• Новости

    Ильхам Шакировны искэ алып

    Бөек җырчыны искә алып...

    15 февраль – илаһи моң иясе, замандашыбыз Илһам Шакировның туган көне. 84 яшен тутырырга бер ай кала бакыйлыкка күчкән бөек җырчыны бу көннәрдә искә алмаган кеше юктыр, дисәм, ялгышмамдыр. Андый шәхесләр белән хушлашканда, безнең күңелләребездә ниндидер бушлык, ятимлек хисе хасил була. Һәм без, бу бушлыкны ничек тә булса киметергә тырышып, хәтер тирәнлекләренә чумабыз.

    Илһам Шакировның гаҗәеп үзенчәлекле тавышын беренче тапкыр ишетү, аны күрү бәхете миңа 1958 елның мартында насыйп булды. Мин ул вакытта Казан мәктәпләренең берсендә укыта идем. Участок сайлау комиссиясенең секретаре итеп куйдылар. Сайлау көне. Хәбәр алдык: консерватория студентларыннан торган бер төркем концерт белән килә. Каршы алу, сайлаучыларны залга җыю, концертның уңай барышын тәэмин итү – болары минем вазифаларыма керә. Араларында татар җырларын бик матур башкаручы егет тә бар икән. Сайлаучыларга моны җиткерергә кирәк (аларның күпчелеге Киров районы Ягодный бистәсендә үз йортларында яшәүче татарлар).

    Концерт шактый сүлпән бара. Скрипкачы һәм баянчыларның чыгышы, опералардан берничә ария һәм рус җырлары тамашачыларны артык кызыксындырмый кебек. Ләкин алып баручы: “Сәхнәдә Ш-курс студенты Илһам Шакиров!” – диюгә үк, мине гаҗәпләндереп, моңа кадәр алкышларга саран залдан кул чабулар ишетелә. Сәхнәгә озын, төз буйлы, дулкынланып торган кара чәчле оялчан гына егет чыгып баса (бит алмалары кызарып чыгуы аның дулкынлануын күрсәтеп тора). Баянга кушылып, җыр агыла – Салих Сәйдәшев, “Хуш, авылым!”. Җырчының сихри көчкә ия тавышы бөтен залны биләп ала, күңелләрнең иң нечкә кылларына барып җитә.. Тын да алмыйча, без Илһамны тыңлыйбыз!  Тамашачылар котырып кул чаба. Тагын бер җыр – “Әллүки”. Алкышлар тагын да көчлерәк яңгырый. Ләкин концерт тәмам – артистларны башка участокта көтәләр... Тамашачылар таралырга ашыкмый. Сөйләшүләреннән белдем: Илһам башкаруындагы җырларны алар радиодан ишеткәннәр икән.

    Ул чагында телевидение әле юк, радиоалгычлар да сирәк. Шулай булса да, Илһам Шакировның аңа гына хас могҗизалы тавышы радио дулкыннары аша тиз арада күпләрнең күңелен яулап алырга өлгергән икән инде. Мин исә шушы беренче ишетүдән ук җырчыны илаһи зат итеп кабул иттем. Мин генә түгелдер. Чөнки Казанда аның катнашындагы концертлар да күренә башлады. Ул чорда татар концертлары төрле районнарда урнашкан мәдәният йортларында, клубларда куела иде. Илһам Шакиров катнашындагы концертны без беренче тапкыр сеңелем Алиса белән бергә шул ук 1958 елда кинопленка клубы бинасында тыңладык. Шулай итеп, булачак бөек җырчының моңы аның студент елларында ук безнең күңелләрне мәңгегә биләп алды.

    1960 елны консерваторияне тәмамлаганда, җырчы халык арасында танылып өлгергән иде инде. Һәм ул татар филармониясенең солисты булды. Аның чыгышларын, кайда гына булмасын - ерак авыллардамы ул, зур шәһәрләрдәме, тамашачы көтеп ала. Артистның концертларын, сирәк кенә булса да, Казанда да күрәбез. Без аларны калдырмаска тырышабыз.  Афишаларда Илһам Шакировның исеме, аның төп солист булуын күрсәтеп, иң зур хәрефләр белән басыла. Зур тиражлы пластинкалары тиз арада таралып бетә. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы тавышка ия булган артистның репертуары көннән-көн байый. Татар халык җырларын гына түгел, композиторларыбызның әсәрләрен, эстрада көйләрен дә үзенчәлекле, аңа гына хас булган нечкәлекләр белән башкара артист. Нинди генә җыр булмасын, Илһам Шакиров башкаруында ул гаҗәеп бер гүзәллек, моң, аһәң белән яңгырый.

    Артист концерт эшчәнлеге белән генә чикләнми. Ул эзләнүчән, иҗади шәхес. Халкыбызның хәтер түрендә гасырлар буена яшеренеп яткан әллә никадәр көй-җырларын казып чыгарган зат ул. Илһам Шакиров татар халык җырларын, бөртекләп җыеп, халыкка кайтару өчен аларны эшкәртә, аларга җан өрә. Сүзләре җитмәсә, шагыйрьләрне эшкә җигә. Әбиләрдән ишетеп үскән борынгы җырлар да артист башкаруында яңа төсмерләр ала, моңа кадәр безгә таныш булмаганнары да бай эчтәлеге, көйләренең үзенчәлекләре, матурлыгы белән гаҗәпләндерә. Композиторлар махсус аның өчен җырлар, романслар яза. Җырчы үзе дә бик тә үзенчәлекле матур көйләр иҗат итә. “Гөлмәрьям” (Г.Афзал сүз.), “Очрашу җыры” (Г.Зәйнашева), “Идел буе каеннары” (Ә.Ерикәй) кебек ул язган үзенчәлекле эстрада җырлары тиз арада халык арасында тарала.

    Аның һәр концерты үзенчәлекле була. Ул үзенең композицияләрендә яңа алымнар куллана. 60-70-еллар – совет эстрадасында ВИА (вокаль-инструменталь ансамбльләр) модага кереп киткән заман. Илһам Шакировның да, даими баянчысы талантлы музыкант Рифкать Гомәрев җитәкчелегендә “Идел” исемле ансамбле бар. Алар, күпләрне шаккаттырып, шул кадәр оста итеп блюз, рок, твист, джаз элементларын кертеп җибәрә, әйтерсең лә, татар музыкасына алар элек-электән хас булган.

    Менә замандашларын таң калдырган бер вакыйга. Урамнарда зур афишалар пәйда була – “Татар җырлары кичәсе. Илһам Шакиров җырлый”. 1966 елның язында узган бу концерт, мөгаен, күпләрнең хәтерендә бүген дә сакланадыр. Чөнки ул могҗиза, татар музыкаль тормышында күренмәгән, булмаган яңалык! Беренчедән, ул М.Горький урамында урнашкан Г.Камал театры бинасында (хәзер бу бинада К.Тинчурин театры эшли) узачак (моңа кадәр концертлар клубларда, мәдәният йортларында гына куела иде). Икенче үзенчәлек (яңалык) – концерт өчен махсус программа басылган. Өченчесе – концертны япь-яшь егет белән кыз алып бара – театр училищесендә укучы Фәридә һәм Айдар Хафизовлар. Алар күз нурын алырлык зәвекълы милли киемнәрдән – Фәридәнең өстендә аңа бик килешле бәбәй итәкле ал күлмәк һәм бик матур калфак, Айдар казаки һәм түбәтәйдән. Үзләре дә чибәр, тавышлары-сөйләмнәре дә бик матур.

    Кичә ике бүлектән тора: берсе борынгы татар халык җырлары, икенчесе – яңа эстрада җырлары. Нинди генә җырлар бит – моң дәрьясы: “Иске кара урман”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Бер алманы бишкә бүләек”, Салих Сәйдәшевның “Хуш авылым!”, “Әдрән диңгез”ләре, Рөстәм Яхинның “Сандугач”ы... “Халкыбыз күңеленең көзгесе, милләтебезнең җәүһәрләре, зөбәрҗәтләре булган җырлар” (Равил Фәхретдинов), Илһамның илаһи моңы безне сихерли. Бу кичәдә залда утыручылар халәтен бернинди сүз белән дә әйтеп бетереп булмый. Без, тамашачыларны, тетрәндергән бу концертны мин артист иҗатының иң югары ноктасы буларак кабул иттем. Һәм шунсы мөһим – ул бу Югарылыкка  тугры булып калды, аны төшермәде, үстерде генә.

    Үзенә милләт илчесе вазифасын йөкләгән Илһам Шакировның чыгышлары СССРның төрле почмакларында яшәүче татарларның борынгы гүзәл җырларыбызга карата мәхәббәтен үстерә, аларны берләштерә, милли үзаңын, горурлыгын уята. 1973 елда аңа, аның җырларына багышланган зур булмаган “Җырчы” исемле китап та басыла. Аның авторы – үзе дә матур моңлы тавышлы, баянда да оста уйнаучы җырга, моңга, тарихка гашыйк минем яшьтәшем археолог Равил Фәхретдинов (киләчәктә атаклы тарихчы булып өлгерәчәк әле ул). Язучыларның Илһамга багышланган шигырьләре, мәкаләләре артканнан арта, аның данын еракларга җиткерә. Татар халкының иң сөекле, иң мәшһүр җырчысы булып өлгергән артистның өстенә яуган матур сүзләрдән башы әйләнмәде. Ул “йолдызлык чиренә” бирешмәде. Горур, үз урынын яхшы белгән, ләкин бик тыйнак Илһам булып кала белде.

    60-70-елларда Илһам Шакиров татар студентлары белән дә очрашулар уздыра башлады. Ул очрашуларның берсе Казан университетында узды. Атаклы Актлар залы төрле институтлардан килгән студентлар белән шыгрым тулы. Утыргычларны гына түгел, тәрәзә төпләре, стена буйлары, сәхнә тирәләрен яшьләр камап алган. Җырчы татар җырлары тарихы, үзенең эзләнүләре хакында сөйли, җырларны башкара. Без тын да алмыйча тыңлыйбыз. Сораулар ява. Җавапларында тапкырлык, җор сүзлелек тә, сәнгатьнең бөтен өлкәләрен айкаган тирән белем дә күренә. Бу кичә өч-дүрт сәгатькә сузылгандыр, мөгаен. Яшьләр теләмичә генә таралыша. Кичәне оештыручы татар бүлеге укытучылары актлар залы янындагы бүлмәдә чәй-кофе оештырган. Мине дә ничектер чакырдылар. Калдым, әлбәттә. Өстәл артында 10-15 кеше – Илһам төркеме, 4-5 җырга гашыйк студент, 3-4 укытучы. Әңгәмә шул кадәр мавыктыргыч иде, төнге икедә генә таралыштык. Башта бөтенебез бергә артистны озатып куйдык (ул университеттан ерак булмаган Галактионов урамында яши икән), аннан соң үзебез таралыштык...

    Соңгы тапкыр мин даһи җырчыбыз белән 2013 елның ноябрендә узган минем бер коллегамның юбилеенда очраштым. Мәҗлес башланыр алдыннан бераз сөйләшеп тә алдык, хәл-әхваль белештек. Ул элеккечә тыйнак, горур, авыруларга бирешмәскә тырыша, зарланырга яратмый. Мәҗлестә ул, юбилярны котлап, “Бер алманы бишкә бүләек” җырын башкарды. Тавышы элеккечә көчле, безне аның сихри моңы биләп алды. “Ни өчен Илһам кебек илаһи затлар бездән китәргә тиеш?” – дип, көрсенеп тә алдык. Мин аның 2015 елның 15 февралендә Татар филармониясе залында узган юбилей концертында да булдым. Аның аяклары начар йөри, сәхнәгә ике чибәр кыз җитәкләп алып чыкты. Ә тавышы – һаман да көр, моң чишмәсе! Аның физик халәте һәм җырлау мөмкинлекләре арасындагы диссонанска карата күңелләрдә туа башлаган ризасызлык юкка чыкты. Илһамның моң дәрьясы безне чорнап алды, гасырларга бер бирелә торган талантның безнең арада яшәве, безнең замандашыбыз булуы горурлык хисләрен уятты...

    Язмама Нәби Дәүлинең  шигырен дә өстәргә булдым.

     

    Туган җирең – Сарман ягы

    Дөньяның тын почмагында.

    Бөтен Ватан сагышлары

    Синең татар җырларыңда.

     

    Туган илгә чын мәхәббәт

    Яши синең уйларыңда.

    Илһам дигән исемеңә

    Лаеклы син җырларыңда.

     

    Гади сүзне син җыр иттең

    Йөрәгеңнең кылларында.

    Шагыйрь йөри синең белән,

    Дустың булып җырларында.

     

    Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын,

    исеме һәм җырлары мәңгелеккә китсен, дигән теләкләр белән

    Даһи җырчыны юксынучы замандашы,

    Альта Мәхмүтова

    тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться