• Новости

    Йорэк жылым сезгэ

    Йөрәк җылым сезгә

    6 декабрь көнне Бәзәкә авылы китапханәсендә шагыйрь М.Гыймазетдиновның тууына 75 ел тулу уңаеннан “Йөрәк җылым сезгә” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Кичә шагыйрьнең туган ягы табигатеннән, тәгәрәп үскән басу-кырларыннан, эш сөючән якташлары хезмәтеннән, күңелен мәңгегә әсир иткән яшел язлардан илһам алып язган шигырьләренә багышланган иде. Китапханәче Ф.Башарова катнашучылар игътибарына Марсель абыйның тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан видеожурнал карарга тәкъдим итте һәм  сүз китапханәнең укучыларына  бирелде.  Авылдашларыбыз Ә.Закирова, Ф.Галимова, Г.Мухаметдинова, мәктәп укучылары А.Нуретдинова, Н.Ахметшин, Р.Хузяхранова, А.Гильмутдинова  М.Гыймазетдиновның йөрәгеннән моң булып түгелгән  шигырьләрен укыдылар. Педагог- ветеран Рәмзия апа Мөхетдинова Марсель абыйның бары тик район газетасы битләрендә генә басылган (1983 ел) , авылдашларыбызга багышлап язылган шаян шигырьләрен укыды, шуңа бәйләп Марсель абыйның иҗаты никадәр күпкырлы булуы турында сөйләп үтте. Рәмзия апа үзе дә берничә китап авторы. Бүгенге кичәдә ул китапханәгә 2018 елда басылган “Каләм алдым кулыма” китабын бүләк итте. Миниса апа Миннахметова шагыйрьне якыннан белүче кеше буларак аның турында истәлекләре белән уртаклашты. Чара ахырында кичәдә катнашучылар    китапханәче эшләгән стенд белән таныштылар, Бәзәкәнең  талантлы улының җырларын тыңладылар.

    тулырак

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться