• Новости

    С юбилеем, Аниса Хазиевна!

    Әнисә апа Мәхмүтованың юбилее

         13 апрельдә безнең Бәзәкә кызы, хөрмәтле укытучы, киң күңелле, ачык йөзле, яшь йөрәкле Әнисә апа Мәхмүтова үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә торса да, Әнисә апа күңеле белән һәрвакыт туган авылы Бәзәкәдә. Шуңа күрәдер инде ул авылдагы барлык истәлекле вакыйгаларның катнашучысы гына түгел, ә актив оештыручысы да! Вакытын һәм йөрәк җылысын кызганмыйча (ул да бит ике бала әнисе һәм ике оныкның яраткан әбисе!), Әнисә апа безнең сайтка матурдан матур истәлекләр язып, якташларны туган ягыбыз, Бәзәкә авылы тарихы белән таныштырып бара.

        Әнисә апа! Сезгә алга таба да ныклы сәламәтлек, күтәренке күңел, яңа иҗади биеклекләр телибез! Һәрвакыт шулай яшь, матур, максатчан булып калыгыз!

     

       /Тирән ихтирам белән, Сезне яраткан укучылыргыз, рәхмәтле якташларыгыз/









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться