп тереләләр, 
    Изге җаннар-безнең әниләр! 

    Назлы караш,йомшак кулы белән, 
    Аркабыздан сөеп куйса да. 
    Бар борчулар таралып китәләр, 
    Ничек кенә авыр булса да. 

    Әниләрне хөрмәт итмәсәк без 
    Ни диярбез Аллаһ каршында? 
    Онытмасак иде-безнең җәннәт, 
    Аналарның аяк астында!

    тулырак

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться