• Новости

    Татарстан гимны

    Ә син Татарстан гимнын беләсеңме?

    29 август көнне Бәзәкә авылында Республика көне уңаеннан “Ә син Татарстан гимнын беләсеңме?” дигән акция үткәрелде. Бәзәкә авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты оештырган бу чара балалар белән бергә үткәрелде.   Акция вакытында бер авылдашыбыз гимнның рус телендәгесен җырлап күрсәтте, ә татар телендәге гимн Р.Байтимеров сүзләре, Р.Яхин музыкасы икәнлеген күпләр әйтеп бирде. Акциядә катнашучыларга гимнның тексты бүләк ителде, китапханәче гимнның тарихы белән таныштырды.

    Татарстан гимнының сүзләре Рамазан Байтимеров шигыре нигезендә

    татарча язылган. Татарстан гимны ике телдә язылган. Татар телендәгесе 33, рус телендәгесе 39 сүздән тора. Гимн сүзләренең һәр ике телдәгесе дә 8-әр юлга сыйдырылган. Гимн башта татар телендә, аннан соң рус телендә башкарыла. Гимнның ике телдәгесендә дә соңгы ике юл ике тапкыр кабатлана.

     Гимнның сүзләренә нигез итеп Рамазан Байтимеров тарафыннан 70-нче елларда язылган “Туган ягым” шигыренең тексты алынды. Заманында нәкъ менә әлеге сүзләр Рөстәм Яхинны нәтиҗәдә республика гимнына әверелгән музыканы язуга илһамландырган булган.

    Рус телендәге гимн исә Филипп Пираев тәрҗемәсендә яңгырый.

     

    Татарстан Гимны

    Р.Байтимиров сүзләре

     

    Мәңге яшә , газиз , Ватаныбыз

    Халкым тели изге теләкләр!

    Гомерлеккә якын туган булып

    Яши бездә төрле милләтләр.

    Күп батырлар кичкән чал тарихлы

    Данлы илем үзең бер дастан.

    Синдә генә безнең язмышыбыз,

    Республикам минем Татарстан!

    Цвети, свящённая земля моя,

    Да будет мирным твой небосвод.

    Единый дом, у нас, одна семья,

    Живи в согласии наш народ.

    Богатым мудростью седых веков,

    Надежды, верою ты нам стал.

    И пусть хранит тебя моя любовь

    Моя республика, мой Татарстан!

    тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться