• Новости

    Шигырьлэр. Голсария Галеева

    Совет чоры баласы

    Совет чоры баласы мин, шуңа күрә,

    Бик сабыр һәм йомшак күңелле.

    Күпме тырышсам да усал булып.

    Була алмадым каты бәгъерле.

     

    Яшьләй тәрбия алдым иркә наздан,

    Әти-әни качып йөртмәде.

    Үсә төшкәч, Ленин васыятьләре,

    Маяк булып алга өндәде.

     

    Киртәләр дә булды юлларымда,

    Югалмадым, алга атладым.

    Булмасам да шундый зур түрәләр,

    Һәрчак алда булдым, макталдым.

     

    Рәхәтләрен тоеп яшим хәзер,

    Узылган шул тормыш юлымның.

    Ходай ташламаса, ярдәм итсә,

    Күпме калган, шуны узармын.

     

    Күршеләр

    Сөенеп бергә яңа йортка күчтек,

    Яңа дуслар, яңа күршеләр.

    Өй туйлары узды гөрләп ничек,

    Алга таба бергә яшәргә.

     

    Тора-бара бәби туйларын,

    Уздырдык без куанып бергәләп.

    Көннәр, еллар узды сизелмичә,

    Бер гаиләдәй шулай дус яшәп.

     

    Хәзер карап,уйлап утырам да,

    Озын юллар,еллар үтелде.

    Югалттым мин бик күп күршеләрне,

    Күпмеләре инде бакыйлыкка күченде.

     

    Тормыш дәвам итә үз эзеннән,

    Күчеп килә яңа күршеләр.

    Тик күңел буш, йөрәк әрни,

    Сагынам сезне, югалткан күршеләр.

     

    Кыр казлары

    Зәгәр күк киңлекләреннән,

    Очып узды кыр казлары.

    Сау булыгыз, туган җирләр,

    Авыр хәлләр китүләре.

     

    Зур төркемнән аерылып,

    Калды шунда бер кыр казы.

    Кагына ул, каңгылдаша

    Аерылабыз дип хушлаша.

     

    Чит илләрдә, чит җирләрдә,

    Газиз пары ничек яшәр?

    Кышлар узып, язлар җиткәч,

    Ул сагынып парын көтәр.

     

      Тигәнәкләр

    Тигәнәкләр үсеп чыккан,

    Без йөрегән су буенда.

    Яшьлегебез елларының,

    Хатирәсе шушында.

     

    Чәчәкләрең бик матур да,

    Ник чәнчи соң йөрәкне?

    Узган гомер юлыбызда,

    Белмәдек бит кадерне.

     

    Әкрен генә искән җилдә,

    Тигәнәкләр тибрәлә.

    Орлыкларын җиргә сибә,

    Өмет бирә хисләргә.

     

    Бәзәкә әбиләре

    Безнең Бәзәкә әбиләре

    Шундый җитез, уңганнар.

    Кул эшләре түгәрәгенә,

    Сөенә-сөенә баралар.

     

    Берсе бәйли, берсе чигә,

    Берсе уенчык тегә.

    Бөтен эшне булдыралар,

    Өйдә дә өлгер алар.

     

    Җырлый-җырлый бергәләшеп,

    Кул эшләре эшлиләр.

    Ә соңыннан көлә-көлә,

    Тәмләп чәйләр эчәләр.

     

     

     

     

    Спасс ярминкәләре

    Ел да сагынып көтәбез,

    Август ае җиткәнне.

    Алабугага күчеп килә,

    Спасс ярминкәләре.

     

    Күреп бетерерлек түгел,

    Андагы галәмәтне.

    Бөтен Рәсәй быелган бит,

    И-и-и Ходайның рәхмәте!

     

    Шашлык кыза, чәй кайный

    Почмак саен мәйданда.

    Алга таба атласаң,

    Үзбәк пылавы анда.

     

    Уңга карасаң казылык,

    Сулга карасаң көлчә.

    Осталар җыелган монда,

    Үзенчә кунак итә.

     

    Һәвәскәрләк һәм артистлар,

    Сәхнәдә биеп тора.

    Җаны булган кешегә,

    Кушылмый торып кара.

     

    Шишкин бүәләрендә,

    Күңел ачып кайтасың.

    Ярминкә күтәнәчләреннән,

    Чәйләп авыз итәсең.

     

    Имин булсын елларыбыз,

    Ел да килсен кунаклар.

    Без көтәрбез сагынып,

    Газиз дуслар, туганнар.

     

    муза 

     

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться