• Новости

    Юбилей школы

    2нче декабрьдә Бәзәкә авылында зур тантана булды- иске мәктәпнең 90, яңа мәктәпнең 50 еллык юбилеен билгеләп үттек. Бәйрәм бер генә көн шул, ә күңелләр әле дә тулы, хисләр ташый, чыгу юлын зэли. Бүген шул хисләремне сүзләргә төреп язып карыйм әле.

    Юбилейга чакырып Рәмзия апа шалтыраткач, барлык эшләремне бер якка куеп, кайтырга уйладым. Юл газапларын  язып тормыйм, юл йөргән кеше үзе дә чамалар. Мәктәп ишеген беренче тапкыр атлап кергәндәге уйлар сызылып үтте баштан: мине монда ни көтә? кем бар- кем юк? әзерләнеп җитешкәннәрме? каушап калмаслармы? Үзем дә чыгып сөйләрмен әле дигән уйның башка кергәне дә юк. Рәмзия апа белән кочаклашып күрешкәч, шулкадәр юл кайтып,бер рәхмәт сүзе дә әйтмәсәм, үкенеп бетә алмам, дидем. Мин Турай кызы. Мухаметгареев Әхмәт (аңа якын дуслары гына Әхмәт дип дәшә, башкалар аны Ясави дип белә, ә мулла кушкан исеме Әхмәтясави) һәм Фәния гаиләсендә тәгәрәшеп үскән 5 баланың 3-се Бәзәкә мәктәбен тәмамлады. “Минем Турайда укыган мәктәбем инде юк”. Шул сүзләрне әйтүгә, күзгә яшь тулды, тамакка төер утырды. Мин бәйрәмдә мәктәбем белән хушлашам түгелме соң? Бер бинасы элеккеге мәчет булса, яңасын әтиебез салдырган иде. Шулай да минем бу мәктәбем бар. Без анда 2 ел гына укысак та, мәктәпне, укытучыларыбызны, авыл халкын яратып өлгердек, гомер буе зур хөрмәт белән искә алып яшибез. Минем өчен мәктәп- изге урын ул. Аның стеналары ничә буын балаларның тавышларын, идәннәре аларның аяк эзләрен саклыйдыр кебек тоела миңа. Укытучылар белем генә түгел, никадәр балага күңел җылысы, безнең кебек интернатта торып укучыларга әти- әни назы да бирделәр бит. Үз балаларына, гаиләсенә тиешле вакытны, игътибарны, яратуны безгә өләшкән бит алар! Безнең буын балаларына сугыш ачысын татыган, сугыштан соң илебездәге авыр юклык, хәерче заманда яшәгән, бернигә карамыйча тырышып белем алган укытучыларда уку насыйп итте. Үземнең укытучыларымның исемен санасам, мине укытмаганнарның хәтере калыр кебек. Шуңа исемләп атамыйм. “Белем алу энә белән кое казу” булса, белем бирү дә аннан җиңелрәктер дип әйтә алмыйм. Бәзәкә мәктәбен тәмамлаган укучылар фән кандидатлары булган икән, төрле өлкәләрдә югары үрләр яулаган икән, бу, иң элек, белем нигезләрен өйрәткән укытучының җимешләредер. Гомерлек профессиям итеп укытучы һөнәрен сайлаганмын икән, 35 ел бер мәктәптә укытам икән, монда укытучыларымның өлеше, һичшиксез, зур. Кемнәр укытты бит безне! Һәрберсе зур хәрефтән язылган УКЫТУЧЫ иде алар.  Минем ихлас рәхмәтем бәйрәмгә килә алмаган укытучыларыбызның һәммәсенә йөзләрчә укучыларыннан рәхмәт булып барып ирешсен иде. Тик күбесе инде мәңгелек йортларына күчкән. Безнең рәхмәтебез аларның рухына дога булып барсын, безне онытмыйлар икән, дип сөенеп ятсыннар.

             Мәктәптә эшләгән барлык укытучы да бөтен укучыны укытмый. Шулай да, алар үзләрен тотышы, бер-берсенә, укучыларга мөнәсәбәтләре белән безгә өлге була алдылар. Ә менә бер сабакны мин әйтмичә һич булдыра алмыйм. Ул дәресне миңа Сәләхетдин абый бирде һәм ул ике  генә минут дәвам итте. Мин аны беркемгә әйтмичә гомер буе онытмадым. Бәйрәмдә Сәләхетдин абыйның үзенә генә әйттем. Мин СҮЗНЕҢ көчен шунда аңладым. Әйткән сүземне үтәргә, юк- барны сөйләмәскә, авыздан чыккан сүзне кире кайтарып булмасын, аның белән кешене үтереп тә, терелтеп тә буласын аңлап яшәргә тырыштым. Рәхмәт сабагыгызга.

    Мин гомер буе үземнең укытучыларымның тагын бер гамәлләренә рәхмәтле булып яшим. Классташлар белән очрашкан саен әйтәм мин аны һәм рәхәтләнеп тагын бер кат кабатлыйм. 8нче сыйныфны тәмамлагач, алар Бәзәкә мәктәбе укучыларын “кычкыртып” 3 класска бүлгәннәр дә, башка авылдан килүчеләрне өчесенә бүлеп керткәннәр. Мең рәхмәт! Ник дисезме?  Һәр класста Бәзәкә балалары бар. Без интернатта гына ятып, алар белән дәрестә генә аралашу, дуслык җепләре бәйләнүгә аз булыр иде. Казанга укырга киткәч, без бер- беребезне югалтмаска тырыштык, кунакка йөрештек, аралашырга искиткеч җиңел булды.

    Мин укытучыларымның безне ачуланганын хәтерләмим. Без бик әйбәт булдык микән, укытучыларыбыз артык сабыр булды микән? Чәчләрегезне вакытсыз агартканбыздыр, сезгә авырлык китергән вакытлар булгандыр, авыруларыгызның да, вакытыннан алда якты дөньядан китүләрегезнең дә бер  сәбәпчесе без булганбыздыр, зинһар, кичерә күрегез. Сыйныф җитәкчеләребез Фәйзелхак абый, Фирая апа, Фоат абый ике ел безгә әти дә, әни дә булдылар. Безне тудырган, үстергән әти- әниләребез алдында никадәр бурычлы булсак, безгә белем биргән, олы тормышка чыгарып җибәргән укытучыларыбыз алдында  шулкадәр үк бурычлы. Үзләре исән чагында аларны ничек яратканыбызны, хөрмәтебезне күрсәтә алдык микән?

    Бер сабакташым ничектер әйтеп куйды : “Мин сезне җәлли идем. Без җылы өйгә, әни пешергән ризыкка кайтабыз, ә сез суык интернатка”. Дөресе дә шулай иде. Тик без анда “общага”да яшәргә өйрәндек. Никадәр әти- әни баласы, төрле гаиләдә үскән, бер түбә астында килешеп яшәргә кирәк иде. Аның күңелле мизгелләре дә аз түгел иде. Бергә туган көннәр үткәрә идек. Безнең чәчәк атып килгән вакыт, кичләрен качып кына егетләр менә, безне алардан сакларга укытучыларыбыз. “Яшь чаклар, кесә тулы борчаклар” шул буладыр инде ул. Казанга киткәч, бер ел шул тау башындагы иске мәктәпне, ә безнең өчен бер ел өебезне алыштырган интернатны сагынып ничек үзәкләр өзелгәнен белсәгез иде сез! Язмамны төгәлләп киләм. Күңелемдәге рәхмәт хисен бөтен тирәнлеге белән җиткерә алдым микән? Ә ул тирәнлекне үлчи торган бизмән бармы икән?

    Шулай да, бәйрәмнең иң татлы мизгелләрен миңа бәйрәм ахырында татырга язган икән. Инде саубуллашып, киенергә дип барганда, ике яшь ханым каршыма килеп бастылар да, хушымны җибәреп “Гөлия апа, сине кочаклыйсы килә”- димәсеннәрме. Рәхәтләнеп, чын күңелемнән сеңлеләремне кочаклаган кебек кочтым үзләрен. Минем классташларым Нуриева Мәүлия белән Халикова Зөльфиянең сеңлекәшләре булып чыкты алар. Рәхмәт сезгә бик зур, сез дә, мин дә баедым. Сезнең тагын бер апагыз, ә минем тагын ике сеңелем артты. Юк, ике түгел- өчәү. Мин бит Фирая апа кызы Раушанияне дә таптым. Дөресрәге, ул мине тапты. Гөлия апа, чәчең кая дип, килеп басмасынмы, рәхмәт төшкере. Бер авылга кайткач, Фирая апа янына кереп чыккан идек. Фирая апа телгә бик тә оста, үткен телле иде. “Таш арасына су сыя”, -ди- ди кыстый- кыстый чәй эчергән иде. Ул вакытта Раушания сылу кыз булып килә иде. Рәхмәт, кызлар. Юлда очрап, күрми калсам, чабуымнан тартып, “Гөлия апа, бу без, Бәзәкә кызлары”,- дип эндәшми калмагыз.

    Кадерле укытучыларым, сезгә нык сәламәтлек телим. Ходай язган гомерне кадер- хөрмәттә яшәргә язсын Сезгә. Сез исән чакта мин дә әле “укучы” статусын саклыйм, гомер буе Сездән үрнәк алып, Сезнең белән, Бәзәкә мәктәбе белән горурланым яшим. Хезмәтегез алдында баш иям.

    Сезне ихлас күңелдән яратып, укучыгыз Гөлия Мухаметгареева, 1976 ел чыгарылыш укучысы.

    P.S. Амәнәтемне үтәми кала яздым. Барыгызга да Зиннатуллин Фәриттән (безнең сыйныфташ, контр- адмирал) кайнар сәламнәр тапшырам. Мин аны үзебездәге яңалыклар белән таныштырып торырга тырышам. Юбилейга кайтыр алдыннан шалтыраттым, сәламен юллыйм. 

    подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться