• Новости

    Гыйльмижиан Сибгатуллинаны юбилее белэн!

    Шушы көннәрдә авлыбызның күкәм кешесе Сибгатуллина Гыйлмиҗиан апаның 80 яшьлек юбилее булып үтте. Юбилярны котларга балалары, оныклары, оныкчыклары, кияүләре, киленнәре һәм бик күп туганнары кайтканнар иде. Юбилярны котлап сый табыны янында матур сүзләр әйтелде, яхшы теләкләр яңгырады. Хәрмәтле Гылмиҗиан апа, сезне юбилеегыз белән чын күңелдән без дә котлыйбыз. Сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерле зат сез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ходай насыйп итеп сезгә алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, якыннарыгызны шатлыкларга сөендереп яшәргә язсын иде.

    Тырмыш иптәшегез Галиәхмәт абый белән тигез яшәвегезне телибез. Аның да күптә түгел генә күкәм юбилее булып узды. Галиәхмәт абый, сезгә нык сәламәтлек, озын гомер телибез.

    Матур тормыш, сәламәтлек теләп

    Туган көнең  белән котлыйбыз.

    Шатлык белән,  озын гомер белән

    Яшәвеңне генә -телибез.

    Матур яз аенда  тугангамы,

    Күңелеңдә һәрчак изгелек.

    Кылган яхшылыгың  кире кайтып,

    Күрсәң иде  үзең игелек.

     

     Иң изге теләкләр белән “Мои Бизяки” сайты администрациясе

    (апрель 2018 ел)









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться