• Новости

    Саумы, яна 2018 ел!

    “Саумы, Яна 2018 ел!”, Бәзәкә мәдәният йорты, 30.12.2017.(Г.Гумерова)

    30 декабрь көнне мәдәният йортында “Саумы, Яңа ел!”дип апалган концерт булып узды. Бәзәкәлеләр бу бәйрәм кичәсен туземсезлек белән көтеп алганнар курәсең, мәдәният йортының концерт залында бер генә буш урын да юк иде.

    Авылыбызның узешчән сәнгать артистларыбыз да бу концертка зур тырышлык белән әзерләнделәр. Яңа җырлар өйрәнделәр, яңа биюләр әзерләделәр. Тамашачылар һәр музыкаль номерны кайнар алкышларга төрделәр.

    Быел безне Яңа ел белән Кыш бабай белән бергә чит ил вәкиле – ерак Кытайдан кайткан егет тә котлады.. Ул 29 декабрь көнне Гүзәл (Мирзаянова) белән язмышын бәйләде – никах мәҗлесләре булды. Джан Мин Ю бездәге кышны да, Кыш бабайны да беренче тапкыр күрә. Ә Кыш бабай бу могҗизалы кичтә аңа бүләк тә әзерләгән иде. Джанга авылыбыз да, концертыбыз да бик ошаган, димәк, бу кичә дә аның күңелендә истәлекле бер вакыйга булып сакланачак.

    Иске ел –Әтәчебез бу көнне бигрәк тә боек иде, чөнки аның әле китәсе килми. Кыш бабай Иске елда Бәзәкәдә эшләнгән зур эшләр өчен Әтәчкэ рәхмәт эйтте. Яңа Эт елы да матур вакыйгаларга бай, имин булсын иде диде. Чыннан да, Яңа ел барыбыз өчен дә бәрәкәтле, имин ел булсын иде, һәр туар таңы бары тик сөенеч-шатлыклар гына алып килсен!

    Бу концертта катнашкан барлык авылдашларыбызга зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Вакытларын кызганмыйча, халыкка хезмәт итүләре үзләренә дә зур изгелек булып кайтсын иде. Концертта катнашкан авылдашларыбызның исемнәре:

    Кечкенә биюче йолдызчыкларыбыз: Гимазов Рафаэль, Ростов Данил белән Адель, Хузиахметов Айзат, Рдаева Рания, Нуретдинова Азалия, Шишкина Евгения (Сәйтәк авылы), Усикова Резидә (Сәйтәк авылы), Ахметшин Нәзил, Бәхтегәрәева Динара;

    Урта төркем биюче кызларыбыз: Мусина Резидә, Гильмутдинова Зилә белән Алия, Нуретдинова Алинә, Хузяхранова Регина, Миронова Аделина, Набиуллина Зилә;

    Җырга –моңга, биюгә, нәфис сүз сөйләргә оста булган сәхнә йолдызларыбыз: Назмутдинова Гөлшат, Хузиахметов Рашат, Хузиахметова Эльмира, Гильмутдинова Венера, Гатауллина Гузәл, Шаймухаметова Юлия, Закирова Әклимә, Башарова Фәния, Шайдуллина Кәусәрия,Гараев Фәрит, Расим белән

    Рәвия Мусиннар, Рәфис белән Тәнзилә Сибгатуллиннар, Ильсур белән Фәйрузә Хузиахметовлар.

    Биюләрне сәхнәгә куючы кызыбыз Понькина Анастасия һәм концертның музыкаль бизәлешен югары дәрәҗәдә оештыручы егетебез Рөстәм Калимуллинга да зур рәхмәт!

    Мәдәният йортын бәйрәмгә матур итеп бизәгәннәре өчен Ибатуллин Сәетҗан, Насифуллина Розалия, Нуретдинова Гөлнур, Гимазова Гөлнарга рәхмәтебез чиксез! Ел буе мәдәният йортында узган чараларда спонсорлык ярдәме күрсәткән авылдашларыбыз: Мифтахов Рәшит, Тазиев Рамиль, Чулпан һәм Рәфис Закировлар, Гөлнур һәм Рәшит Кәлимуллиннар, Дамира һәм Илгиз Кашафетдиновлар, Әлфия һәм Дамир Шамсиннар, Рәзимә һәм Наил Гәйнетдиновларга да мең-мең рәхмәтләребезне җиткерәбез.

    Мамык кебек ак карларга үрелеп

    Ак бәхетләр килсен бу елда.

    Сөенечләр генә көтеп торсын

    Югалтулар калсын ул елда.

    Аклансыннар көткән өметләр дә,

    Парын тапсын һәрбер ялгызлар.

    Шушы елда Эни булу бәхетен

    Күрсә иде бик күп яшь кызлар.

    Кемнәр укый-тел ачкычы бирсен,

    Эш башласа бирсен ярдәмен,

    Сау-сәламәт булыйк, шунысы мөһим,

    Бәхете булсын һәрбер адәмнең.

    Түземсезгә чиксез сабырлак бир,

    Юлчыларга юлның тигезен,

    Кыюларга тагын көчләр бир син,

    Нык тотарга тормыш тезгенен.

    Әй, Яңа ел, бәхетең белән кил син,

    Түребездән үтче тартынма.

    Бәхетле ит җирдә барчабызны,

    Кечкенәләр, хәтта картын да.

    Югалтулар җирдә бик аз булсын

    Гел сыгылып торсын табыннар.

    Шул табынның ямен күтәрерлек,

    Килеп торсын дуслар, якыннар!

    Куйганнарга ирешеп, максатларны

    Чынга ашырырга көчләр бир.

    Әй, яманлык, усал, гәйбәт сүзләр

    Минем йортны тими, читләп йөр.

    Гаиләләрдә хөрмәт, сөю булсын,

    Көчле торсын гаилә тылыбыз.

    Бер теләгем бүген бар җиһанга:

    Котлы булсын Яңа елыбыз!!!

    подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться