Бу хикәяне Турай авылында туып үскән, Бәзәкә мәктәбендә һәм Казан дәүләт институтында укып, бүгенге көндә Кукмара районындагы Олы Сәрдек авылында яшәп эшләүче Гөлия Хисаметдинова (Мөхәмәтгәрәева) ире Харисның туган яклары турында язган. Безнең якларда 20 гасыр дәвамында Кукмараның балта осталары, итек басучылары, шәл бәйләүчеләре ел саен була торган иде. Шунысы да кызыклы, Бәзәкә авылы зиратында 1827 елда вафат булган Олы Сәрдек авылы кешесе Гатиатулла бине (улы) Ишмөхәммәд күмелгән- бу турыда кәбер ташындагы язу бар (карагыз: “История. Бәзәкә зираты ташлары, пункт 15”). Нинди ерак аралар булуга карамастан безнең эби-бабаларыбыз аралашып, туган якларыннын күченеп тә яшәгәннәр.
Исәнмесез, хөрмәтле “Бәзәкә” сайты кунаклары, кадерле якташлар! Хисләремне йөгәнли алмаган вакытларда,минем аларны кәгазьгә ышанып тапшыра торган гадәтем бар, ул бит барысына да түзә. Иремнең туган якларына барып кайтканнан соң язылган бу язмамны сезгә дә юлларга булдым. Ул руслар яши торган җирдә туган, татарча аралаша белсә дә, күңелдәгеләрен минем кебек үк әйтә алмас кебек тоелды да, мин аның исеменнән яздым. “Муж и жена- одна сатана”, дип белмичә әйтмәгәннәр икән. Яши- яши без дә бер- беребезне сүзсез дә аңларга өйрәндек. Үзем дә туган якларымнан ераграк яшәгәнгә күрәдер, мин аның халәтен ачык сиздем. Гаеп итмәссез дип өметләнәм. Бу язма “Күңелдәге төер” исеме астында “Ватаным Татарстан” газетасы битләрендә дә басылган иде. Тик корректорларның “исәйгәч” дигән сүземне “ишәйгәч”кә алыштырганнарын күргәч кәефем генә киткән иде.
Турай кызы, Гөлия Мухаметгареева (Хисамутдинова)