• Новости

    Шагыйрь Марсель Гыймазетдиновка 75 яшь

    Хөрмәтле сайт кунаклары!

    2018 елның 11 декабрендә Бәзәкә авылының талантлы улы шагыйрь Марсель Гыймазетдиновның тууына 75 ел була. Марсель абый туган авылыбызның гүзәл  табигатенә, язмышлары тыгыз бәйләнгән иген басуларына, аның хезмәт сөючән игенчеләренә, яшьлектә калган мәңге кабатланмас яшел язларга, саф мәхәббәткә багышлап язылган шигырьләре тупланган өч китап авторы. Шигырьләре укыганда ук көй сорап торгангамы, укучы күңеленә үтеп кереп иң якты хисләрен кузгата алгангамы , үзе исән чакта ук күп кенә шигырьләре җырга салынды. Һәм бүгенге көндә ул җырлар саны арта гына бара.

    Марсель Гыймазетдинов гомеренең соңгы елларында колхоз рәисе булып эшләде. Шул елларда район, республика матбугатында  шигырьләре белән беррәттән чәчмә әсәрләре, авыллар язмышы, җир язмышы  турында ачынып язган пубицистик язмалары да басылып торды. Аның энтузиазмы белән районда барлык шигъри көчләрне туплап “Ядкарь» әдәби иҗат берләшмәсе төзелде, район күләмендә үткәрелгән күп кенә чараларда ул башлап йөрүче булды. Гомумән,  гомерен халыкка хезмәткә багышлаган шундый күпкырлы шәхес белән Бәзәкәлеләрнең горурланырга хакы бар.  Һәм, әлбәттә, аның иҗатын барлап якты исемен халык арасында тарату безнең бурычыбыз да .

    Шул максаттан чыгып, шагыйрьнең  юбилее алдыннан   “бизяки рф” сайты  “Истәлек айлыгы” игълан итә. Алдагы бер ай дәвамында сайтта М. Гыймазетдиновның якташлары, каләмдәшләре, фикердәшләренең  истәлекләре, үзенең төрле темаларга язмалары, җырларына төшерелгән клиплар, электрон презентацияләр куелып барачак. Әгәр сезнең талантлы якташыбыз М.Гыймазетдинов турында истәлекләрегез бар икән – безнең белән уртаклашыгыз. Танылган авылдашыбызның юбилеен тиешле югарылыкта бергә каршылыйк!









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться