• Новости

    Марсель Гыймазетдинов. Мизгеллэр... Хатирэлэр...

    Мизгелләр...  Хатирәләр...

    (Ялгыз уйлану)

     

    Гомер узган саен, күңелләрне җилкендереп , яшьлек еллары искә төшә. Искә төшә дә, йөрәкләрне сулкылдатып, чеметеп-чеметеп ала. Күңелләр тула. Юксынудан нәрсәнедер, кемнедер сагынудан күзләргә яшьләр килә. Әмма без еламыйбызз. Юк, еламыйбыз инде. Еларга, үкенергә соң инде. Узганнарны һич кенә дә кире кайтарып булмый шул.

    Менә бүген дә, әллә ничек иртәдән үк күңел җилкенә, башка төрле-төрле уйлар килә, яшьлек елларыбыз җиз кыңгырау челтерәгән тавышлар чыгарып, күз алдыма килеп баса. Мин яшьлегемә әйләнеп кайтам...

    Күрше тирә-як авыллардан безнең мәктәпкә укырга йөзләгән укучылар килеп йөри иде. Иң ерак авыл – Таш Чишмә авылы. Егерме биш чакрым җирне һәр дүшәмбе һәм шимбә көннәрен җәяүләп үтә торган иделәр укучылар. Аркаларында капчык, кулларында төенчек булыр иде аларның. Ильдус, Минемулла, Нургали, Асия, Сания, Илсөяр, Наилә - мин сезне онытасым юк. Без шундый якын дуслар идек. Кайда сез? Кай җирләрдә яшисез сез,  ташчишмәле дусларым?

    Әле дә хәтеремдә. Илдусның күзе Мәүлидәгә төшкән иде. Ярата иде Илдус аны. Ярата иде. Тау башына урнашкан , яшьлегебезнең бөреләре ачылган мәктәбебезнең бер бүлмәсендә сөйләшеп утырган бер гөнаһсыз ике йөрәкне – Илдус белән Мәүлидәне күпме әрләделәр, күпме сүкмәделәр безнең мөхтәрәм укытучыларыбыз. Әле аларга унҗиде генә яшь иде бит ул чакта. Нәрсәләрдә генә гаепләргә тырышмадылар аларны...

    Балачак, яшьлек дустым Габделхәй дә Наиләне  - иң беренче тапкыр Аны яратты. Минегали дустым Фәния өчен күпме өзгәләнеп йөрде...

    Шулай инде ул, язмыш икенче төрле эшләде...

    Безнең  мәктәбебез бик киң күңелле иде. Анда өч сменада укырга туры килде. Бар иде заманалар... Әтәс авылыннан Гөлсәрия мәктәпкә килеп керсә, кояш чыккандай – мәктәп яктырып китә торган иде. Һәрчак елмайган , һәрчак көләч йөзле , матур иде ул. Әле хәзер дә шулай ул Гөлсәрия. Мәүлидә  дә, авыр тормышта үсүенә дә  карамастан , һәрчак шаян,  мөлаем, матур һәм мәхәббәтле иде... Аларга инде илленең теге ягына чыгарга туры килде бу елларда. Гомер уза. Яшәү дәвам итә. Гөлсәрия, Мәүлидәләр гомер буена үзләренең профессияләренә тугрылыклы булып калдылар. Алар сауган сөттән Байкал күле хасил булыр иде. Дан аларга ... Алар бездән 2-3 яшькә өлкәнрәк иделәр. Әмма, алар безнең  күңелләрдә аерым урын алдылар.

    Мәктәбебезнең иң матур кызы Гөлүзә дә , үзе матур, үзе яхшы укучы, үзе шаян , үзе тәртипле – бүгенге көндә туган авылыннан беркая да китмәде, тупырдатып өч ир-егет үстереп бирде туган колхозына. Өчесен дә агроном итте. ..

    Якын дустым Сәетҗан да үзенең туган төбәгенә тугрылыклы булып калды: туган авылы тирәсендәге авылларда укытып , мәктәп директоры булып йөрде дә, туган авылына кайтты. Бүгенгесе көндә районыбызның иң алдынгы исәпләнгән Тукай исемендәге колхоз белән җитәкчелек итә... Тамырларың имәннекедәй тирәнгә китсен, Сәетҗан  дустым. Без – бу төбәк кешеләре. Без шунда тудык, шунда үстек, шунда эшлибез, мәңгелек йортыбыз да шушында булсын... Амин... Куркып эшләмә. Дөреслекне таш яргандай ярып әйт. Синең белән әйтәсе сүзләребез бар әле безнең киләчәктә. Ә ул киләчәк ерак түгел. Дөрес бул. Кешеләрне рәнҗетә күрмә, дустым. Дөньяга кеше мәңгелеккә килмәгән. Бездән дә бу дөнья калачак. Кешеләргә яхшылык эшлик, яшьлек дустым...

    Безгә унҗиде яшь. Без егет-кызлар булып киләбез. Мәктәптә атнаның пәнҗешәмбе көнне һәрвакыт кичәләр оештырабыз. Биибез, җырлыйбыз, танец әйләнәбез. Аннан соң кайсыбыз - өйләренә, читтән килеп укучылар иске мәчеткә - интернатка кайтышалар. Без, егетләр, кызларны озата кайтабыз. Кызларыбыз ашыгалар: Мәсгүдә апа, Лена апа  ачулана, имештер. Ниләргә генә ашыктыгыз соң сез, сөеклеләребез? Ачулансыннар, шелтәләсеннәр, сүксеннәр иде. Ашыкмаска, күбрәк безнең белән бергә булырга тырышырга кирәк иде. Менә хәзер ул чакларны кире кайтарасы иде. Күктән ташлар яуса да игътибар итмәс идек. Ашыкмас идек, Илсөяр, Рәүҗидә, Шәмсия, Тәскирә, Фәния, Наилә, Рәсимә, Гөлүзә, Сания, Асия... Дөньяны сулар басса да , сездән аерылмас идек.

    Уйлар, уйлар... Хыяллар. Хәтерлим, 1961 елны мәктәптә каршыладык. Яңа ел бал-маскарадында бик матур биедек, уйнадык, күңел ачтык. Балдан соң кызларны озата киттек. Ап-аяз айлы төн. Бөтен тирә-як ап-ак. Безнең кызларның да күлмәкләре ап-ак . Итекләре дә ак. Шундый гүзәлләр, шундый матурлар. Күзләрендә очкын , яңак-битләре салкыннан алсуланып тора иде без интернатка кергәндә. Тәрбиячеләре , безнең бәхеткә каршы, юк иде. Без рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык егермеле лампа уты яктысында. Нинди рәхәт иде, шундый кабатланмас мизгелләр иде алар... Минем бүгенгедәй күз алдымда: Илсөяр йөгерә-йөгерә чәй кайнатты. Наилә Яңа ел күчтәнәчен өстәлгә куйды. Рәхәтләнеп чәй эчтек. Нинди матур иде Илсөяр бу мизгелләрдә... Менә шул мизгелләр гомер буе күңелемә тынгылык бирмиләр, уеп-уеп алалар да, күңелләремне моңга салалар. Гомеребезнең ахырына кадәр саклый алмадык шул без ул мизгелләрне. Тугры булып кала алмадык шул без беренче мәхәббәтебезгә. Әйтегез әле, кем беренче мәхәббәтенә тугры калды? Әйтегезче?

    Чыгарылыш имтиханнары беренче июньдә. Беренче имтиханны, икенчесен дә, өченчесен дә тапшырдык. Дүртенчесе – химиядән. Һәр имтиханга чәчәкләр алып киләбез. Бу юлы да иртән иртүк тордык та, дустым Габделхәй белән сирень   чәчәкләре өзеп (сәгать иртәнге дүртләр тирәсе иде) интернатка кертеп куймакчы булдык. Чәчәкләрне Илсөярләр, Рәүҗидәләр алып барырга тиеш иделәр. Интернат ишегенең келәсен тимер чыбык белән ачып җибәрсәк, каршыбызда Лена апабыз басып тора. Югалдык та калдык. Ә Лена апабыз безне, химиядән имтиханнар вакытында “провал” ясарга вәгъдәләр биреп, интернат ишеге төбеннән борып җибәрде. Билгеле, химиядән без барыбыз да укытучыбыз Фирая апабызны яраткандай, яратып, тырышып үзләштердек. Имтиханнарыбызны уңышлы гына тапшырдык без ул көнне. Мәрхәмәтле Лена апабыз да безгә чын-чынлып ярдәм итте имтиханда. Ул профессиясе буенча биология, химия укытучысы иде... Педагогия институтына дустым Сәетҗан, Фәния, Илсөяр һәм мин укырга кердек. Илсөяр бер-ике генә ай укыды да, институтны калдырып, авылларына сыер савучы булып эшкә урнашты. Курыкмый иде ул эштән, ниндие генә булмасын, ерып эшли иде. Илсөяр – Тукай авылы кызы. Соңгы тапкыр без аның белән  Сабантуйда очраштык һәм гомерлеккә аерылыштык.

    Заманаларның, дөньяның, тормышның җиңел, рәхәт чагын кем белә, әйтегезче? Дөнья, тормыш һәрвакыт авыр булды инде ул. Без- сугыш елы балалары. Туганнан башлап авызыбызга сөтсез имекәй алганбыз инде без. Аннан сугыштан соң дип, җимерекләрне тергезгәч, җиңел тормыш киләчәгенә ышанып, ачлы-туклы яшәдек, кигән күлмәктән, ыштаннан, сыргак сырмадан башка нәрсәбез бар иде соң безнең? Сыер җигеп, әрәмәдән утын, күрән ташыдык, җәйләр буе “уфалла” арбасы белән сыерга азык әзерләдек.

    ... Эчә торган иде Галимҗан абый. Үзе менә дигән оста тимерче иде. Бәлки, эчмәсә, шундый оста тимерче дә була алмас иде. Шуңа күрә эчкәндер  дип тә куям хәзер. Әнкәй, караңгы төшүгә дә карамастан, әрәмәдән утыннан кайтып кермәде. Без апа белән пошаманга калдык. Төн караңгы, тик кар яктысы гына бераз караңгылыкны агарта тышә. Ярты төн дигәндә, сыерга җигелгән чанага утырып, әнкәй кайтып керә. Соңга калуының сәбәбен безгә сөйләп бирә. Утын төялгән чана, чалулап читкә чыккан. Йөкне тотып кала алмыйча, әнкәй йөк астында калган. Сыер карга кереп баткан. Шул рәвештә алар бик озак ятканнар. Әрәмәлек аша Бондюгтан кайтып килүче Галимҗан абый очрамаган булса, бәлки без, ике сабый, ятим дә калган булыр идек. Рәхмәт, яткан туфрагы җиңел булсын Галимҗан абыйның. Әнкәй шуны миебезгә сеңдерде: кешеләрне яхшыга, начарга аермагыз. Үзегез яхшы булсагыз, кешеләр дә яхшы, үзегез начар булсагыз, кешеләр дә начар булырлар. Кешеләргә һәрчак яхшылык эшләргә тырышыгыз диде. Без кешеләргә һәрвакыт яхшы мөгамәләдә генә булырга гомер буе тырышабыз инде...

    Заманалар бүгенге көндә дә авыр. Бәлки, киләчәктә яхшырыр әле. Заманаларны җиңеләйтәсебез килсә, бөтен көчебезне хезмәткә бирергә кирәк. Теге вакыттагы кебек, сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы кебек... Бер сызган таякка түгел инде, акчага, эш хакына. Хәер, теге елларда да ул таякка – хезмәт көненә бернәрсә дә бирмиләр иде, хәзерге көндә алган акчабызга магазиннарда бернәрсә дә юк. Тарих кабатлана түгелме соң?..

    Бүгенге көннәргә тукталып тормыйк, яшьлегебезгә әйләнеп кайтыйк әле... Бетмәс бу дөньяның мәшәкате...

    Сагындыра, сагындыра шул яшьлек елларыбыз. Элек заманалар авыр булса да, яшәве ничектер рәхәтрәк иде кебек. Кешеләрнең кечесеннән алып өлкәненә кадәр киң күңелле, мәкерсез күңелле кебек иде, ахрысы. Булгандыр инде кешеләр арасында эчкерлеләре дә, мәкерлеләре дә. Бар иде алар ул елларда, бар иде. Әрәмәгә тал утынына барганда да, без, сабыйлар, кесәбезгә “чәкүшкә” тыгып төшә идек. Урман хуҗасы...Нур абзый очрап тотса, аңар бирербез дип. Еш очрый торган иде ул урманчы, еш кына “чәкүшкәләр”аның тамагына күчә торган иде. Безнекен генә түгел инде, билгеле...

    Түздек, чыдадык. Җиңдек бар кыенлыкларны. Үсеп җиттеләр минем дусларым. Ир-егетләр, буй җиткән кызлар булдылар. Кайберләребез”әти” сүзен гомере  буена да әйтмәгәннәребез бар иде. Барыбер үстек. Әниләр үстерделәр. Әтилеләрдән ким үсмәдек үсүен, шулай да күңелләребезнең бер кырые китек иде. Аталы балалар “әти” дигәндә, күңелләребез томырылып, каядыр упкынга төшеп киткәндәй була торган иде. Кайберләребезнең әтиләре изге сугышта, кайберләребезнең сугыштан соң үлеп китте. Минем әтием дә 1948 елда безне ятим калдырып бу дөньядан китеп барды, авыру иде шул ул.

    Үстек, барыбыз да үстек. Инде үзебез әти-әниләр булдык, кайберләребез инде әби-бабай да булды. Тик барыбызның да бер теләге бар: безнең балалар ятим үсмәсеннәр иде. Шуңа күрә дә менә мин барлык классташларымны, яшьтәшләремне берәмтекләп барлап чыктым: беребез дә ике тапкыр өйләнмәгәнбез, беребез дә ике тапкыр кияүгә чыкмаганбыз, ахрысы. Димәк, бер бала да ятим калмаган...

    Уйлар, уйлар... Күз алдымда – балачагым мизгелләре, уйларымда – яшьлегем хатирәләре. Шуларның барысын да сөйләндәй тезеп, бер китап бастырып чыгарасы иде. Ул китапта яшьлек елларыбызны бергә үткәргән дусларымның кадерле исемнәре язылсын иде. Минем бу язмам, кайтаваз булып, дусларымнан хәбәрләр китерсен иде. Шундый татлы ул балачак, яшьлегем мизгелләре , шундый кадерле ул яшьлегем хатирәләре... Сезнеңчә ничек?..

    М.Гыймазетдинов. Бәзәкә авылы.

    “Менделеевск хәбәрләре” газетасы,  1992 ел, №11









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться