• Новости

    Ислам бабай Хасанов

    Ислам бабай Хәсәнов турында истәлекләр (1864 -1936)

         Ислам бабай безнең әни ягыннан булган Маһира әбинең әтисе. Аның милегендә соңыннан гаиләсе белән оныгы Мулланур абый Фассахов торды. Ә бүген бу милеккә Мулланур абыйның кызы Әнисә һәм кияве Мехаматнур Мехаметдинов 2016-17 елларда кирпичтән яңа йорт салып куйдылар. 

          Бәзәкәдә Ислам бабай булдыклы балта остасы (плотник) булып саналган. Аларны, авылның берничә балта остасын, күрше авылларда мәчетләр салырга гел чакырып торганнар. Абруйлы оста булгач, аны башка төрле җаваплы эшләргә дә чакырганнар. Шулай итеп ул крестьян доходына буш вакытларда балта эшләре белән дә доход өстәгән. Шуңа күрәдер инде аның гаиләсе авылда хәллеләрдән саналган. Моның дәлиле- аның хуҗалыгында 1917 елда 2 аты һәм 2 сыеры булган*. Гаиләдә ир-ат затыннан Ислам бабайның берүзе генә булуын искә алсак, ул икенче атын кеше яллап эшләттергәндер дип фараз итәргә кала. Ә сыерларны инде хатыны Бибигазизә әби һәм 3 кызы: Әдия, Гәйшә һәм Маһира карагандыр.

           Авылдагы түбән очтагы ике манаралы мәчет янгач, бер манаралы мәчеткә ай куюны Ислам бабайга йөкләгәннәр. Мондый җаваплы эшләрне ул заманда иң яхшы осталарга гына ышанып тапшарганнар. Ислам бабай куйган ай мәчет манарасын 20 гасырның 50 еллар азагында кисеп төшергәнче торган! Эшен яхшы башкарып чыккан өчен аны мәчет картлары тастымал белән бүләклиләр- бу заманында зур бүләк булып саналган! Бу тастымал буыннан- буынга күчеп истәлек булып бүген дә Ислам бабайның оныгы Сабира апада саклана.

         Ислам бабайны, hөнәр остасы буларак, 20 гасырның 20-30 елларында мәктәпкә хезмәт дәресләре укытучысы итеп билгелиләр. Ул дәресләрдә агачтан төрле матур әйберләр ясый торган була. Соңыннан ул ясаган әйберләрне яхшы укыган укучыларга бүләк итеп биргәннәр. Моны Ислам бабайның укучысы Зәйнак абый Аглиев сөйләде безгә. Аның үзен дә яхшы укыганы өчен Ислам бабай ясаган ручка, карандаш һәм бетергеч (стёрка) куя торган агач пенал белән бүләклиләр. Ислам бабайның дәресләрен авылның булачак укытучылары Мәhлүфә апа Гатауллина (мине 1966-70 елларда укыткан беренче укытучым), Мәрьям апа Көлячева, Әминә апа Бәдретдинова hәм башка бик күпләр үткән.

         Революциядән соң бабай гаиләсенә әйтә: “Балалар, яңа власть көчле, озакка килде. Аның белән тартышып булмас- мин большевиклар партиясенә керәм”. Колхозлашу башлангач ул шулай ук колхозга керә hәм үз кулы белән колхоз абзарына 2 атын илтеп бирә, аңа өстәп келәт  түшәме такталарын да колхоз сараен төзүчеләргә илтеп тапшыра. Шуның белән ул үз гаиләсен “раскулачиваниедән” коткарып кала: аларны Себергә дә сөрмиләр (безнең Фахрениса әбинең апасы гаиләсен Красноярск краена Хакасиягә сөрәләр), авылдан да күчереп җибәрмиләр (Фахрениса әбинең абыйсы Фаттах бабайны уллары Фатхетдин, Фассахетдин, Рабыгый абыйлар белән Удмуртиянең Алнаш районындагы Чапай хуторына күчереп җибәрәләр).

            Колхозда Ислам бабайны балта осталары бригадасының бригадиры итеп куялар. Ул үзенең бригадасы белән 1925-26 елларда тау башындагы мәктәпнең агач бинасын салуда да катнаша. Маһира әби безгә әйтә иде: “Мәктәпкә менә торган озын баскычны минем әти ясады”,-дип. Бәлки әле хәзер дә авылда, ял итү урыннары да булган, ул озын баскычның матурлыгын хәтерләүчеләр бардыр?

            Бервакыт авыл советы бабайны, конфликтларны оста чишә белүче буларак,  авыл старостасы да итеп куя. Бүгенге көнгә кайтарсак, ул исполком председателе була инде. Бу эш бүгенге көндә дә бик катлаулы. Ә андагы болганчык вакытта староста эшен алып баруның ничек авыр булуын күз алдына китереп буладыр.    

            Шул ук вакытта Ислам бабай авылда дин кануннарын яхшы белүче дә кеше булган. Әмма партиягә кергәч инде, ул үзенең динлелеген бик күрсәтмәгән- намазларны өйдә генә укый торган булган. Бу гаиләнең динлеге барыбер югалмаган- Ислам бабайның бертуган Латифа сеңлесенең оныкчыгы Флюр хәзрәт Миннеханов бүген күрше Турай авылының hәм тирә як авылларның абруйлы мулласы.

         Тагын бер факт: авылга яшь укытучы булып килгән Оркыя апа Вәлиәхмәтованы, ышанычлы гаилә буларактыр инде, Ислам бабайларга фатирга кертә авыл советы. Шул гаиләдән ул Бәзәкә егете Хаҗиәхмәт абый Мәхмүтовка кияүгә чыгып китә. Маhира әби сөйләве буенча, Оркыя апа hәм Хаҗиәхмәт абый беренче балалары Альта апа тугач, Бибигазизә әбине (Ислам бабай инде бер ел элек вафат була) исем кушу мәҗлесенә дә чакыралар. Бу инде Оркыя апаның Ислам бабай гаиләсенә ихтирам билгесе булгандыр, чөнки ул вакытта мондый мәҗлесләргә аз санлы иң якын кешеләрне генә чакырганнар.

         1936 елның көзендә Ислам бабай җитмеш өченче яшендә йөрәк авыруы белән кинәт кенә вафат була. Әби сөйләве буенча, Ислам бабай үз үлеме белән үлә. Ләкин, 1936 елның “кызыл террор”ның кызган ел икәнен белеп, бик ышанасы да килми моңа... Ислам бабайның шулай итеп үз гаиләсен афәттән саклап калуы булмады микән дигән шик туа. Аның хатыны Бибигазизә әби 1940 елның 22 маенда вафат була. Шулай итеп, Ислам бабай милеге тулысынча кияве Фассах бабай җилкәсендә кала. Ләкин ул да төп хуҗа булып озак тора алмый- 1941 елның җәендә сугышка китеп хәбәрсез югала.

    *- А.Х.Мәхмүтова, “Бәзәкәм, туган бишегем”, 419бит, п.136

                                                      Калимуллин Рәшит, 2017 ел, январь.

    Талтиннар (Кәлимуллиннар)- Күчәгәрләр (Гайнуллиннар) нәселе

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться