Бәзәкә авылыннан совет армиясе сафларына алынып Әфган җирендә интернациональ бурычын үтәп кайткан иң беренче егет - ул Рамиль Галимҗан улы Шакиров.
Рамиль 1961 елның 24 сентябрендә Бәзәкә авылында гомер итүче Галимҗан абый белән Миннесания апа гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 1979 елның 19 октябрендә совет армиясе сафларына алына. Алабуга военкоматыннан алынган Рамиль Һава десанты гаскәрләренә (ВДВ) билгеләнеп якташлары Чаллы, Мамадыш, Чистай, Лениногорск егетләре белән Ташкент шәһәреннән 3 км ераклыктагы Азатбаш поселыгына китерелә. Солдатларны хәрби ант кабул иткәннән соң 1980 елның январендә 56-нчы десантно-штурмовой бригада составында интернациональ ярдәм күрсәтү өчен Әфган Демократик Республикасына кертәләр. Интернациональ ярдәм күрсәтү дип аталган бу сугышның 9 елдан артыкка сузыласын әле ул вакытта беркем дә белми.
Сугышчан чыныгуны солдатлар беренче көнне үк, чикне җәяү колонна белән үтеп Әфганга кергәндә алалар. Колоннаны дошманнар утка тоткач солдатлар төнне арыкта ятып үткәрәләр. Икенче көнне Кундуз шәһәре янында палаткалар шәһәрчеге корып җибәрәләр, хәрби хезмәт дәвам итә. Соңыннан 4 этапка бүленгән Әфган сугышының беренче этабы - 1979 елның 25 декабреннән алып 1980 елның мартына кадәр дәвам иткән “Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү, аларны гарнизоннар буенча урнаштыру, урнашу пунктларын һәм төрле объектларны саклауны оештыру” дип аталачак өлеше шушы була.
Наводчик 122-х мм гаубиц булып хезмәт иткән авылдашыбыз хезмәттәшләре белән Кундуз шәһәре янындагы аэродромны саклыйлар. Әфган климаты үзенчәлекле: көндез эссе, кичләрен салкын. Шуңа күрә дымлылык югары, төнлә палаткалар сыгып алырлык юп-юешь була. Бу солдатларның сәламәтлегенә начар йоганты ясый, бик күпләр авырый башлый. Аңа өстәп сугышка әзер булмаган Совет иленнән килгән палаткалар болай да тишек-ертык була. Сугышның әле башланган чоры гына, ашау-эчү дә тәртипкә салынмаган, кайчак хәтта коры паек та бетә. Вакыты белән ризыкны экономияләп ачлы-туклы яшәргә дә туры килә. Әмма, иң үзәккә үткәне - туган илдән хәбәр булмау. Әфганчылар беренче ярты елны якыннары белән хат алышудан мәхрүм булалар.
Әлбәттә, дошманнар белән бәрелешләр булып тора. Статистикага күз салсак, сугышның беренче елында ук бу сугышта меңнән артык солдат һәлак була.
Әфган - кызыл гөлләр иле. Иң матур ел фасылы – яз. Язын бөтен тау битләре күз явын алырдай кып-кызыл мәккә күмелә. Сугышчылар җирле халык белән дус булалар. Алай да, кемнең уенда ни икәнен белеп булмый. Монда да төрле хәлләр булгалый.
Сугыш булса да тәртип, чисталык якларын да һәрдаим тикшереп тора командирләр. Гигиена, построение, строевой смотр җыр белән – солдат хезмәтенең бу якларына да игътибар көчле була. Бары тик увольнение генә юк иде, дип елмая Рамиль.
2019 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең Әфганнан чыгарылуына 30 ел. Шушы дата уңаеннан Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, ГБУК РТ “Республика балалар китапханәсе” яшүсмерләр арасында «30 лет подвигу, 30 лет памяти» дигән конкурс игълан итте. Нәкъ шушы конкурста катнашу өчен без Рамиль Галимҗан улын авыл китапханәсенә кунакка дәштек. Рәхмәт, сүзебезне аяк астына салмады, кайтты. Мәктәп укучысы Алинә Нуретдинова белән икәүләп “сорау алдык”. Минем Әфганчылар белән очрашканым бар, шушы зур сынауны үткән ир-егетләр бу турыда кычкырып сөйләмиләр, күкрәк кагып йөрмиләр. Алар бу сугышта үз Ватаннары азатлыгы өчен сугышмаганнарын, солдат буларак интернациональ бурыч үтәгәннәрен аңлыйлар. Рамиль дә сорауларыбызга кыска җөмләләр белән тыйнак кына җавап биреп утырды. Армиядә ул кеше өчен иң кирәк сыйфатлар - бердәмлек, бер-береңә ышану, үзара хөрмәт икәнен ачыктан-ачык аңлаган. Аннары, ВДВ да хезмәт итүе белән чиксез горурлана, курку белмәс кыю, тәвәккәл десантниклар турында яратып сөйли. Әмма шул ук вакытта солдатның командирларга буйсына белергә тиешлеген дә әйтә. Гомерендә яшәү белән үлем арасында чыныгу алган бу солдат кеше гомеренең кадерен аңлый , үзе өчен яшәү мәгънәсен яшьли аңлаган.
Службаның соңгы айларында Рамильне Пакистан чигенә күчерәләр, монда алар граница саклыйлар. Инде барыбыз да ишетеп белгән Саланг перевалында да булырга туры килә аңа. 1981 елның 24 нче декабрендә хезмәт срогы тулган солдатларны Душанбе шәһәренә чыгаралар. Яңа 1982 нче елны каршыларга Рамиль Бәзәкәгә кайтып җитә.
Бүгенге көндә Рамиль Галимҗанович гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яши. Хатыны Румия Шәрәповна белән 2 бала – Руслан белән Рузиләне тәрбияләп үстергәннәр. Үзенең туганнары - Байконурда хезмәт иткән, бүгенге көндә отставкадагы полковник Рафиснур, Нефтеюганскида яшәүче апасы Розалия белән һәрвакыт элемтәдә. Кызганыч, олы абыйсы Рафаиз гына иртә гүр иясе булган. Туган авылы, әти-әнисе, күңелле балачагы, онытылмас яшьлеге турында әфганчының күңел сандыгында искиткеч матур хатирәләр яши. Бүгенге көндә Р.Шакиров Дәүләт автомобиль юллары күзәтчелегенең Урта Идел төбәкара идарәсендә беренче разрядлы өлкән белгеч булып эшли. Җәйләрен күпчелек авылда уздыра, бакчачылык белән шөгыльләнә, балыкка йөрергә ярата.
Тормыш матур, яшәү рәхәт булса да Әфганстандагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән, шунда катнашкан кеше буларак аның күңелендә яшьли өзелгән гомерләр, югалган яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслар турында Хәтер яши.
Ф.Башарова