ХЕЗМӘТ ЮЛЫМНЫҢ БЕРЕНЧЕ АДЫМНАРЫ. (Әнисә Мәхмүтова)
Укытучы булып эшләвемнең беренче адымнары Бәзәкә мәктәбенең хәзерге бинасында башланды. Без институтта укыганда яңа мәктәп салып куйдылар. Тау башындагы мәктәптә укыдым, ә эшкә яңасына кайттым. Бинаның салынуына 50 ел, ә минем укытучы булып эшли башлавыма 46 ел. Узган да киткән гомер! Әле генә курка-курка яңа мәктәп бусагасын атлап кергән кебек. Шушы мәктәптә башланган эшемне һәм балаларны ярату хисе хәзергә кадәр минем күңелемне яктыртып тора. Югары категорияле укытучы булуым һәм хезмәтемнең “За заслуги в образовании” медале белән бүләкләнүе, күп кенә төрле-төрле грамоталар, рәхмәт хатлары (Благодарственные письма) алуым да авылымның мәктәбенә бәйле. Аның юбилеен уздырдылар дигәч, күз алдымнан шунда укытып йөргән елларым узып китте.
Институт бетереп, үземнең яраткан, зур хөрмәткә лаек булган Хәй абый Гыйлфанов, Фоат абый Көләчев, Наҗия апа Мәхмүтова, Фирая апа Салихова, беренче укытучым Әминә апа Бәдретдинова, Гаян апа Аюпова, Фәйзелхак абый Хөснетдинов, Әдия апа Ибраева һәм башкалар белән иңгә иң шушы яңа мәктәптә эшли башлавым белән горурланам мин. Алар минем беренче остазларым да, ярдәмчеләрем дә, булышчыларым да булдылар. Яраткан укытучым Рәшит абый Башаров кына юк иде инде.
Завуч булып Хәй абый эшли иде. Ул мине укытмады, шуңа күрә якыннан белмәгәнмен. Ә бергә эшли башлагач, аның никадәр акыллы, бөтен яклап белемле кеше булуына соклана идем. Ул көчле математик кына түгел иде. Чыгарылыш классларында сочинение яздыргач, РОНОга җибәрер алдыннан, бөтен рус теле укытучылары җыелып, аларны тикшерә идек. Ниндидер кагыйдә буенча бәхәс башланса, Хәй абый кереп, аңа гына хас катгыйлык белән безнең бәхәсне чишә иде. Ул бөтен фәннән дә нык белемле булды.
Рус телен укытучылар, директор Гыйлфанов Зиннур абый әйтмешли, унике кеше идек. Ләкин минем нишләптер ул сан чыкмый. Искә төшереп алыйм әле: Ибатуллина Шәмсия апа – ул тәрбия эшләре буенча директор ярдәмчесе дә иде, Сабитова Роза апа, Гобәйдуллина Галия апа, Баграмова Әлфия апа, Сираҗетдинова Җәмилә, Низаметдинова Гөлмәрьям, Фәрит һәм Хәбирә Насифуллиннар, мин, соңрак Таҗиев Сәләхи институт бетереп кайтты, аннан соң Мөхетдинова Рәмзия килеп кушылды. Кемнедер онытканмын, күрәсең. Без бик дус эшләдек. Сәгатьләр саны 18дән бик сирәк рус телчесенә эләгә иде. Моның нәрсә икәнен уытучылар аңлый инде. Шулвй булса да бер-беребезгә ачу тотмадык. Без бигрәк күп булганбыз шул. Сәгатьләрнең әзәя баруы һәм кайбер авыр хәлләр аркасында миңа авылдан китәргә туры килде, юкса, карт әти-әнине ташлап китмәс идем. Былтыр декабрь аенда, бераз дәваланып алырга дип, больницага килгәч, Илдияне күрдем. Ул Зиннур абыйның да анда булуын әйтте. Аның янына кердем. Хәле авыр иде, ә акылы шул хәтле яхшы эшли. Мин җавапка өметләнмичә генә: “Зиннур абый, без эшләгән вакытта ничә укытучы, ничә укучы иде?”- дип соравыма, ул бер минут та уйлап тормыйча: “630 укучы, 28 класс, 33 укытучы, шул исәптән 12 рус телчесе,”-дип җавап бирде. Аның да бит Бәзәкәдән киткәненә ничә еллар. Ә бу саннар аның күңеленә уелып калган булган, күрәсең.. Кызганыч, бу безнең соңгы очрашу булды. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын, Зиннур абый. Рус теленнән, укучылар саны 25тән артса, класс ике группага бүленә иде. Шуңа күрә дә без бик күп булдык. Күбрәк мин бер класс группаларында Җәмилә белән туры килә идем. Ул шундый тыныч холыклы, тавышын бер күтәрмәс, әкрен генә сөйләшә, бик тәртипле, ипле кеше иде. Аннан алар Алабугага күчеп киттеләр. Соңгы вакытта минем кызым гаиләсе белән алар торган урамда тора башладылар, шуңа күрә Вәлиәхмәт һәм Җәмилә белән күрешкәли башладык. Туктап сөйләшә башласак, Җәмилә белән аерыла алмый идек. Аның сөйкемлелеге, сабырлыгы кешене үзенә тартып тора иде. Алар Вәлиәхмәт белән гел бергә булдылар. Аны югалту барыбыз өчен дә яшен суккандай булды. Урының оҗмахта булсын, сиңа багышлап укыган барлык догалар да барып җитсен, Җәмилә дустым. Ул вакытларда мәктәп гөрләп торды. Аның матур даны Менделеев районында гына түгел, Алабуга районында да, Алабуга институтында да билгеле иде. Хәтеремдә, 1 сентябрьдән дәресләр башланды. Планнар язып килгән идем инде. Барыбер куркытв бит! Шулай да яхшы гына укытып киттем. Менә китте эш, өлгер генә! Сентябрь аенда ук Алабуга пединститутыннан практикантлар килде. Миңа да, ай-ваема карамыйча, ирле-хатынлы ике студент бирделәр. Үзем дә институтны яңа бетереп, беренче адымнарымны ясыйм. Ничек аларны өйрәтим инде! 4-Ага класс җитәкчесе итеп Наҗия апаны куйдылар, ә миңа 4Б классын бирделәр. Ай азагында Сәйтәк мәктәбе янган, укучылар бездә укыячвклвр дип хәбәр иттеләр. Аларны безнең классларга куштылар. Наҗия апага да, миңа да унар бала өстәлде. Класслар тагын да зурайды. Озак та үтмәде Мәскәүдән тикшерү килә диделәр. Алар килгәнче, кемнзр генә тикшермәде безне! РОНО да тикшерә, институттан да киләләр, Казан мәгариф министрлыгыннан килеп, дер селкеттеләр. Ниһаять, декабрь аенда Мәскәүдән бер төркем тикшерүче килеп төште. Башкалар ничектер, мин инде тикшерүләргә ияләнеп бетә язган идем. Бер көнне картина буенча развитие речи уздырырга кирәк булды. Тикшерүче дә иярде миңа. Класска керсәм, картинамны онытып калдырганымны сиздем. Нишләргә инде!? “Ярар, үтермәс әле,”- дип, тиз генә алып кердем – ансыз дәрес уздырып булмый бит инде. Дәрес ошагангадыр инде, ул ялгышлыкны искә төшереп тормады инспектор. Яңа ел алдыннан, мактыйсын мактап, тәнкыйтьлисен тәнкыйтьләп, китеп бардылар, без җиңел сулап калдык. Коллективта өлкән буын укытучылары белән беррәттән яшьләр дә бик күп булды. Һәркөнне нинди дә булса җыелыш булмый калмый иде. Алар иң зур класста уза. Тәрәзәләр клуб ягына карый. Кешеләр кинога барганда күбебез кызыгып утыра иде. Җыелышлар кичке 11дә генә бетә. Аннан соң иртәгәге дәрескә әзерләнәсе, планнар язасы, дәфтәрләр тикшерәсе бар... Икешәр смена укыта идек. Шул кечкенә генә мәктәптә 23 класс ничек сыйды икән? Ярый инде, башлангыч класслар түбән оч мәчетендә укысыннар ди. Аның бит югары класслары да күп. Минем ставкам 18 сәгать кенә дип тормадык, булсын дип, җигелеп эшләдек. Аның өстенә эштән соң белеме аз яки бөтенләй юк абый-апаларны кичке укуга үгетләп йөрдек. Класстан тыш эшләр дә бик күп үткәрелде. Предмет буенча кичәләр дә, класслар белән дәүләт бәйрәмнәренә багышланган чаралар да күп булды, КВН, уңыш бәйрәмнәре уздырыла иде. Олы класслар белән Есенин бәйрәме, Маяковскийга багышланган кичә кебек чаралар күп булды. Үземнең классым белән туган көннәр, кичәләр бик күп уздырдык. Фотолардан күренгәнчә, халыклар дуслыгына багышланган бәйрәмдә минем класс Латвия республикасын күрсәтергә тиеш иде. Аның милли киемнәрен әзерләп, бию куйдык. Милли ашау белән дә таныштырырга кирәк иде. Ул чагында тиз генә карарга интернет-компьютерлар юк. Кайдандыр цепелины дигән блюдо таптым. Шуны әзерләп алып килдек. Бу бәйрәмне күбегез хәтерлидер. Һәрбер класс ниндидер милләт турында чыгыш ясарга тиеш иде. Институт методистлары һәм студентлары белән бик күп эшләр башкарылды. Бөтен яктан да районда алдынгылар сафында булдык. Колхоз эшеннән дә калдырмадылар: колхоз базында бәрәңге чүпләү дисеңме, балалар белән бәрәңге алу дисеңме, ындыр табагында да эшләдек. Шимбә, якшәмбе көннәрендә субботникларга бөтен коллектив белән йөри идек. Аның өстенә җәй көне отпуск вакытында эшкәртер өчен чөгендер җире бүлеп бирә башладылар. Авылның һәм колхозның бер эше дә бездән башка узмады. Ә хәзер безнең бу мәктәбебез ни хәлдә соң? Быел 33 бала укый икән, киләсе елга ничә укучы калыр? Бәлки күп авылларда шулай бит дип әйтүчеләр булыр. Песәй, Турай мәктәпләрен карагыз сез, ничек гөрләп яшиләр дә, эшлиләр дә бит. Ә кайчандыр балалар, аннан килеп, бездә укыйлар иде. Ул чагында укучылар бүтән җиргә китеп уку турында уйламадылар да. Әйткәнемчә, хәттә, мәктәпләре янгач, Сәйтәк балалары да читкә китмәделәр, бездә укыдылар, Аларны автобус йөртте. Ә Тәкәштән безгә җәяү килделәр, салкын, яңгыр, буран дип тормадылар, иртәнге сигезгә килеп җитәләр иде. Кыш көннәрендә, бозга әйләнеп, мәктәпкә килеп кергәндә үзебезнең дә йөрәкләр өши иде.. Хәзер дә әгәр мәктәп эшләсә, укытучылар дәресләре бетүгә өйләренә ашыкмасалар, директор җаны-тәне белән мәктәп, укучылар дип яшәсә, район мәгариф хезмәткәрләре авыл җирлегендәге мәктәпләргә игътибарларын арттырсалар, мәктәп бу хәлгә төшмәс иде дип уйлыйм. Ата-ана да иртә таңнан торып баласын Менделеевскийга озатмас иде. Мәктәп искерә, аңа 50 ел бит инде. Бетеп бара торган мәктәп дип, яңа мәктәп салырга да, хәтта ремонтка да акча бирмәячәкләр. Ә мәктәп бетсә, авыл да бетәчәк бит. Авылны яратып, җиргә ябышып яткан кешеләрнең кадерен белергә кирәк. Көчле укытучылар җыеп, аларга яшәргә һәм эшләргә мөмкинлекләр тудырсаң, балалар да Менделеевскийда түгел, ә үзебезнең авыл мәктәбендә элеккеге кебек нык белем бирердәй укытучыларда укырга тырышырлар иде. Авылдан китмәсләр, ә, киресенчә, безгә килеп укый башларлар. Мәктәп бетә инде дип кул кушырып утырсаң, бетә инде ул. Мәктәпнең ничә еллык юбилее булды соң, дип интернет аша сорашалар. Җавап итеп 50, 90, 103 дигән саннар булды. Альта апаның китабында бу турыда бик әйбәтләп, документларга нигезләнеп, аңлатып язылган. Күрәсең, аны алып укырга башларына килмәгәндер. Аңлатып китәм. Документлар буенча мәдрәсәләрнең, унтугызынчы гасыр башында эшли башлап, балаларга нык кына белем биргәнен күрәбез. Димәк, авылда балаларны укыта башлауга 200 - 210 ел. 1914 елда земство ярдәме белән рус-татар башлангыч мәктәбе ачылган, ләкин аның үз бинасы булмаган. Кайсы өй буш, шунда дәресләр уздырылган. 1917-18нче уку елында дөньяви белем (светское образование) бирә башлаганнар – моңа 100 ел була. Тау башындагы иске мәктәпнең, проектка кертеп, салынуына быел, ә укыта башлавына 2018 елда 90 ел була. Хәзерге мәктәп бинасы салынуга быел 50 ел. Быел мәктәптә юбилей уздырганнар, хәзерлекләре дә бик яхшы булган, диделәр. Миңа хәбәр итүче булмагач, кайта алмадым. Шуңа күрә үзем күрмәдем. Шушы матур итеп хәзерләнгән материалларны бик аз кеше күргән. Зур хезмәтегезне күп кешенең күрәсе киләдер, дип уйлыйм. Заманында даны еракларга таралган Бәзәкә мәктәбенең 100, 90, 50 еллык юбилеен киләсе елда зурлап, матурлап, бөтен халык белерлек, ишетерлек итеп үткәрербез дип өметләнәм Аның өчен авыл советы, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә берләшеп, авыл халкы белән бергәләп эшләргә кирәк дип уйлыйм. Моны бөтен даталарга да багышланган зур, матур бәйрәм итеп үткәрергә кирәк. Хәзерләнгән материалларны кулланып, барлык укытучыларны искә төшереп, ике мәктәптә укыган бөтен классташларны җыеп, истәлекләр белән уртаклашып, авылны гөрләтик әле. Бәзәкә авылында балаларга белем бирү шундый зур юл үткән. Ул юл һәрвакытта да җиңел генә, җайлы гына бармаган, әлбәттә. Нинди генә авырлыклар булмасын, тырышып эшләгәннәр, авыл яшәсен, мәктәп эшләсен дип бөтен көчләрен куйганнар. 50 ел мәктәп эшли әле дип сөенер урын юк. Ә бүгенгесе көндә мәктәпнең шундый аяныч хәлдә калуына беркем дә тыныч кына кала алмыйдыр дип уйлаучы мин генә түгелдер бит!!!
(декабрь 2017 ел)