• Новости

    Сабитов Рафагетдин (Рафыйк) Сабит улы

    Еллар узган саен хәтер җепләре, кызганычка каршы, чуала, югала бара. Мин дә Рафыйк бабам турында әбидән һәм туганнардан ишетә белгәннәрне язып истәлеккә калдырырга булдым. Инде күп истәлекләр мәңгегә югалган. Шуңа күрә истәлек сүзләре дә бик кыска була инде.

         Рафыйк бабай Бәзәкә авылында 1912 елда туа. Үсеп җиткәч авылның матур кызы Хәлимәгә өйләнә. 1940 елда аларның бердәнбер уллары, минем әтием Рафаиз туа.

         Фин сугышы башлангач 1940 елның 9 февралендә бабайны авылның башка ирләре белән армия сафларына алалар. Әби сөйләве буенча бабай авылдашы Шарафиев Шакир Садри улы белән бергә полк разведкасында хезмәт итәләр. Фин сугышыннан алар икесе дә исән-сау авылга әйләнеп кайталар. Бу елларның истәлеге булып безнең гаиләдә 2 фотография саклана- аларда Рафыйк һәм Шакир бабайлар үзләренең сугышчан дуслары белән бергә сүрәтләнгәннәр. Бәлки калганнары да Бәзәкә ирләредер-монысын инде бүген ачыклау мөмкин түгел...

         Озакламый Бөек Ватан сугышы башлана һәм бабайны 1941 елның 30 августында тагын армиягә алалар. Аның соңгы хаты 1942 елның 2 ноябрендә языла. Сталинградка юл тотабыз дип язган була бабай. Билгеле булганча, 1942 елның ноябрь азагында каты сугышлар нәтиҗәсендә Сталинград астында немец гаскәрләре һөҗүме тукталыла һәм 1942 елның 19 ноябрендә совет гаскәрләре үзләре һөҗүмгә күчәләр. Шуннан соң бабйның башка хәбәрләре килми. Сугыштан соң Бондюг райвоенкоматы Хәлимә әбигә Рафыйк бабай 1943 елның апрелендә хәбәрсез югалды дип язма бирә. Чынлыкта бабай 1942 елның азагында Сталинград фронтында барган канлы сугышларда башын салгандыр дип уйлыйм, чөнки хәбәрсез югалганнарның югалу вакытын военкоматлар ул чагында соңгы хат датасына 6 ай өстәп “санаганнар”.

          ...Шарафиев Шакир бабай турында да берничә сүз: аны соңгы сугышка безнең бабайдан иртә, 1941 елның 26 июнендә үк алалар- шулай аларның сугыш юллары аерыла. Сугышның бөтен дәһшәтләрен татып, Шакир бабайга туган авылыбызга исә-сау кайтырга насыйп була. Ул озак еллар безнең Тау башында (хәзергечә- Шанхайда) безнең күрше булып яшәде, колхозда эшләде.

        

                                               Сабитов Ленар Рафаиз улы, 2018 ел, апрель

    тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться