• Новости

    Сыерчыклар китэлэр, без калабыз...

                             СЫЕРЧЫКЛАР КИТӘЛӘР, БЕЗ КАЛАБЫЗ...

                                                 (Чыпчык монологы)    Нәсер

                                                                                Марсель Гыймазетдинов

     

             Кешеләрне һич кенә дә аңлап бетереп булмый. Һәркайсы – табышмак. Табышмакның да чишә алмастае. Табышмакларның төрлеләре булган кебек, кешеләрнең дә төрлеләре була.Яхшылары, кече күңелләре, эчкерсез,  юмартлары булган кебек, хэйләкәрләре, мәкерлеләре, сараннары, һай, яманнары да бар кешеләрнең.

             Менә без, чыпчыкларга, һәрчак кешеләр арасында күбрәк булырга туры килә. Кышын, җәен дә, көзен, язын да – гел кешеләр арасында булабыз без. Чөнки безнең якларда табигатьнең дүрт фасылы да була торган бер үзенчәлеклелеге бар. Яз урталарыннан алып җәй аша көз урталарына кадәр безнең, чыпчык ише җан иясенең, кайбер вак-төякләрне искә алмаганда, хәсрәт-кайгылары юк дияргә була. Без ул чорларда кешеләр янына сирәгрәк килергә, аларны артык борчымаска тырышабыз. Чөнки, үзегез беләсез, тәбигать бу фасылларда безгә үзенең назлы да, юмарт та, рәхимле дә, азык-төлеккә, орлык-җимнәргә, чык-суларга бай булган кочагын иркен итеп ача. Тик кадерен генә белергә кирәк ул чакларның!

             Ә менә инде салкын көзләр җитеп, безне җылытучы да, туйдыручы да булган рәхимле Җир-Ана өстенә кырпак карлар төшкән көннән башлап, май айларына кадәр безнең өчен хәсрәтле, борчулы чорлар башлана.

               Минем сезгә сөйлисе кечкенә генә хикәятем дә узган ел нәкъ менә шул салкын кыштан соң бик тә ягымлы, бик тә яхшы күңелле күршеләребез Чыпчык һәм Чыпчыкбикә белән булган бәхетсезлек турында.

               Хикәятемнең башы да кешеләр турында сөйләү белән башланган иде, шул сүземне давәм итәм. Аңлый алмыйм мин кешеләрне. Иртә язан ук кешеләр, җылы яктан әйләнеп кайтучы кошларны оялар әзерләп каршы алалар. Мин тора торган түбәнең йорт хуҗасы малае Марат, узган язда өч сыерчык оясы ясап, юан тополь агачының урта өлешенә бау белән бәйләп, беркетеп куйды. Шул ук көнне ул ояларда сыерчыклар өй туе ясадылар. Талпына-талпына сайрадылар. Янәсе, рәхмәтләрен белдерделәр кешеләргә.Әгәр дә безгә дә шулай кадер-хөрмәт булса, без дә шулай шатланмас идек мени?! Без, чыпчыклар, салкын кыштан куркып, кешеләрне ташлап, җылы якка китеп бармыйбыз; туган якларыбызда, туган төбәгебездә яшәп калабыз. Яңгырлы көздә дә, салкын кышта да, буранлы язда да гел кешеләр арасында булабыз. Үзебезчә җыр да сузган булабыз, сандугач, сыерчыкчыклар кебек сайрый алмасак та, узебезчә, чыпчыкларча җырлап-чиркылдап, кешеләргә үткән җәйне хәтерләтеп, киләчәк язга рухландырып, күңелләрен күрәбез. Кешеләр арасында безне аңлаучылар да юк түгел, бар алар, бар. Кыш көннәрендә азык-җим таба алмый башлагач, кайберләре фанера кисәкләрен агачларга бәйләп, шуларга җим салалар. Без чыпчыклар, якын туганнарыбыз песнәкләр белән, аларга бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Җылы якларга китмичә, алар белән бергәләшеп, кышның рәхимсез салкыннарына бергә-бергә каршы торганыбызны алар бик тә аңлыйлар. Тик андыйлар азлар шул, азлар...

                Кешеләр безне үзләренә зыян китерүчеләр дип саныйлар инде, билгеле. Без аны беләбез, инкарь итмибез. Бодай-тарыларны бераз чүплибез- чүпләвен басуларда, амбар, ындыр табакларында. Ни хәл итәең инде, шушы фани дөньяга шулай яратылганбыз,монда безнең ни гаебебез бар соң? Без дә бит бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән арындыруда үзебездән байта кына өлеш кертәбез. Шуны әйтәсем килә, кешеләргә китергән зыяныбызны эшләгән файдабыз белән каплыйбыз без, ышансагыз.

             Шулай да кешеләр безне гел кыерсытырга гына торалар. Ни өчен икәнен аңлый алмыйм.

              Бер генә мисал китерәм мин сезгә: әле бер генә кешенең дә чыпчык оясы ясап куйганын күгәнем юк бу якларда. Күбесе сыерчык оясы ясый.

              Минем белән бер түбә астында яшәуче күрше чыпчык иртә язада өй кыегына беркетеп куелган сыерчык оясын бик яхшылап чистартты. Берничә көн чистартты ул ояны: узган ел сыерчыкларда калган чүп-чарларны, тизәк-мамыкларны ташып читкә түкте. Авызына кар сулары кабып ташып, матурлап юды. Минем киңәшемә колак салмыйча, мамыклар ташып җылы урын  әзерләде һәм биш йомырка салды.

              Йомыркалары өстендә атна-ун кән утырганнан соң, ояга җылы яктан әйләнеп кайткан бер пар сыерчык килеп кунды. Куна-кунуга әти сыерчык ояга башын тыгып карамакчы булды, әммә шунда ук башын оядан алды. Ниндидер хәвеф –хәтәр булгандай, икесе дә ят-яман тавышлар чыгарып, чиркылдый-чиркылдый оя тирәли оча-әйләнә башладылар. Бу кәнне бик оза әйләнделәр алар шул оя тирәли. Ата чыпчык ана чыпчыкка ярдәмгә килеп тә карады, кая ул, теге сыерчыклар аны ояга якын да җибәрмәделәр. Икенче, өченче көнне дә шундый ук хәл кабатланды. Ана чыпчык, авызына бернинда азык та, тамчы су да капмыйча, дүрт кән утырды йомыркалары өстендә. Ташлап чыгып китәр иде бераз тамак ялгарга, булачак нәниләрен һәллакәт астына куясы килмәгәндер инде. Юкса, аның йомыркаларын сыерчыклар күз ачып йомганчы чәрдәкләп бетерәчәкләр.  Ана чыпчык, балаларының язмышы өчен зур җаваплылык тоеп, ояда утыруын дәвам итте.  Бишенче көнее дә теге сыерчыклар ояга керү юлын атаковать иттеләр: ояны чукыдылар, канатлары белән шап-шоп суккаладылар. Әммә ана чыпчык ояны калдырып чыгып китмәде. Ата чыпчык, авызына суалчан кабып, бик күп тапкырлар ояга очып керергә омтылды. Барысы да уңышсызлык белән тәмамланды. Соңгы килүендә, пар сыерчык икесе берьюлы, уктай очып, ата чыпчыкка ташландылар. Йон-мамыклар очты. Шуннан соң ата чыпчыкның оя янына очып килгәне күренмәде. Шундый тавыш-гаугада алты көн үзып китте. Җиденче көнне ни күрим, тавыш-тынсыз гына ояга ана сыерчык кереп китте дә, авызына үлгән чыпчык гәүдәсен кабып килеп тә чыкты. Шул арада минем күршемнең җансыз гәүдәсе биек, юан тополь ботакларына бәрелә-сугыла аска, яңа гына шытып чыккан хәтфә-җәймә “биби” үләне өстенә килеп төште. Аның артыннан берә-берәм йомыркалары да җиргә төшеп, чәлперәмә килделәр. Өомыркалар эченнән, яңа гына яралып килгән, әле яңа гына җан керергә өлгергән нәни чыпчык балаларының гәүдәләре дә, шул хәтфә келәм өстедә, әниләренең җансыз гәүдәсе янында ятып калдылар...

              Шул ук көнне, озак та үтмәде, теге пар сыерчык оя түбәсенә басып, башларын мәгърур югары күтәреп, үзләренчә, сыерчыкларча дәртле җырларын суздылар...

              Аңламассың кешеләрне. Ни өчен соң алар ояларны безгә, ел әйләнә үзләре белән бергә яшәп, тормышның әчесен дә, төчесн дә бергә-бергә кичерүче, туган төбәкләреннән беркая да китмичә яшәүче чыпчыкларга атап ясамыйлар икән? Вакытлыча гына килгән, яз, җәйнең барлык рәхәтлеген алып, көз җитү белән яңадан кешеләрне ташлап китүче сандугач, сыерчыкларга гына атап ясыйлар икән ояларны? Аңламассың кешеләрне... 

        (Менделеевск шәһәре)

         “Октябрь байрагы” газетасы №2 сан 4 январь 1990 ел.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться