• Новости

    Ягез, бер дога.

    Йәгез, бер дога

         Әгүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

         Соңгы айларда интернет челтәре аша (сайт www.бизяки.рф “Мәчет тормышы”) Бәзәкә авылының мәчет файдасына бирелгән хәер-сәдакалар арта. Һәр җомгада авыл картлары, яшьләре бирелгән сәдакаларга дога кылалар. Аллаһ ризалыгы өчен сәдака бирүдә катнашып - үзләре өчен,  алардан хәер-дога өмет итүче туганнарына, нәсел-нәсәбләренә, дус-ишләренә атап бирелгән сәдакалары кабул булсын.

    Менә алар:

    1. Рәшит Хаҗинур улы
    2. Гөлнур Мөхәммәтша кызы
    3. 3. Лилия Рәшит кызы
    4. 4. Миләүшә Илгиз кызы
    5. 5. Руслан Вячеслав улы

    Алдагы җомга намазында мәчетебездә югарыда санап үткән якташларга өстәп яңа исемнәр әйтелеп, аларның садакаларына дога кылырбыз, алла боерса.

         Коръәни Кәримдә Аллаһ Тәгалә әйтә: “Бәндәләрем минем турыда сораштырсалар, мин һәрбер кешегә бик якын торам. Миңа дога кылганнарның теләкләренә җавап бирәм. Алар туры юл белән барыр өчен Мине ишетсеннәр, Миңа ышансыннар иде”,-ди. (2/186)

         Әйтеп үтәсе килә Пәйгамбәребез (сгв) хәдисен:”Әгәр Адәм баласы кулларын күтәреп Аллаһтан бернәрсә дә сорамый икән, җәнәбе Хак аны җәзага тартачак. Димәк, ул Аллаһ Тәгаләне – бөтен тереклек дөньясының хуҗасын бар дип танымый, яки исеннән чыгарган”, -дип әйтә.

         Йә, Раббым! Һәрбарчабызга исәнлек-саулык, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп ит. Сиңа чын гыйбәдәт кылабыз һәм синнән сорыйбыз, кушканнарыңны үтибез, тыйганнарыңнан тыелабыз.

        Йә, Раббым! Балаларыбызга, оныкларыбызга күркәм тәрбия биреп, алар өчен сөенеп, шатланып яшәргә, аларның игелеген , миһербанлыгын күрергә насыйп ит!

       

     

                                                                          Мансур хаҗи хәзрәт Гәрәев









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться