• Новости

    Гомер жырда калсын

    “Гомер җырда калсын” (Г.Гумерова 8.12.2018 ел)

    8 декабрь көнне Бәзәкә авылы мәдәният йортында авылдашыбыз җырчы-шагыйрь Марсель Гыймазетдиновның 75 еллык юбилеена багышланган“Гомер җырда калсын” дигән искә алу кичәсе булды. Кичәдә мәдәният йорты иҗат коллективы белән беррәттән, шагыйрьнең иҗатына битараф булмаган якташлар да катнашты. Песәй, Турай, Тойгуҗа, Татар Тәкәше авылларыннан килгән узешчәннәр шагыйрьнен шигырьләрен сойләделәр, җырларын җырладылар, “Бизәк” бию төркеме  кызлары эчтәлекле композицияләр башкардылар. Менделеевск шәһәре С. Гассар ис. Мәдәният сараеның  Рәсәйнең атказанган иҗат коллективы-“Шаян ” ның чыгышы кичәгә ямь өстәде. Марсель Гыймазетдиновнын күпләгән шигырьләренә көй язучы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Мироваев, тормыш иптәше Гөлчәчәк Хәматовна, Татарстанның атказанган артисты Диләрә Мироваева шагыйрьнен матур җырларын башкардылар.Мөхтәрәм кунаклар: Менделеев районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары –Айдар Нәгыйм улы Сәфәргалин; филология фәннәре докторы, профессор , Татарстанның атказанган укытучысы- Әнвәр Мәгъданур улы  Шәрипов;  Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш ис.премия лауреаты Факил Миңлемөхәмәт улы Сафин; “Шәһри Чаллы” газетасының баш мөхәррире, Чаллы журналистлар берлеге җитәкчесе, Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Мирхади Мирзаян улы Разов; Татарстан язучылар берлеге  әгъзасы, Саҗидә Сөләймәнова ис. премия лауреаты Әлфия Мирзанур кызы Ситдикова; “Шәһри Чаллы” газетасы баш мөхәррире урынбасары Илшат  Флүн улы Солтанов үзләренең чыгышларында Марсель Гыймазетдинов иҗатының бүгенгесе көндә дә колач җәеп алга баруын, яңадан –яңа җырларының дөнья күрүен ассызыкладылар, шагыйрьнең исемен мәңгеләштеру хакында фикер алыштылар.Кичәгә Марсель Гыймазетдиновнын якын туганнары: улы Марат, бертуган апасы Римма апа, аның кызы Лилия, туганнан туган сеңелләре, энеләре килгән иде. Алар кичәне оештыручыларга, спонсорларга, сценарий авторы мәгариф ветераны Рәмзия апа Мөхетдиновага, китапханәче Фәния апа Башаровага һәм мәдәният йорты коллективына зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

    Шагыйрь Марсель Гыймазетдинов үзе исән булмаса да, ул безнең арада, китаплары һәрвакыт безнең кулларыбызда.Яраткан шагыйребез -  Марсель Гыймазетдинов  үзенең шигырь-җырларында яши һәм яшәр!

    тулырак

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться