• Новости

    Идел-йорт

    Ш.Закиров исемендәге VXIII “Идел-йорт” региональ конкурсы узенең җиңүчеләрен тапты.

    10 декабрь көнне Галиәскәр Камал ис. ТДАТеатрында театр коллективларының Ш.Закиров исемендәге VXIII “Идел-йорт” региональ конкурсының җиңүчеләрен буләкләделәр. Менделеев районы Бәзәкә авылы мәдәният йортының “Елмай” коллективы бу тантаналы кичәгә чакыру алды. “Идел-йорт” конкурсы 3 этапта узды, барлыгы 160 спектакль курсәтелде һәм оченче турга 54 коллектив арасыннан 20 сен сайлап алдылар. Бәзәкәлеләр бу конкурста беренче тапкыр чыгыш ясауга карамастан, шушы егермелеккә кереп, Казан шәһәрендә чыгыш ясау бәхетенә иреште. Бу тантанада 20 режиссерга һэм 15 номинанатка дипломнарны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстеру узэге директоры Ф.Х. Завгарова тапшырды. Татарстан Республикасында 1956 театр коллективы эшләп килә, шуларнын 145 почетлы “Халык театры” исемен йөртә. Милләтебезнең телен саклап калуда татар театрларының роле зур-диде ул. Барлык катнашучыларга, җиңучеләргә рәхмәтен белдерде.
    “Елмай” театр коллетивы,тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! “Бәйге дебюты” номинациясендә җиңу яулау – ул узе яңа башлангыч хезмәтнең иң югары баскычы дигән сүз! Алга таба да зур уңышлар телибез, югары үрләр яуларга язсын! 

    (Г. Гумерова декабрь 2018 ел)

    тулырак

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться