• Новости

    Наис Гамбар 1993 ел. М.Гыймазетдинов турында

    ТУГАН ЯКНЫҢ КИТМӘС КОШЫ

    Без еш кына: «Шагыйрьлек —профессия түгел!— дибез.

    Бәлки бу чыннан да шулайдыр. Ләкин, алай бик гади икән, нигә  соң эле көндәлек эше итеп  әдәбиятка хезмәт итү юлын сайламаган, чын мәгънәсендә әдәбият хадиме, телисез икән, әдәбият корбаны булырга теләмәгән кайберәүләр дә гомерләре буена “җыру” чыгаралар? Хикмәт шунда ки: әйе, шагыйрьлек профессия түгелдер, әммә ул, ышанып әйтергә мөмкин, күңел балкышы, әйләнә тирәне үзеңчә кабул итүнең гыйбрәтле бер билгесе, халәте рухиянең тәэссорат чишмәләре исән-сау икәнлеген искәртеп торучы тынгысыз кыңгырау буларак, һәркемне әсир, сәййәх итәргә сәләтле мог- җизаи бер көчтер, тылсым ияседер. Чыннан да, шигъриятнең “тозлы бал” тәмен татын караган, күкрәгендә “илһам камчысы”нын татлы эзләрен тойган кешеләр, гадәттә, аңарга — үтә дә нәзберек холыклы Ханымга — хыянәт итмиләр, дөресрәге, хыянәт итә алмыйлар. Чөнки ул синең бөтен барлыгыңны биләп ала; чөнки Иҗат — ләззәтле газап! Ф. М. Достоевский сүзләре белән әйтсәк, үз теләгең белән газап чигүдән лә бөегрәк ләззәт юк ул! Корифейлар өчеп генә түгел, ә бәлки көне буе завод-фабрикаларда яки басу-кырларда тир түгеп кайтканнан соң җан сурәтен ак кәгазьгә төшерү өчен кулына каләм алган күп, бик күп әһле иҗат өчен дә бу изге хис таныштыр дип уйлыйм.

    Бүгенге татар әдәбиятын менә шушындый Иҗат эшен икенче шөгыле итеп яшәүче каләм ияләреннән башка күзалдына китерүе дә кыен. Миңа калса, алар татар әдәбияты күперен иңнәрендә күтәреп баручы үзәк баганаларга терәк булып хезмәт итәләр.

    Марсель Гыймазетдинов — шундый иҗаткярләрнең берсе. «Шигырь язу минем һөнәр түгел» дисә дә, аның кулыннан каләме төшкәне юк. Ул — җир кешесе! Халык әйтмешли, ул кендеге белән җиргә берегеп үскән. Шигырьләре дә изге туган туфрактан шытып чыкканнар. Аның шигырьләре аяз иртәләр шикелле үтә күренмәле, саф, самими; авыл өйләре тәрәзәседәй якты өлгеле, ачык хисле шигырьләр дияр идем мин аларны.

           Яз Кояшы җирдә.

           Гөрләвекләр

           Язгы ташкын булып йөгерә.

           Якты көннең  бизәкләрен

           Алып була хәтта өлгегә...

    Татарстан радиосыннан ясаган бер чыгышында ул үзенең ижаты турында фикер йөртеп болайрак дигән иде:                                              |

    — Мин Менделеевск районында колхоз рәисе булып эшлим. Билгеле инде, ярты гомерем басу-кырларда үтә. Яз уянып кына килгән бер мәлдәме, яисә җәйге иртә-кичләрдәме, йә булмаса көзгә кергәчме — кырлар түренә карап уйланып торасың да, ирексездән күңелгә шатлык хисләре тула һәм үзең дә сизмәстән: «Матур бу дөнья!» — дип куясың. Мондый чакларда тормышның вак-төяк мәшәкатьләре бердән онытылып китә, иркен сулыш белән яшисе килә башлый. Һәм мнн шул уй-хисләремне, кодрәтемнән килгәнчә кәгазьгә төшереп барырга тырышам.

    Ак кәгазьгә төшкән ак хисләр!.. Әйе, шундый бер мизгел өчен генә дә яшәргә ярый бу дөньяда. Марсель Гыймазетднов моны яхшы аңлап яши. Әгәр ул:

     

    Китәсем юк сездән аерылып,

    Ишетәсезме, басу-кырларым!

    Гомеремне сезгә багышладым.

    Сезгә булсын туар җырларым,—

     

    дип әйтә икән, монда бернинди дә арттыру юк, бу чыннан да шулай. Шигырьләре—моның ачык дәлиле. «Гомерен басу-кырларга багышлаган шагыйрьнең» җырларына әле башаклар шавы, тургайлар моны килеп кушыла («чыксам әгәр иркен басуларга, тургай җыры чыңлый колакта»); анда «буразналар кояш назлавыннан кара икмәк кебек күперә»; кырларда аның «йөрәккәе бәйгедәге аттай җилкенә» башлый. Ул тормышның тәмен белеп яши, ул — оптимист.

    ...Ак томаннарга төренеп,

    Тездән чык ярып кайтам.

    Сагышларым — якты сагыш —

    Гомеремне озайта.

    Кыскасы, Марсель Гыймазетдннов бүгенге авыл тормышының бай палитралы сүрәтен тасвирларга омтыла, авыл кешесенә — игенчегә мәдхия җырлый.

    Җырлый дигәннән, аның бик куп шигырьләренә төрле композиторлар тарафыннан матур-матур көйләр язылуның сере дә әнә шунда, шигырь нигезенә җыр хасиятләре салынуда түгел микән әле? Ни генә булмасын, без бүген Марсель Гыймазетднновны бик күп популяр җырлар авторы буларак беләбез. Аның «Аккош канат кагына», «Килмисең син көлеп», «Язлардан алалмыйм күземне», «Туган якның китмәс кошлары без» кебек җырлары эстрада сәхнәсеннән төшми диярлек. Шагыйрь:

    Язгы күкрәү кебек,

    Яздай карый көлеп —

    Эреп аксын салкын кышлары.

                                Без — җилкенеп очкан,

                                Зәңгәр күкне кочкан,

    Туган җирнең китмәс кошлары.

    Яз ясаучы китмәс кошлары,—

    дип язган иде. Амин, нәкъ менә шулай, «туган якның китмәс җырчы кошы» булып, җирдә яз ясап яшәргә язсын аңа.

    Наис Гамбәр

    4 апрель, 1993 ел









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться