• Новости

    Марсель Гыймазетдинов шигырьлэре

    ӘЙ КЕШЕЛӘР!..

    Нишләдек без?
    Каты бәгырьләндек,
    Тупасланды хәтта йөзебез.
    Нишләдек без? –
    Алмагачлар кисеп,
    Урынына гараж төзибез.
    Ач-ялангач йөргән чаклар булды,
    Әмма түздек,
    Намус җуймадык,
    Өстебездә бер кат кием булса,
    Сандык шыплап байлык җыймадык.
    Нишләдек без,
    Алтын-көмешләргә
    Алыштырдык бугай дуслыкны,
    Озак еллар буе яшәп килгән
    Гадәтләрме җую — дуслыкмы?
    Кая китте безнең елмаюлар,
    Кая китте безнең шатлыклар?
    Кая китте безнең моңнарыбыз?
    Һәр кешедә, юкса, шатлык бар.
    Кая дуслык, кая туганлашу?
    Сүнеп бара йөзебез нурлары.
    Гранит кебек катты,
    Заман белән килгән йогышлы чир
    Күңелнең дә нурын урлады.
    Әй кешеләр, сезгә эндәшүем:
    Ташка әйләнмәсен күңелләр.
    Җанварлар да берсен-берсе сөя —
    Без элегэ җанвар түгелләр.
    Нишләдек без? —
    Иманыбыз качты,
    Гел алласыз түгел идек без.
    Нишлибез без?
    Гөлбакчалар чабып,
    Урынына гараж төзибез...

     

     АККОШЛАРНЫҢ МОҢЫН АҢЛАСАҢ

    Көзге күлдә аккош йөри йөзеп,
    Ак мамыгы оча җилләрдә.
    Нигә икән дусларыннан калган,
    Киталмыйча салкын җирләрдә?


    Ак карлары белән кыш та җитәр
    Аккошкаем, ни хәл итәрсең?
    Ниләр булды, әйтче, яшермичә,
    Җылы якка ничек китәрсен?


    -Туган якта торып калам инде,
    Кемнәр калыр, мин дә калмасам.
    Син сорамас идең, Җир кешесе,
    Аккошларның сагышын аңласаң...

     

       

     

     ТИРӘКЛӘРЕМ

    Инеш буенда тирәкләр
    Моңланып уйга талган.
    Яшел читле сукмакларда
    Яшьлекнең эзе калган.

    Шул эзләр мине һаман да
    Чакырып, әйдәп тора.
    Яшьлек ул мәңге үзгәрмәс
    Чәчәкле җәйдә тора...

    Тирәкләре дә яшьлекнең
    Гел уңмый, яшел төсле.
    Шаян яшьлек, кыңгырауда
    Челтерәп дәшәр төсле.

    Кайттым.
    Инде сукмакларны
    Үләннәр баскан икән,
    Тирәкләр кебек иелгән,—
    Ул сезнең башлар икән.

    Тирәкләр танымый бугай,
    Ятсынып карап тора.
    Көмештәй якты сулар да,
    Нигәдер, кара тора...

    Озак йөрелде бугай шул,
    Озак йөрелде бугай.
    Туган якның хәтереннән
    Чыгадыр кеше шулай.

    Аңладым соңлап:
    Мин монда
    Шаулыйсы тирәк икән.
    Бу җирдә тамыр җәяргә,
    Яшьлегемнең тирәкләре,
    Сез миңа кирәк икән!..

     

     

    ОНТЫЛМЫЙ ШУЛ

    Исән генә кайтып җиттегезме,

    Сагынып көткән киек казларым?..

    Алтын көздә кызыл туйлар булды,

    Бик күпләре китте кызларның.

    Сезнең кебек китә тора кызлар

    Көз җиткәндә,

    Кышлар килгәндә.

    Тик кайтмыйлар алар,

    Казлар кебек,

    Кышлар үтеп, язга кергәндә,

    Онтылмый шул!

    Тора күз алдында

    Чиккән яулыклары җилфердәп:

    Кыр казлары очып кайтамыни

    Туган төбәкләргә яз эзләп!..

     * * *

     Бәхетлемен дип, син бер дә һаваланма —

     Бәхет белән хәсрәт һәрчак йөри бергә.

     Бәхетсезмен дип син бер дә хафаланма —

     Өйрәтә ул бәхетнең кадерен белергә.

     

    СЕРЛӘРЕҢНЕ СЕРДӘ САКЛАДЫМ

    Серләреңне мина сөйли идең,

    Чәчләремнән сыйпап, иркәләп.

    Аерылганда, тик сер итеп кенә:

    Сөям,— дидең язгы иртәдә.

    Серләреңне миңа сөйли ндең

    Унҗиде яшь ишек какканда.

    Сер,— дип кенә бит очымнан үптең,

    Инешләрдә бозлар акканда.

     

    Хыялландык. Истә, Оныта алмыйм

    Кавышулар вәгъдә иткәнне.

    Серләр калды сердә,

    Беркем белми

    Бер-беребезне һаман көткәнне.

     

    Бүген дә мин кайтам яшьлегемә,

    Сер саклаган туган якларым...

    ...Сөю хисе тулы йөрәк әйтә:

    Серләреңне сердә сакладым,

    Серләреңне сердә саклармын.

     

     АВЫЛ ЧИШМӘСЕ

    Авылымның чылтыр чишмәсе бар,

     Чәйгә суы бигрәк килешә.

    Таңнар белән шунда суга килә

     Алсу, Банат, Сара һәм Гайшә.

    Авыл карты аны тәрбияләп,

    Карап торды гомере буена.

     Рәхәтләнде авылымның халкы

    Җанга рәхәт татлы суына.

    ...Күптән түгел шул чишмәгә килдем:

     Таш-кирпечтән чишмә киенгән.

    Тирә-ягы яшел рәшәткәле,

    Тал-тирәкләр аңар иелгән.

    Йөрәк тибәмени! —

    Салкын суы

    Бәреп тора ап-ак ташыннан.

    Кем төзәткән? —

    Шуңа рәхмәт әйттем

    Түбәтәем салып башымнан.

    Авылымның чылтыр чишмәсе бар

    Көч-хәл өсти эчсәң сулары.

    Шул чишмәдә очрашадыр кебек

    Кешеләрнең гомер юллары.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться