• Новости

    "Елмай" Казанда

    Идел Йорт халык театрлары фестивале.

     

    17 октябрь көнне Бәзәкә мәдәният йортының “Елмай” театр коллективы Казан шәһәренең “Юность” мәдәният йортында чыгыш ясады. ИДЕЛ-ЙОРТ халык театрлары фестивалендэ без Аманулланың  “Итәкле кияу”комедиясен карарга тәкъдим иттек.. Казанлылар безне бик җылы каршы алдылар, чыгышыбызны көчле алкышларга күмделәр. Жюри артистларыбызнын осталыгын югары бәяләде, декарация төзелеше, музыкаль бизәлеш тә югары дәрәҗәдә булуын азсызыклады. Луара Шакирҗан жюри исеменнэн кайнар котлады, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Бөтендөнья татар конгрессы  исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды. Беренче тапкыр бу конкурста катнашып финалга чыгу, Казан шәһәрендә чыгыш ясау мәртәбәсенә ирешу-үзе зур дәрәҗә-диде ул.

    Спектакль тәмамлангач та халык таралашырга ашыкмады, кабат кабат алкышларга күмделәр. Рэхмэт , Казан! Рәхмәт ИДЕЛ-ЙОРТ халык театрлары фестивале!

    Бу очрашуыбыз сонгысы булмас дип ышанып калабыз!

    Г.Гумерова

    17 октябрь 2018 ел

    тулырак

    фотолар









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться